Кышның соңгы салкыннарын алып,
Февраль килә. Каршы алыгыз!
И, бу кышның соңгы бураннары,
Я, туйганчы дулап калыгыз...
Үзгәрүчән холкы белән февраль
Үзгә якын, үзгә кадерле –
Бирешмәс кыш булып сокландыра,
Язга охшап өзә бәгырьне...
Һәрбер көне матур һәм вакытлы.
(Табигатьне булмас өйрәтеп!)
Күңел ишекләрен киң ачыгыз –
Февраль килә! Язны ияртеп...
Ләйсән Якупова.
Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар
2 – Бәраәт кичәсе;
– Мәләвез районында СССР халыкларының бобслей буенча VI Кышкы спартакиадасы узуга – 40 ел.
3 – балет артисты, балетмейстер һәм педагог, Русиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Нинель Юлтыеваның тууына 100 ел.
5 – “Ватандаш” журналы нәшер ителә башлауга – 30 ел.
7 – филология фәннәре докторы, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, Салават Юлаев ордены кавалеры Фәнүзә Нәдершинага – 90 яшь.
8 – Фән көне;
– Хәрби топографлар көне;
– Аэрофлот көне.
9 – Гражданнар авиациясе көне.
10 – Дипломатик хезмәткәрләр көне.
11 – Башкортстанның халык артисты Раян Алтыншинга – 50 яшь.
12 – Башкортстанның халык артисты Радик Вәлмөхәммәтовка – 60 яшь.
13 – Татар халкының каһарман улы, фронтовик-шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел;
– педагогия фәннәре докторы, профессор Рафаил Азнагуловның тууына 85 ел.
14 – Бөтендөнья гашыйклар көне.
15 – педагог, галимә һәм шагыйрә Лилия Сәгыйдуллинага – 70 яшь;
– Сибай дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Башкортстанның атказанган артисты Нәсимә Гыйззәтуллинага – 50 яшь.
18 – Изге Рамазан ае башлана;
– Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисткасы, күп кенә җырчыларның остазы һәм педагогы, Башкортстанның халык артисты Флүрә Ногманованың тууына 90 ел.
20 – Ырынбур шәһәрендә татар телендә “Вакыт” гәзите чыга башлауга – 120 ел.
21 – Халыкара туган тел көне;
– шагыйрь Сафуан Әлибайның тууына 85 ел.
23 – Ватанны саклаучылар көне.
25 – Башкортстанның Дәүләт флагы көне.
28 – шагыйрә, журналист Гөлшат Әхмәтхуҗинага – 75 яшь.
Сынамышлар
* Февральдә каен ботагында карлар алка-алка булып асылынып торса, иген уңар.
* Февральнең беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, җәй яңгырлы булыр.
* Февраль – карга бай, апрель – суга бай.
* Февральнең беренче яртысында көннәр суык булса, арыш уңар; җылы булса, тары уңар.
* Февральдә бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр.
* Февраль аенда кар күп булса, иртә җәйгә ишарә.
* Тау башларында кар күп ятса, җиләк күп булыр.
* Морҗадан чыккан төтен туры булып өскә менсә, көн аязая, суыта. Төтен җиргә ятса, көнне җылыта.
* Февраль ае ахырында кар күп яуса, борчак белән чикләвек уңар.
* Яз суык буласы булса, февральдә төлке эт кебек өрер, улар.
* Әгәр февраль буранлы икән, августта яңгыр көт, уҗым игене уңачак.
* Кар күп ятса, үлән калын булачак.
* Юлда кар калын, кырда юка булса, иген уңар.