1961 елның 12 апрелендә дөньяда беренче тапкыр Җир орбитасына бортында кеше булган җиһан корабы чыгарыла. Шушы тарихи вакыйгадан соң бу дата Русиядә – Космонавтика көне, ә дөньяда Кешенең җиһанга очу көне буларак билгеләп үтелә.
СССР Югары Советы Президиумының 1962 елның 9 апрелендәге указы белән кешенең җиһанга беренче очуы хөрмәтенә булдырылган Космонавтика көне – бүген дә зур хөрмәт белән билгеләп үтелүче бәйрәм.
Җиһан киңлеген үзләштерү галимнәрдә һәм сынаучыларда һәрвакыт гаять зур кызыксыну уяткан. Һәм менә 1961 елның 12 апрелендә “Восток” корабы ачык җиһанга кеше белән беренче тапкыр чыгарыла. Корабның пилоты совет очучы-космонавты Юрий Гагарин була. Шушы очышыннан соң ул җиһанны буйсындыру символына һәм XX гасырның иң танылган кешеләренең берсенә әверелә. Корабны космоска чыгару белән Сергей Королев, Леонид Воскресенский һәм Анатолий Кириллов җитәкчелек итә. Кораб старты уңышлы уза һәм “Восток” планета тирәли очыш ясый.
Космонавт Җир шары тирәли 108 минут оча. Арытаба ул Мәскәү вакыты белән 10 сәгать 55 минутта Саратов өлкәсендәге Смеловка авылы янына төшеп утыра. Заманча бәяләүләр буенча, очышның уңышлы булу ихтималлылыгы 46 проценттан артмаган. Моңа кешенең җиһанга беренче очышын әзерләүдә ашыгу нык йогынты ясаган. Өстәвенә, космоста булуның кеше психикасында ничек чагылыш табуы төгәл билгеле булмый. Ләкин, бәхеткә, барысы да уңышлы була.
Соңрак космонавт Герман Титов Советлар Союзында гына түгел, бөтен дөньяда Космонавтика көнен гамәлгә куярга кирәклеген белдерә. Халыкара авиация федерациясенең 1968 елның ноябрендә үткән генераль конференциясендә 12 апрельне “Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне” буларак раслау турында карар кабул ителә. Ә 2011 елның 7 апрелендә БМО Генераль ассамблеясенең махсус пленар утырышында 12 апрельне “Халыкара космоска кеше очу көне” дип игълан итү турында резолюция кабул ителә.
Ул елларда бала чагында кем генә космонавт булырга хыялланмады икән? Бу хакта кемдер әле дә өметләнәдер. Бүген космонавтларга таләпләр беренче очучыларга булганга караганда бераз гадирәк. Ул вакытта булачак космонавт тәҗрибәле хәрби очучы булырга, партиядә торырга, буе 170 сантиметрдан озын, 30 яшьтән өлкән булмаска, искиткеч сәламәтлеккә һәм спорт мастерына тиң физик әзерлеккә ия булырга тиеш булган. Әмма хәзер дә космонавтлар отрядына эләгү җиңел түгел, булачак очучыларны берничә этапта катгый сынаулар көтә.
Космонавтика көне бөтен дөньяда билгеләнсә дә, аны СССР, Русия халкы гына “безнең бәйрәм” дип игълан итәргә тулы хокуклы. Беренче булып җиһанга очуыбыз, чыннан да, кешелек дөньясына зур ачыш алып килде.
Гөлия ГӘРӘЕВА.