Әлбәттә, Башкорт Автономияле Республикасын төзү шактый катлаулы юл үтә. 1917 елның ноябрендә үк Кече Башкортстан территориясендә Башкорт өлкә шурасы игълан ителә. Шул елның декабрендә III Бөтенбашкорт корылтае игълан ителгән автономияне раслый һәм хөкүмәт төзи. Республика карамагына җәмәгать иминлеген тәэмин итү, салымнар җыю һәм файдалану, суд, Кораллы Көчләр, халык мәгарифе, капитал, җир, җир асты байлыклары белән эш итү кертелә.
1918 елда Башкортстан Гражданнар сугышы үзәгендә була. Башкорт хөкүмәте Ак хәрәкәт җитәкчелеге белән вакытлы килешү мөнәсәбәтләренә керә, шул ук вакытта совет Русиясе белән элемтәләр урнаштыру өчен дә мөмкинлекләр табыла. 1918 елның ноябрендә Совет власте белән килешү төзү һәм сөйләшүләрнең төп шартлары формалаштырыла: Башкорт автономиясен тану, Башкортстанга эчке идарә урнаштыру хокукы бирү, даими гаскәрләрне формалаштыруда ярдәм күрсәтү, большевикларга карата репрессияләрне булдырмау.
1918 елның декабрь урталарында әлеге сөйләшүләрне алып бару өчен Муллаян Халиков җитәкчелегендәге Башкорт шурасы делегациясе оештырыла.
Сөйләшүләр партиянең Уфа губкомы вәкилләре белән алып барыла. Мәскәү бу сөйләшүләрне хуплый һәм яклар февраль башында Башкорт автономиясе турында килешү проектын эшли. Башкорт хөкүмәте 1919 елның 18 февраленнән Совет власте ягына күчүе һәм РСФСР составына кергән Кече Башкортстан территориясен “Башкорт Совет Республикасы” дип игълан итү турында карар кабул итә. 1919 елның 18 февралендә башкорт гаскәрләре Совет власте ягына күчә, ул Башкортстанның киләчәк язмышын билгели. Биш – укчы, ике кавалерия полкы һәм ярдәмче частьлар (барлыгы 6,5 мең кеше) Кызыл Армия ягына күчә. Башкорт полкларының күчүе фронт линиясен Башкортстанның көнчыгыш чикләренә кадәр киңәйтергә, совет гаскәрләренең стратегик хәлен ныгытырга мөмкинлек бирә.
1919 елның 21 февралендә Ырынбур губернасының Югары Урал өязе Темәс авылында Башкорт өлкә шурасы һәм Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары — Совет власте ягына күчкән рота һәм эскадроннарның гомум җыелышларында сайланган 92 вәкил катнашлыгында I Бөтенбашкорт хәрби съезды уза. Яшерен тавыш бирү юлы белән Башкорт Совет Республикасының 12 әгъзасы һәм алты кандидат составындагы Вакытлы революцион комитет сайлана. Аның рәисе итеп Әхмәт-Зәки Вәлидовны сайлыйлар. 22 февральдә Башкорт Хөкүмәте Башревкомга Кече Башкортстан территориясендәге властьны тапшыру турында карар чыгара.
Сөйләшүләрне тәмамлау өчен Мстислав Кулаев җитәкчелегендәге Башкорт Хөкүмәте делегациясе Мәскәүгә юллана. Килешү проектының аерым параграфлары һәм пунктлары буенча кискен дискуссияләр алып барыла. 1919 елның 9 мартында 14 параграфтан торган беренчел килешүгә кул куела. Аның күчермәләре килештерү һәм искәрмәләр кертү өчен РСФСР Халык комиссариатларына җибәрелә. Нәтиҗәдә, килешү проекты эчтәлеге буенча да, структурасы буенча да билгеле үзгәрешләр кичерә һәм соңгы аталышы — Килешү. 17 мартта Килешү текстына республика вәкилләре Мстислав Кулаев, Муллаян Халиков һәм Әбдрәшит Бикбауов һәм Милләт эшләре буенча нарком Иосиф Сталин кул куялар. 20 мартта әлеге Килешү РСФСР Халык Комиссарлары Советы һәм Бөтенрусия Үзәк Башкарма комитеты утырышларында раслана.
Документның тулы тексты — Үзәк Совет властеның Башкорт хөкүмәте белән Башкортстан Совет Автономиясе турындагы килешүе беренче тапкыр 1919 елның 23 мартында “Известия” гәзитендә басылып чыга. Килешү Башкортстанның яңа статусын юридик яктан ныгыта һәм аның беренче Конституциясе була. Ул республиканың иҗтимагый, дәүләт һәм административ корылышын билгеләүче 16 параграфны үз эченә ала. Совет Башкортстаны килешү башлангычларында төзелгән Русия Федерациясенең беренче һәм бердәнбер Автономияле Республикасы була.
Автономияле республика Кече Башкортстан чикләрендә төзелә, аңа Башкортстанның хәзерге территориясендәге көньяк, көньяк-көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш районнары керә. 1922 елда Уфа, Бөре һәм Бәләбәй өязләре, элекке Уфа губернасының Златоуст өязендәге башкорт волостьлары шулай ук Автономияле Башкортстан составына керә.
Башкорт Совет Республикасы совет автономияләренең беренчесе — Русия федерализмының башлангычы, чишмә башы була.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН әзерләде.