

Борайда үткән Бөек Җиңү көне ата-бабаларыбызның батырлыгы турындагы изге истәлекләрнең халык хәтерендә кадерләп саклануын тагын бер тапкыр дәлилләде.
Бәйрәм "Геройлар аллеясе" мәйданында 10:30 сәгатьтә башланды. Биредә Һәйкәлләргә веноклар һәм чәчәкләр салу тантанасы булды, ә аннары "Без хәтерлибез!" дип аталган митинг оештырылды.
Арытаба "Геройлар аллеясе" мәйданында мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашлыгында парад һәм җыр смотры узды. Ә төшке аш вакыты җиткәч, үзәк мәйданда кыр ашханәсе үз эшен җәелдерде, шул ук вакытта бәйрәм концерты башланды.
Бүген районда ике Бөек Ватан сугышы ветераны - Миңнерәшит Сәфиуллин һәм Заһит Әхтәриев гомер кичерә. Күптән түгел Миңнерәшит Шәислам улы йөз яшьлек юбилеен тантаналы билгеләп үтте. Хөрмәтле ветераннарның икесе дә ихтирам, хәстәрлек тоеп яши.
Рәсемдә: Миңнерәшит Сәфиуллин
Фото: Борай районы хакимиятеннән