Яңадан берләшү өчен Кырым халкының 96,77 проценты (яки 1 миллион 233 мең 2 кеше) һәм Севастопольнең 95,6 процент халкы (262 мең 41 кеше) тавыш бирде. 2014 елның 17 мартында республика Югары Советы Кырымны бәйсез дәүләт дип игълан итү турында карар кабул итте, ә инде икенче көнне Русия картасында ике яңа төбәк яңартылды. Кырымның үзендә бу бәйрәмне, өстәвенә, нацизмнан азат ителү көне дип атыйлар.
18 мартта Кырымның Русия составына кайтуы Мәскәүдә Зур Кремль сараеның Георгий залында кул куелган халыкара килешү нигезендә теркәлде. Кырым Республикасында бу көн дәүләт бәйрәме булып тора. Кырымның Русия составына кайтуы – тоташ илебез, аның һәр гражданы өчен уртак бәйрәм.
Әгәр тарихка күз салсак, Кырымның Русия дәүләте составына керү тарихы XVIII гасырда башлана. Русия үзенең көньяк (Кара диңгез буе) чикләре өчен Госман империясе белән көрәш алып бара. Ул вакытта Кырым ханлыгы Госман империясенең вассалы булган.
Кара диңгез төбәгендә дәүләтләр мәнфәгатьләренең бәрелеше Русия-Төркия сугышларына китерә, нәтиҗәдә, Кырым, Тамань һәм Кубань Русия империясе составына керә. Кырымның Русия империясенә кушылуы императрица Екатерина II үткәргән максатлы тышкы сәясәте нәтиҗәсе була.
Госман империясенең форпосты буларак, Кырым ханлыгы бу позицияне Русия империясенең Кара диңгездәге куәте һәм мәнфәгатьләре нык үскән вакытта саклап кала алмый. 1735-39 һәм 1768-74 еллардагы урыс-төрек сугышы Кырым ханлыгының, Госман империясенең вассалы булудан туктап, бәйсез дәүләт статусын алуына китерә, ә Русия империясе Керчь, Еникале крепостен ала, Керчь бугазын контрольдә тота һәм Азовтан Кара диңгезгә чыгу мөмкинлеген ала.
1770-80 елларда хәрби-сәяси күләмдә дә, хуҗалык-административ дәрәҗәдә дә гамәлгә ашырылган Төньяк Кара диңгез буенда Русиянең позицияләрен ныгыту дәвам итә. 1783 елда бу төбәктә Госман империясенең позицияләре көчсезләнә, шул елның 8 апрелендә императрица Екатерина II “Кырым ярымутравын, Тамань утравын һәм бөтен Кубань ягының Русия державасына кушылуы турында” Югары манифестына кул куя. Госман империясе исә Кырымның Русиягә кушылуын таный, ә шул ук елның декабрендә “Ике дәүләтнең чикләре һәм сәүдә турында акт”ка кул куела.
Кырым ярымутравының, Тамань һәм Кубаньның кушылуы Русия империясенең көньяк чикләре иминлеге мәсьәләсен хәл итә, аңа диңгез сәүдәсен алып бару өчен Кара диңгезгә каршылыксыз чыгу мөмкинлеге бирә. Моннан тыш, бу вакыйга ярымутрауда һәм аның янәшәсендәге территорияләрдә урындагы халык арасында эчке сәяси низагларны туктатырга мөмкинлек бирә.
Ярымутрауда 1918 елның мартында совет власте урнашу белән Кырым территориясендә Таврида Совет Социалистик Республикасы оеша, аннары РСФСР составындагы Кырым Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелә.
Бөек Ватан сугышы вакытында ярымутрауда фашист илбасарлары белән каты сугышлар алып барыла. Севастополь белән Керчька – “Герой-шәһәр” Феодосиягә – Хәрби дан шәһәре исеме бирелә.
Кырымны азат итү операцияләрендә якташларыбыз – Төнге бомбардировщикларның 46нчы гвардия Тамань хатын-кызлар авиаполкының эскадрилья командиры урынбасары, Советлар Союзы Герое Мәгубә Сыртланова һәм 76нчы гвардия штурм авиаполкының эскадрилья командиры, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев катнаша. Севастопольдәге Малахов курганында Советлар Союзы Герое, артиллерист Таҗетдин Гыйләҗетдинов батырлык күрсәтә.
1945 елда Кырым АССРы нигезендә СССР Югары Советы Президиумы указы белән РСФСР составында Кырым өлкәсе төзелә, ә 1954 елда КПСС Үзәк Комитетының беренче секретаре Никита Хрущев Кырымны Украина ССРы составына тапшыра. Кырым совет власте вакытында Бөтенсоюз шифаханәсенә әверелә. 1998 елның декабрендә Кырым Республикасы Украина составына керә.
2019 елдан башлап 19 апрельдә тагын бер истәлекле яңа дата – Кырым, Тамань һәм Кубаньны Русия империясе составына кабул итү көне (1783 ел) билгеләп үтелә. Истәлекле датаны билгеләү Кырым ярымутравының Русия дәүләтенә керүенең тарихи дәвамлылыгын ассызыклый. Кырымда 18 мартта билгеләп үтелә торган бәйрәм (Кырымның Русия белән кушылу көне) белән бергә, бу дата Русиянең территориаль бөтенлеге принципларының какшамас булуына, шулай ук тарихны һәм тарихи хәтерне хөрмәт итүгә, 2014 елның мартындагы вакыйгаларның нигезле булуына юнәлтелгән.
Кырым һәм Севастопольнең Русия белән яңадан кушылуы Ватаныбыз тарихының яңа битен ачты. Берләшкәннән соң үткән 12 елда Кырым да, Русия дә шактый көчәйде. Илебез Президенты Владимир Путинның тирән акыллылыгы һәм тәвәккәллеге, шул мәлдә аны хуплап чыккан күпмилләтле халкыбызның зур теләктәшлеге нәтиҗәсендә Кырым белән берләшү мөмкинлеге туды. Президент кабул иткән оператив карарлар Дәүләт думасы тарафыннан хупланды, кырымлыларны якларга һәм аларга референдум үткәрү өчен шартлар булдырырга мөмкинлек бирде.
Башкортстан Кырымга барлык юнәлешләр буенча да даими ярдәм күрсәтә. Безнең республика Белогорск районына ярдәм итә. Бүген республикалар арасында сәнәгать, авыл хуҗалыгы, туризм, мәгариф, мәдәният, спорт өлкәләрендә мөһим проектлар гамәлгә ашырыла. Мәләвез һәм Белогорск – тугандаш шәһәрләр.
Үзенең бер чыгышында Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов: “Кырым һәм Башкортстанны меңнәрчә кешенең туганлык, дуслык, һөнәри, эшлекле мөнәсәбәтләре берләштерә. Минем гаилә тарихында Уфа аерым урын алып тора. Минем картәти белән нәнәй сугыш елларында Уфа хәрби госпиталендә танышканнар. Картәти анда яраланганнан соң дәваланган. Әнием 1976 елда Уфа авиация институтын тәмамлаган. Шулай булгач, Уфа – минем өчен туган шәһәр ул”.
2024 елның 5 декабрендә Уфада VI Ялта Халыкара икътисади форумы узды. Бу – илнең Петербург икътисади форумы, Владивосток һәм Сочидагы икътисади форумнар белән бер рәткә куярга мөмкин булган иң абруйлы икътисади мәйданчыкларының берсе. Форумны Уфада уздыру – Башкортстан һәм Кырымның аерым дустанә мөнәсәбәтләре билгесе.
Кырым һәм Башкортстанның тарихи язмышы Русия белән тыгыз бәйләнгән. Президент Владимир Путин сүзләренчә, Кырымда күпмилләтле Русия халкы һәм Русия дәүләте формалашуның рухи чыганагы ята.