

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, янгын сүндерүчеләр көндез дә, төнлә дә хәрби дежурлыкта, һәрвакыт ут белән көрәшкә керергә әзер, еш кына экстремаль шартларда тормышларын куркыныч астына куеп эш итә. Аның сүзләренә караганда, узган ел эчендә генә дә алар 7,5 меңнән артык кешенең гомерен саклап калган.
"Республика халкы үзләренең иминлеге һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган чын профессионаллар кулында икәнлегенә ышана ала. Сезгә фидакарьлек, тәвәккәллек, теләсә нинди кискен ситуациядә эш итәргә әзер булуыгыз өчен рәхмәт белдерәм.
Күп кенә янгын сүндерүчеләр гражданлык җаваплылыгы күрсәтте һәм махсус хәрби операциядә катнашырга батырларча карар кабул итте. Алар хәрби бурычларны намус белән үти, югары дәүләт бүләкләренә лаек булды. Аларның сугышчан хезмәте һәм Ватанны саклауга керткән бәһасез өлеше белән горурланабыз! - дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе. - Янгын сүндерү хезмәте ветераннарына аерым рәхмәт. Сез хезмәтне оештыруга, кадрлар әзерләүгә зур өлеш керттегез. Сез бүген дә сафта каласыз, үзегезнең бай һөнәри тәҗрибәгезне һәм белемнәрегезне яшьләргә тапшырасыз».
Радий Хәбиров янгын сүндерүчеләргә һәм аларның якыннарына ныклы сәламәтлек, иминлек, катлаулы һәм мөһим хезмәттә уңышлар теләде.
Фото: "Башинформ"