+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Тарихны саклаучылар

10 мартта Русиядә Архивлар көне билгеләп үтелә.

Тарихны саклаучылар
Тарихны саклаучылар
Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә узган Башкортстан Хөкүмәте утырышында көн тәртибендәге мәсьәләләрнең берсе архив хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә эшне камилләштерүгә багышланды.

— Бүген архив фондының күләме 9,3 миллионнан артык берәмлек тәшкил итә. Башкортстан Идел буе төбәкләре арасында дәүләт архивларында сакланучы документлар күләме буенча 7нче һәм архив эшләренең санлаштырылган битләре саны буенча 2нче урында тора, — дип билгеләп үтте Андрей Назаров.

Башкарылган эшләр турында тулырак мәгълүматны Башкортстанның Архив эшләре идарәсе башлыгы Илһам Фаткуллин җиткерде. Аның сүзләренә караганда, Башкортстан Милли архивы тарафыннан күрсәтелә торган түләүле хезмәтләрдән керем елдан-ел арта. Бюджетны тулыландыру өчен яңа мөмкинлекләр эзләү буенча даими эш алып барыла. Тематик сорауларны үтәү, шул исәптән шәҗәрәләр төзү, гадәттәгечә, кирәкле эш юнәлеше булып тора. Бу эшкә гарәп графикалы текстларны тәрҗемә итүчеләр җәлеп ителә, узган елда 80нән артык шәҗәрә әзерләнгән.

Хезмәт күрсәтү буенча тагын бер мөһим юнәлеш – документларны тәртипкә китерү. Узган елда 7 меңнән артык эш эшкәртелгән. Төп хезмәтләргә, шулай ук, архив документларын тышлау һәм тегү, архив тартмаларын әзерләү, документларны реставрацияләү һәм дезинфекцияләү керә. Республика җитәкчелеге ярдәме белән Милли архив мәйданнары өчтән бер өлешкә артты, бу исә оешмалардан даими һәм вакытлыча саклау өчен документлар кабул итәргә мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтелде.

— Шулай ук, Милли архив бишенче ел өстәмә һөнәри белем бирүнең “Архив эше” һәм “Эш башкару” программалары буенча белгечләр әзерли. Без – Идел буе федераль округында мондый эш алып баручы бердәнбер төбәк, – дип ассызыклады Илһам Фаткуллин. – Киләчәктә, дистанцион технологияләр кулланып, электрон платформада онлайн-курслар эшләү һәм гамәлгә кертү планлаштырыла.

Билгеле булуынча, Президент Владимир Путин указы нигезендә 2026 ел “Русия халыклары бердәмлеге елы” дип игълан ителде. Күптән түгел Башкортстан Милли архивында “Халыклар дуслыгында – Русия бердәмлеге” күргәзмәсе ачылды.

Экспозиция илебез халыкларының милләтара татулыгына һәм мәдәни күптөрлелегенә багышланган. Анда XIX гасыр, совет чоры һәм хәзерге заман архив документлары тәкъдим ителгән, алар Русия халыклары бердәмлегенең тарихи тамырлары турында сөйли. Милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә дәүләт сәясәтен, шулай ук Башкортстан халыклары ассамблеясе һәм республиканың милли-мәдәни үзәкләре эшчәнлеген чагылдыручы материалларга аерым игътибар бирелгән. Күргәзмәне мәдәни интеграция һәм милләтара теләктәшлек мәсьәләләренә багышланган матбугат басмалары һәм әдәби чыганаклар тулыландыра.

Күргәзмә Башкортстан Милли архивында (Уфа шәһәре, Совет урамы, 7) агымдагы ел ахырына кадәр эшләячәк.

Башкортстан Милли архивында Бөек Ватан сугышы елларындагы үзенчәлекле документлар һәм фотосурәтләр саклана.

СССР Совнаркомы каршындагы Немец оккупациясеннән азат ителгән төбәкләрдәге хуҗалыкларны тергезү буенча комитет күрсәтмәсе нигезендә Башкорт АССРы, шул исәптән илнең башка республикаларында һәм өлкәләрендә, 1943 елның ноябрь-декабрендә һәм 1944 елның гыйнварында колхозлардан һәм колхозчылардан мал сатып алу оештырыла. Боерык буенча, Башкортстан 15000 баш сыер малы һәм сарык, шулай ук 9000 баш ат тупларга тиеш була.
Архив документларыннан күренгәнчә, 1944 елның апрелендә Учалы районының 23 кешесе азат ителгән Украинага 450 баш сыер малын куып алып бару өчен озын, шул ук вакытта хәвефле сәфәргә юллана. Көтүне куучылар арасында, өлкәннәрдән тыш, үсмерләр дә була. Алар, гаять авыр юл михнәтләре кичереп, Харьков шәһәре янындагы хуҗалыкларга ярты елдан соң гына барып җитә.

Тиздән республика экраннарына мал куучыларның тиңдәшсез хезмәт батырлыгы турында сөйләүче “Фарзана идет на запад” фильмы чыгачак.

Башкортстан милли архивы фондларында данлыклы 112нче кавалерия дивизиясе яугирләре батырлыгы белән бәйле фотосурәтләр һәм документлар байтак.
1942 елның октябрендә Воронеж өлкәсенең Калач шәһәрендә Башкорт АССР делегациясенең легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе сугышчылары белән очрашуы була. Делегация составында дәүләт эшлеклеләре, депутатлар, язучылар һәм артистлар, шул исәптән Башкорт АССРның халык артисты, Башкорт дәүләт драма театры актрисасы Бәдәр Йосыпова да була.

Делегация әгъзалары, кавалерия дивизиясе частьларына барып, сугышчылар өчен тантаналы митинглар оештыра. Һәр очрашуда Бәдәр Йосыпова сугышчыларга Башкортстанның халык шагыйре Рәшит Нигъмәтинең “Үтер, улым, фашистны!” поэмасын укый.

Башкортстанның Милли архивында 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенә җибәрелгән башкорт атларының фотосурәтләре саклана. 1942 елда хәрби фотохәбәрче Л. И. Якубовның атларны Уфаның Дим станциясеннән фронтка җибәрү өчен төяү, атларны кавалериягә алу, шулай ук Көньяк-Көнбатыш фронттагы маршта ясаган фотолары бар.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Башкортстан Милли архивының матбугат хезмәте фотосы.
Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас