+10 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
12 Апреля , 03:52

Байконур тәҗрибәсен – студентларга!

Кичәге хәрби табиб Рөстәм Сәяхов бүген булачак коллегаларына тормыш эшчәнлеге хәвефсезлеге һәм гадәттән тыш хәлләр медицинасы серләрен төшендерә

Байконур тәҗрибәсен – студентларга!Байконур тәҗрибәсен – студентларга!
Байконур тәҗрибәсен – студентларга!
Тормышта үз юлыңны табу җиңел эш түгел. Кайберәүләр аны еллар буе эзли, ә икенчеләр яшьтән үк нинди юл сайлаячагын төгәл белә. Рөстәм Сәяхов – нәкъ шундыйлардан. Аның тормыш юлы – хезмәткә тугрылык, җаваплылык һәм кешеләргә ярдәм итү үрнәге.

Ул 1965 елда Уфа шәһәрендә дөньяга килә. Аның тамырлары Дәүләкән районы белән бәйле, әти-әнисе республикада күренекле фән кешеләре иде. Рөстәм кечкенәдән үк үзен медицина белән бәйләргә тели, мәктәп елларыннан ук хәрби табиб булу турында хыяллана һәм шул максатына таба ныклы адымнар ясый.
 
1982 елда ул Башкорт дәүләт медицина институтының педиатрия факультетына укырга керә. Әмма вакыт узу белән үзенең һөнәри юлын төгәлрәк ачыклый: 1986 елда Куйбышев институтының хәрби-медицина факультетына күчә. Биредә ул хәрби табиб һөнәренең барлык нечкәлекләрен үзләштерә һәм лейтенант званиесендә хезмәт юлын башлый.
Яшь белгечнең тәүге хезмәт урыны Байконур полигоны була. Анда ул аерым хәрби-төзелеш батальонының медицина хезмәте начальнигы вазыйфасын башкара. Аның карамагында якынча 900 кеше була. Бу – зур җаваплылык, чөнки ул батальондагы барлык медицина мәсьәләләре өчен җавап бирә.
 
“Батальонның медицина тәэминаты тулысынча минем җаваплылыкта булды – дәвалау да, профилактика да, санитария дә минем җаваплылыкта иде”, – дип искә ала ул.
Байконурдагы хезмәт еллары җиңел булмый. Эссе климат, катлаулы шартлар, күпмилләтле коллектив – барысы да зур түземлек һәм һөнәри осталык таләп итә. Солдатлар төрле республикалардан була, кайчак “тел каршылыклары” да очрый. Мондый шартларда табиб өчен кешеләр белән уртак тел табу аеруча мөһим була.
Шул ук вакытта батальон зур төзелешләрдә катнаша: старт мәйданчыклары әзерләнә, “Буран” җиһан корабы өчен очыш полосасы төзелә. Рөстәм Сәяхов шушы вакыйгаларның уртасында була.
Байконур – аның өчен хезмәт урыны гына түгел, ә тормышының мөһим бер өлеше дә. Биредә ул гаиләсе белән яши, улы дөньяга килә. Аңа “Байконурда туган” махсус медале бирелә. Рөстәмнең хатыны Илфира Рифхәт кызы да педиатр булып эшли.
 
1994 елда, Кораллы көчләрдә штат кыскартылганнан соң, Рөстәм Фәнил улы туган ягына кайта. Биредә ул 2009 елга кадәр эчке эшләр органнары системасында табиб булып эшли.
25 еллык хәрби хезмәттән соң отставкага чыккач, аның тормышында яңа этап башлана – Башкорт дәүләт медицина университетына эшкә чакырыла. Шул вакыттан ул үзенең бай тәҗрибәсен яшь буынга тапшыра башлый, өлкән уллары – нейрохирург, кечесе химик булып эшли.
 
Бүген Рөстәм Фәнил улы – доцент, медицина фәннәре кандидаты. 2012 елда ул сугыш хәрәкәтләре ветераннарын практик реабилитацияләү темасына кандидатлык диссертациясе яклый. Ул студентларга “Тормыш эшчәнлеге хәвефсезлеге” һәм “Гадәттән тыш хәлләр медицинасы” фәннәрен укыта. “Без студентларга теория генә түгел, ә реаль тормыштан алынган тәҗрибә дә җиткерергә тырышабыз”, – ди ул.
Бүген дә ул актив тормыш алып бара. Һәр елның 12 апрелендә дистәләгән Байконур ветераны белән очрашу үткәрә, хезмәт елларын искә ала. Әлеге чарага эпидемиолог, хирург, техник белгечләр, шәфкать туташлары, бухгалтерлар һәм башкалар җыела. Бу очрашулар – үткәннәрне барлау гына түгел, ә дуслыкны, хезмәттәшлекне саклау да.
 
Рөстәм Сәяховның тормыш юлы – хезмәтнең, намусның һәм һөнәргә тугрылыкның ачык мисалы. Аның кебек кешеләр, авырлыкларга карамастан, үз эшен һәрвакыт намус белән башкара, кешеләргә ярдәм итә һәм үзеннән соң лаеклы дәвамчылар калдыра. Бүген ул студентлар өчен остаз, тәҗрибәле белгеч кенә түгел, тормыш юлын дөрес сайлауның чагу үрнәге дә булып тора.

Денис ТАВАЕВ.
Автор:Резида Валитова
Читайте нас