Алай гына да түгел, Русия халкы өчен ул, кызыл әләмнәр күтәреп, демонстрацияләргә чыгу белән генә чикләнми. 130 елдан артык тарихы булган бу дата аталышын да берничә тапкыр үзгәртте, гадәти булмаган традицияләр белән баеды, хәтта хәрби парадлар өчен дә сәбәпче булды. Шулай да аның бүгенгә кадәр билгеләнеп килүенең сере нәрсәдә соң?
1917 елгы революциягә кадәр Русиядә 1 Майны урманнарда качып-посып кына (имеш, пикникка чыкканнар) “маевка” итеп үткәрәләр, анда сәяси мәсьәләләр турында сөйлиләр, тыелган революцион брошюралар тараталар. 1918 елдан аны – Ходынка яланында, арытаба 1968 елга кадәр илнең хәрби куәтен бөтен дөньяга күрсәтер өчен Кызыл мәйданда парад рәвешендә оештыралар. 2000 еллар уртасында демократлар “Хезмәт ияләренең халыкара теләктәшлек көне”н бөтенләй гамәлдән чыгарырга маташа башлагач, профсоюзлар һәм киң җәмәгатьчелек зур ризасызлык белдерү нәтиҗәсендә генә аны “Яз һәм Хезмәт бәйрәме” итеп калдыралар. Шуңа күрә әлеге бәйрәмнең тарихы – аталышлары һәм форматлары үзгәрү генә түгел, ә социаль һәм сәяси үзгәрешләрнең чагылышы да.
Никадәр генә сәер булмасын, элекке СССР илләрендә бүген яшәүчеләр, 1 Майны бөтен дөньяда билгеләп үтү традициясе башта Русиядә, хәтта Советлар Союзында барлыкка килгән, дип ялгыша. Моңа алар тарих китабын, анда “Хезмәт ияләренең халыкара теләктәшлек көне” беренче тапкыр 1890 елда Варшавада үткән, дип язылганны мисал итеп китерә (ул вакытта Варшава Русия составында була). Петербургта беренче маевка исә бер елдан соң гына үтә. Шул ук вакытта элегрәк чит илләрдә булган вакыйгаларны бөтенләй искә алмыйлар. Ә алары кайчан булган?
Австралия. 1787 елның май уртасында 717 арестант (кеше үтерүчеләр, караклар, фәхишәләр) һәм 770 колонист төялгән 11 кораб Англия ярларыннан кузгалып китә һәм бер ел чамасы үтүгә Яңа Көньяк Уэльс (Австралия) ярларына килеп туктый. Максатлары – анда җинаятьчеләрнең холык төзәтү колониясен төзү. Шулай итеп, хөкем ителгәннәрне Британиядән Австралиягә ташу башлана. Анда җинаятьчеләр, нибары ике тапкыр 15 минут капкалап, коллар кебек тәүлегенә 15-16 сәгать эшләргә тиеш була. Мондый шартлардан риза булмыйча, 68 елдан соң, 1856 елның 21 апрелендә, арестантлар забастовка игълан итә. Таләпләре – 8 сәгатьлек эш көне, атнасына ике көн ял. Ун көн буе киңәшләшкәннән соң, хакимият таләпләрне канәгатьләндерә, чөнки җинаятьчеләрдән башка анда эшләүчеләр бөтенләй булмый. Кыскасы, 1 майда Уэльс арестантлары өчен яңа тормыш башлана.
Америка. Нәкъ 30 елдан, 1886 елның 1 маенда, Американың Чикаго шәһәре эшчеләре Австралия каторжаннары мисалында баш күтәрә – 8 сәгатьлек эш көне даулый. Уэльстагы каторжаннар үз таләпләренә эшкә чыкмыйча тыныч кына ирешсә, Чикагодагы акция полициянең рәхимсез бастыруы белән тәмамлана, берничә кеше һәлак була. Демократия, ни-нәрсә әйтәсең?! Нәкъ шул чакта полицейскийлар кулындагы резина дубинкаларны бөтен дөньяда “демократор”, “демократизатор” дип йөртә башлыйлар.
Полициянең башбаштаклыгына һәм кансызлыгына протест белдереп, эшчеләр янә өч көннән Хеймаркет мәйданында демонстрация үткәрә. Ләкин бу юлы да полиция барысын рәттән тукмый, гади халык өстенә бомбалар ыргыта, нәтиҗәдә, тагын берничә дистә кеше үтерелә.
Өч елдан, икенче Интернационалның 1889 елда үткән Париж конгрессында, әлеге вакыйгалар һәм бер гаепсезгә үтерелгән корбаннар истәлегенә 1 майны “Хезмәт ияләренең халыкара теләктәшлек көне” буларак бәйрәм итү турында карар кабул ителә. Шуннан соң, ягъни Париж конгрессыннан соң гына, Чикаго капиталистлары (олигархлары) эшчеләрнең таләпләрен кабул итә һәм завод-фабрикаларда 8 сәгатьлек эш көне кертә.
Русия. 1917 елгы инкыйлабка кадәр маевкалар табигать кочагында яшерен үткәрелгән, дип язган идек. Ә шәһәрләрдә ачыктан-ачык оештырылганнарында бездә дә полиция белән бәрелешсез үтмәгән.
Мәсәлән, Путилов заводы эшчеләренең 8 сәгатьлек эш көне таләбе үтәлмәгәч, 1905 елның 3 гыйнварында забастовка башлана. Ул башта тыныч шартларда үтә. Аннары РСДРПның (Российская социал-демократическая рабочая партия) Петербург комитеты аны пролетариатның гомум стачкасына әйләндерергә өнди. Бу вакытта забастовканың котыртучысы поп Георгий Гапон эшчеләр таләбен петиция итеп Николай патшаның үзенә тапшырырга тәкъдим итә һәм аның текстын әзерли. 9 гыйнварда халык массалары җыйнаулашып шул петицияне тапшырырга барганда полиция кордонын ерып чыгарга маташа башлагач, патша гаскәрләре демонстрантларга каршы ут ача. Нәтиҗәдә, 200 тирәсе кеше үлә, 800гә якыны яралана, поп Гапон чит илгә кача. Бу көн тарих битләренә “Канлы якшәмбе” буларак языла.
1917-91 елларда СССРда бу бәйрәм башта – “Интернационал көне”, аннары “Хезмәт ияләренең теләктәшлек көне” исеме астында үтте, шул елларда ул чын-чыннан бөтенхалык бәйрәменә әверелде. Аны халык та ихлас яратып, “Мир! Труд! Май!” лозунглары-плакатлары күтәреп, заводлар, фабрикалар, предприятие коллективлары белән демонстрациягә чыкты. Ул хәзер дә чын-чыннан халыкара бәйрәм, чөнки аны дөньяның 150 тирәсе илендә билгеләп үтәләр.
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).