+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
25 февраль , 10:50

Зур берләштерү көченә ия!

1992 елның 25 февралендә Башкортстанның Дәүләт флагы расланды1992 елның 25 февралендә Башкорт ССР Югары Советы республиканың атамасын үзгәртү турында закон кабул итте һәм, аңа ярашлы, ул “Башкортстан Республикасы” дип үзгәртелде, республика дәүләтчелегенең рәсми символларының берсе — яңа флаг расланды. 1993 елның 12 октябрендә Башкортстанның Дәүләт гербы һәм гимны кабул ителде.

Зур берләштерү көченә ия!
Зур берләштерү көченә ия!
1990 елның 26 ноябрендә Башкортстан Министрлар кабинеты республика флагы, гербы һәм гимнына иң яхшы проектка конкурс игълан итте. Конкурс комиссиясендә иҗади берләшмәләр, профессиональ рәссамнар, композиторлар, укытучылар, югары уку йортлары студентлары, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре тәкъдим иткән кырыкка якын дәүләт атрибутлары проекты каралды.

Җиңүчеләр булып “Китап” нәшрияты мөхәррире Урал Мәсәлимов һәм Уфа сәнгать училищесы студенты Ольга Асабина танылды.

“Миңа ул вакытта 15 яшь, сәнгать училищесында укый идем. Әти конкурста катнашырга тәкъдим итте, һәм бу миңа кызыклы булды. Лаеклы эш тудыру өчен тарих, әдәбиятны өйрәндем. Һәм, дөресен генә әйткәндә, күп вариантлар бар иде, шуларның берсен сайларга туры килде. Нәтиҗәдә, конкурс комиссиясе ике эскизны берләштерде, шуңа күрә флагның авторы икәү”, – дип уртаклашты 2016 елда хәзерге вакытта уңышлы дизайнер Ольга Евгеньевна.

Башкортстан Республикасының Дәүләт флагы итеп рәссамнар Урал Мәсәлимов һәм Ольга Асабина тәкъдим иткән байрак сайланды һәм Югары Совет 1992 елның 25 февралендә республиканың яңа Дәүләт флагын раслады.

Башкортстанның Дәүләт флагы – зәңгәр, ак һәм яшел төсләрдән торган турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт. Үзәктәге ак полосада алтын төсендә курай чәчәге рәсеме төшерелгән.

Башкортстанның Дәүләт символикасы турындагы законда флаг төсләренең әһәмияте ачыла: зәңгәр төс республика халыклары уй-ниятләренең ачыклыгын, яхшылыгын һәм чисталыгын аңлата; ак төс – тынычлык ярату, ачыклык, үзара хезмәттәшлеккә әзер булу; яшел – ирек, тормышның мәңгелеген аңлата. Курай чәчәге – дуслык символы, аның җиде таҗы – үз территориясендә Башкортстан халыкларының берләшүенә башлангыч салган җиде ыруга ишарә.

Узган елларда Башкортстан флагы республиканың дәүләт һәм иҗтимагый тормышының аерылгысыз атрибутына әверелде. Ул республикадан читтә дә билгеле – илнең төрле төбәкләрендәге Башкортстан вәкиллекләре биналарында җилферди, якын һәм ерак чит илләргә баручы рәсми делегацияләребезнең юлдашы булып тора.

Дәүләт флагы көне – күпмилләтле республикабызның барлык халкын берләштерүче, ватанпәрвәрлек һәм Башкортстан өчен горурлык бәйрәме!

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас