-12 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
23 февраль , 10:36

Армиядә булган кеше циркта көлми!

Егетләрнең солдат елларына бер сәяхәт булсын әле! Взвод командиры урынбасары ("замок") сержант Гәрәев ("Кызыл таң" гәзитенең баш мөхәррир урынбасары Фәнис Флүн улы) сезне көлке арбасына чакыра һәм "погонлы мәзәкләр" тәкъдим итә.

Армиядә булган кеше циркта көлми!
Армиядә булган кеше циркта көлми!

– Син нәрсә, солдат, бик акыллымы әллә?
– Кем, иптәш майор, минме?
– Ну мин түгел бит инде!

* * *
– Ташны өскә ыргытсаң, Җирнең тарту көче нәтиҗәсендә ул җиргә килеп төшәчәк.
– Иптәш командир, әгәр ул суга килеп төшсә?
– Анысы безгә кагылмый, әнә, флоттагылар баш ватсын!

* * *
– Иптәш старшина, телевизор карарга рөхсәт итегез әле?
– Карагыз, ләкин кабызмагыз!

* * *
– Иптәш прапорщик, ә нишләп мунчада кайнар су юк?
– Сез нәрсә, егетләр, нигә ул?! Җәй бит!

* * *
Урманда ориентирлашу буенча дәрес бара. Старшина ротага моның серләрен аңлата:
– Менә, иптәш солдатлар, урманда көньякны табар өчен агачка карарга кирәк. Әгәр ул пальма булса, син көньякка барып җиткәнсең дигән сүз!

* * *
Хәрби шәһәрчектә бер хатын икенчесенә сөйли:
– Кичә кемнәрдер минем бакчамны таптап чыккан!
– Бәлки, солдатлардыр?
– Нинди солдатлар булсын! Кеше аягы эзләре бит!

* * *
– Рядовой Кәлимуллин! Безнең майор – идиот, дип син әйттеңме?
– Юк, иптәш капитан! Мин хәрби серне сатмыйм!

* * *
– Мин армиядә булган арада сөекле кызым, машина йөртергә укып, права алган, яңа эш тапкан, югары уку йортына укырга кергән, ә мин матур итеп карават җыештырырга өйрәндем!

* * *
Генерал солдатлар ашханәсенә керә:
– Ничек, солдатушки, ашарга җитәме?
– Җитә, иптәш генерал, артып та кала әле!
– Нәрсә артып кала?
– Лавр яфрагы!

* * *
– Әни, мин кайттым!
– Кайда шулкадәр вакыт себерелеп йөрдең? – дип сорый ана компьютерыннан аерылмый гына.
– Әни, мин, вообще-то, армиядән кайттым!

* * *
– Фәнүр, хатын-кызлар армиясе булса, син мине ике ел көтәр идеңме? – дип сорый кызы.
– Фәридә, андый армия булса, мин анда үзем китәр идем!

Фото: авторның шәхси архивыннан.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас