Иркәләнеп кенә
Йокысыннан
Уянган кыздай ул...
Башланырга торган яздай,
Бетмәгән кыштай ул...
Кышлар япкан пәрдәләрне
Ача акрын гына...
Елмаюы үзе нурлы,
Үзе салкын гына...
Үзе көчле! Моны аңлап
Елый сөңге-бозлар...
Елмаеша башлый ешрак
Яшь егетләр-кызлар...
Шундый бу ай – уята да,
Юата да белә...
Пышылдый кебек таллары:
“Ниһаять, март килә!”
Ләйсән Якупова.
Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар
1 – Башкорт гаиләсе көне;
– Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, һәвәскәр композитор һәм җырчы Зифа Нагаевага – 70 яшь.
2 – Бакчасарай шәһәрендә татарча нәшер ителгән “Тәрҗеман” гәзите мөхәррире, язучы, җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче Исмәгыйль Гаспринскийның тууына 175 ел.
3 – Бөтендөнья Язучылар көне;
– шагыйрь һәм журналист, БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәйзи Гомәровның тууына 100 ел.
4 – Дәүләт эшлеклесе, хокук белгече, юридик фәннәр докторы, профессор, Салават Юлаев ордены кавалеры Зөфәр Еникеевка – 75 яшь.
8 – Халыкара хатын-кызлар көне.
10 – Архивлар көне.
14 – Хор дирижеры, режиссер, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм мәдәният хезмәткәре Нәфирә Иксановага – 75 яшь.
15 – Кадер киче.
16 – Башкортстанның халык артисты Рәфыйга Галинага – 75 яшь.
18 – Кырымның Русиягә кушылу көне.
19 – Су асты көймәсендә хезмәт итүчеләр көне;
– балалар язучысы, Шәехзадә Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты Зөлфия Күскилдинага – 50 яшь.
20 – Ураза гаете.
21 – Бөтендөнья шигърият көне;
– Нәүруз бәйрәме;
– Халыкара урманнар көне;
– Халыкара курчак театрлары көне.
22 – “Башфармация” дәүләт унитар предприятиесе оештырылуга – 100 ел.
23 – Күренекле җырчы, РСФСРның һәм БАССРның халык артисты Радик Гәрәевның тууына 70 ел.
25 – Русиянең мәдәният хезмәткәрләре көне.
26 – Дин әһеле, имам-хатыйп, медицина фәннәре кандидаты, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры, Мифтахетдин Акмулла исемендәге премия лауреаты Мөхәммәт Галләмовка – 75 яшь;
– шагыйрь һәм журналист Инсур Яһүдинның тууына 75 ел.
27 – Бөтендөнья театр көне.
30 – Татарстанның халык шагыйре һәм атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташка – 85 яшь.
Сынамышлар
* Мартта күк күкрәсә, салкыннар көтегез.
* Күк күкрәмичә генә яшен күрсәгез, җәй салкын булыр.
* Март яңгырлы булса, җәй гөмбәле булыр.
* Мартта суык һәм коры булса – икмәк уңар.
* Мартта боз сөңгеләре озын булса, яз озак килер.
* Мартта томаннар еш төшсә – яңгырлы җәйгә.
* Март ахырында карның тиз эрүе һәм суларның тиз китүе дә – яңгырлы җәй билгесе.