

Быелгы майның истәлекле көннәре, һөнәри бәйрәмнәре һәм юбилейлары, сынамышлары белән танышыгыз.
Сайрап җибәрде
былбылы –
Сизәме май
килгәнен?
Телидер тизрәк
дөньяның
Чәчәккә күмелгәнен.
Яшьнәп җибәрде
яшене –
Китәр яңгыры коеп.
Тамчылар тамар
болыттан
Майларның холкын
тоеп...
Көлеп җибәрде
кояшы –
И, яшәрде дөньясы!
Килә, килә
күңелкәйнең
Май килгәнен
тоясы...
Ләйсән Якупова.
Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар
1 – Яз һәм Хезмәт бәйрәме.
2 – Билгеле җәмәгать эшлеклесе, Салават Юлаев ордены кавалеры, Салават һәм Кыйгы районнарының шәрәфле шәхесе, күренекле авыл хуҗалыгы белгече, профессор Рәдил Мөхәммәтдиновка – 90 яшь;
– физика-математика фәннәре докторы, СССРның уйлап табучысы Радик Мөлековка – 75 яшь.
3 – Халыкара Кояш көне;
– Бөтендөнья Матбугат иреге көне;
– Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Илсөяр Газетдиновага – 75 яшь.
4 – Башкортстанның атказанган рәссамы Вәкил Шәйхетдиновка – 75 яшь.
5 – Халыкара акушерлар көне;
– пианист, сәнгать фәннәре кандидаты, профессор, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шәехзадә Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Шәйхетдиновка – 50 яшь.
7 – Радио һәм барлык элемтә тармагы хезмәткәрләре көне.
9 – Җиңү бәйрәме;
– Уфада Александр Матросовка һәйкәл ачылуга – 75 ел.
12 – Халыкара шәфкать туташлары көне.
14 – Язучы һәм журналист Мәхмүт Уразаевның тууына 90 ел.
15 – Халыкара гаилә көне;
– Башкортстанның халык артисты Зөлфия Кудашевага – 70 яшь.
18 – Халыкара музейлар көне.
19 – Пионерия көне.
21 – Хәрби тәрҗемәчеләр көне.
23 – Халык җырларын башкаручыларның Бөтенрусия конкурсы лауреаты, Башкортстанның атказанган артисты Венер Мостафинның тууына 75 ел.
25 – Филологлар көне.
26 – Русия эшкуарлары көне;
– күренекле композитор, Башкортстанның халык артисты, Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ләйлә Исмәгыйлевага – 80 яшь.
27 – Корбан гаете;
– РСФСРның һәм БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Салават Юлаев ордены кавалеры Миләүшә Мортазинага – 100 яшь.
28 – Ил чиге сакчылары көне.
31 – Химимклар көне.
Фенолог күзәтүләре
1 майда җылы булса, май ахыры салкынча булыр.
2 майда каен яфрак ярса, җәй коры килер.
3 майда ике яисә өч катлы салават күпере чыкса, берничә көннән көчле яңгыр булыр.
4 майда шомырт чәчәк атса, җәй җылы килер.
5 майда төнлә салкынайтса, 40 көн буена иртәләр салкын булыр.
6 майда көн суык булып, бер атнадан тагын кабатланса, җылы көз көтегез.
7 майдан соң, гадәттә, 12 тапкыр суык була.
8 майда яңгыр яуса, арыш уңа.
9 майда көндез җил көчле булып, кичкә тынса, тотрыклы аяз көннәргә ишарә.
10 майда кояш чыкканда көн аяз булса – җәй җилле булыр.
11 майда таң атканда йолдызлар җемелдәшсә, якын арада яңгыр көтелә. Күбәләкләр өйгә яисә сарайга кереп качса, көннәрне суыта.
12 майда көчле җил көчле яңгыр алып килә.
13 майның җылы киче һәм йолдызлы төне – мул уңышка.
14 майда көн бозыла икән, кыш салкын булыр.
15 май төнендә сандугач төне буе сайрап чыга икән, кояшлы көн көтегез.
16 майда шомырт чәчәк атса – салкынайта, шомырт чәчәге күп булса, яңгырлы җәй килә.
17 майда чыпчыклар төркемләп очса, көчле җил булыр.
18 майда каз суда коенса, көннәр җылынуга ишарә.
19 майда чык күп төшеп, көн кояшлы булса, кыяр уңышы мулдан булыр.
20 майда кичке салават күпере – аяз, иртәнгесе яңгырлы көнгә. Төнлә су өстенә томан ятып, иртән юкка чыкса, аяз көннәргә ишарә.
21 майда яңгыр яуса, гөмбәле ел килә.
22 майда яңгыр яуса, бодай һәм арыш уңар.
23 майда яңгыр яуса, җәй яңгырлы килер. Тузганак чәчәкләре төштән соң 2дә, 3тә ябылса, яңгыр явар.
24 майда яңгыр сибәләсә, яңгырлы җәй юрыйлар.
25 майда төркем-төркем болытлар бер якка таба гына акса, коры көннәр килә.
26 майда карлыгачлар түбән очса, яңгыр көтегез.
27 майда яр карлыгачлары күренсә, җылы көннәр килә.
28 майда көн кызу булса, җәй дә җылы булыр.
29 майда суда төнбоек яфраклары күрсәгез, язгы суыклар бетте дигән сүз.
30 майда көн нинди булса, җәй дә шундый булачак.
31 майда черкиләр болыт булып җыелса, матур һава торышына. Бал кортлары шомырт һәм миләш чәчәгенә кунса, июньнең беренче көне матур булыр.