Республика җитәкчесе Миңнегали Шәйморатов исемендәге "Росгвардия"нең махсус отряды сугышчыларын һөнәри бәйрәм белән котлады, дәүләт бүләкләре тапшырды һәм шәхси составка намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
— "Росгвардия" илебез һәм гражданнарыбыз иминлеген тәэмин итүче ышанычлы терәк булып тора. Хезмәткәрләрнең батырлыгы, намуслы хезмәте, бурычка тугрылыгы зур ихтирам уята, — диде Радий Хәбиров.
Ул "Росгвардия" ветераннарына аерым рәхмәт белдерде, аларның сугышчан тәҗрибәсе һәм фидакарьлеге бүгенге хезмәткәрләр өчен үрнәк булуын билгеләп үтте. Шулай ук республика җитәкчесе хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булганнарны искә алды.
Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, махсус хәрби операция шартларында "Росгвардия" хезмәткәрләре югары профессионализм күрсәтә. Алар республикадагы сәнәгать һәм мөһим инфраструктура объектларын террорчылык һөҗүмнәреннән саклый, җәмәгать тәртибен тәэмин итә, киңкүләм чаралар вакытында иминлекне саклый.
Бүген республика "Росгвардия"се подразделениеләре махсус операция зонасында да хезмәт бурычларын лаеклы башкара, фронт яны территорияләрендә хокук тәртибен һәм халык иминлеген тәэмин итә.
— Республика алга таба да "Росгвардия" подразделениеләренә ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк, — дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Төбәк "Росгвардия" идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Александр Голуб республика җитәкчелегенә матди-техник базаны ныгытудагы ярдәме өчен рәхмәт белдерде һәм хезмәттәшләренә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.
Фото: glavarb.ru