Уфадагы телебашняның яктылык панносын Русия триколоры сурәте һәм “18 март — Кырымның Русия белән яңадан кушылу көне” язуы бизәячәк. Яктыртуның бәйрәм сценарие урындагы вакыт белән 20.00-22.00 сәгатьтә эшләячәк.
Шул ук вакытта Симферопольдәге телебашня Русия триколоры төсләре һәм төсле салют белән буялачак. Медиафасадта ярымутрау сурәте һәм “Барысы да бездән башланды”дигән йөгерек юл барлыкка киләчәк.
Ә Казан, Новосибирск һәм Самарадагы телебашеннарның яктылык панносында “Кырым - ул Русия!” дигән язу булачак. Тематик яктылык тамашалары шулай ук РТРСның Әстерхан, Брянск, Волгоград, Грозный, Екатеринбург, Иркутск, Калининград, Пенза, Пермь, Ростов-на-Дону, Рязань, Санкт-Петербург, Саратов, Смоленск, Сочи, Тамбов, Чиләбе, Черкесск, Якутск, Ярославль һәм башка шәһәрләрдәге биек объектларында узачак.
Кырымның Русия белән яңадан кушылу көне — 2014 елда булган тарихи вакыйга. 18 мартта Кырым һәм Севастопольнең Русия Федерациясе составына керүе турында килешүгә кул куелды.