+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
30 Декабря 2025, 04:48

Гыйнвар килә, каршы алыгыз!

Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар, сынамышлар белән танышыгыз.

Гыйнвар килә, каршы алыгыз!Гыйнвар килә, каршы алыгыз!
Гыйнвар килә, каршы алыгыз!

Чыршылар купшы,
Җемелди утлар.
Бәйрәмнәр белән
Башлана гыйнвар.

Энҗе-көмештән
Киеме – бик бай
Өр-яңа елны
Башлаучы бу ай!

Яңа яуган кар
Җемелди, көлә...
Гыйнвар башлана –
Яңа ел белән!

Ләйсән Якупова.

Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар

1 – Яңа ел бәйрәме;
татар халкының бөек шагыйре Һади Такташның туына 125 ел;
Уфа телеүзәгеннән СССРның Үзәк телевидениесе программаларының трансля­цияләнә башлануына – 60 ел.
2 – Археолог, тарих фәннәре кандидаты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Анатолий Пшеничнюкның тууына 90 ел.
3 – Башкорт милли хәрәкәте лидер­ларының берсе, партия һәм дәүләт эшлеклесе Харис Йомагуловның тууына 135 ел;
Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстанның халык артисты Наилә Галәветдиновага – 80 яшь;
шагыйрә, журналист, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Зөһрә Алтынбаевага – 75 яшь;
билгеле татар драматургы Гамир Насрыйның (Краснокама районының Иске Янъегет авылыннан) тууына 110 ел.
4 – БАССРның атказанган төзүчесе, Социалистик Хезмәт Герое Равил Бәхти­гәрәевның тууына 100 ел.
5 – композитор, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нур Даутовка 70 яшь.
7 – Раштуа (Рождество) бәйрәме;
– Татарстанның халык язучысы, СССРның Дәүләт премиясе лауреаты Гомәр Бәшировның тууына 125 ел.
8 – Шагыйрь, галим Гали Чокрыйның (Мөхәммәтгали Габделсалих улы Киеков) тууына 200 ел.
11 – Халыкара рәхмәт белдерү көне;
Тыюлыклар һәм милли парклар көне;
Шүлгәнташ дәүләт табигать тыюлыгы оештырылуга – 40 ел.
12 – Русия прокуратура хезмәткәрләре көне.
13 – Русия матбугаты көне;
татар әдәбияты классигы, күренекле прозаик, драматург, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм җәмәгать эшлеклесе, Г. Тукайның фикердәше Фатыйх Әмирханның тууына 140 ел;
“Акбузат” балалар журналы нәшер ителә башлауга – 35 ел.
15 – Миграҗ кичәсе;
Хәрби-Диңгез флотының Баш штабы көне;
Җаек (Уральск) шәһәрендә татар телендә беренче демократик юнәлештәге әдәби-иҗтимагый айлык “Әл-гасрел-җәдит” (“Яңа гасыр”) журналы рәсми чыга башлавына – 120 ел;
БАССРның атказанган зоотехнигы, Социалистик Хезмәт Герое Рәис Баһаветди­новның тууына 100 ел;
Инженер-нефтьче, техник фәннәр кандидаты, халыкара информатика академиясе академигы Раян Вахитовның тууына 90 ел.
16 – “Тулпар” журналының бүлек мөхәр­рире, шагыйрь, журналист, Башкорт­станның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөнир Вафинга – 65 яшь.
18 – Күренекле шагыйрь Галимов Сәләмнең тууына 115 ел.
21 – Русия инженер гаскәрләре көне;
Шагыйрь, Бөек Ватан сугышы яугире Төхфәт Моратның туына 120 ел.
23 – Халыкара кулдан язу (почерк) көне.
24 – Талантлы композитор Газиз Дәү­ләтбирдинның тууына 75 ел.
25 – Русия студентлары көне;
Халыкара Интернетсыз көн;
Башкортстанның халык шагыйре Тамара Ганиевага – 75 яшь.
26 – “Кызыл таң”ның элекке легендар фотожурналисты, Бөек Ватан сугышы яугире, РСФСРның һәм БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Әгъләм Зараевның тууына 100 ел.
27 – Данлыклы курайчы, Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Азат Аеткуловка – 70 яшь.
29 – Автомобиль уйлап табу көне.
31 – Халыкара ювелирлар көне.

Сынамышлар

* Гыйнвар җылы булса, яз соңара. Гыйнвар җылы – март салкын. 
* Гыйнвар карсыз һәм суык булса, җәй коры һәм эссе була. 
* Гыйнварда кар күп яуса, бураннар еш булса, җәй яңгырлы була. 
* Гыйнварның икенче яртысы кояшлы торса, уңыш яхшы була. 
* Гыйнварда коры һәм суык булса, язын кар тиз эреп бетә. 
* Гыйнвар суык булса, июль коры һәм эссе була.
* Бу айда боз сөңгесе күренсә, уңыш яхшы була.
* Елның беренче ае болытлы булса, икмәк уңмаска мөмкин. 
* 14 гыйнварда кар яуса, икмәкле ел була.
* 19 гыйнварда көн аяз икән, җәй коры, болытлы көн булып кар да яуса, җәен явым-төшемнәр гадәттәгечә булып, ел яхшы килә.
* 25 гыйнварда кояш чыкса, кошлар иртә килер, кар яуса, җәй яңгырлы була.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас