+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Бәхет исе килә июньнән!

Җәйнең беренче ае башланды. Истәлекле көннәр, сынамышлар белән танышыгыз.  

Бәхет исе килә июньнән!Бәхет исе килә июньнән!
Бәхет исе килә июньнән!

Елның иң күңелле аедыр бу:
Кыска төннәр, җылы яңгырлар...
Тәмле җилләр, яшь һәм нәфис гөлләр,
Ак болытлар, нурлы җәйгорлар...
Кышлар артта. Көзләр ерак әле.
Рәхәт шуны тою күңелгә!
Яралгандай яңа өмет җанда...
Рәхмәт шуңа, рәхмәт июньгә!
Җәй кызы яшь әле. Йөзе нурлы.
Саф яшелдән генә киенгән.
Бәхет төсе аның күлмәгендә.
Бәхет исе килә июньнән!

Ләйсән Якупова.

Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар

1 – Халыкара балаларны яклау көне.
2 – Рәссам-график, Русиянең атказанган, Башкортстанның халык рәссамы Эрнст Сәетовның тууына 90 ел.
3 – Педагогия фәннәре докторы, профессор, Русиянең һәм Башкорт­станның атказанган фән эшлеклесе, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Русиянең шәрәфле югары һөнәри белем бирү хезмәткәре Әлфис Гаязовка – 70 яшь.
4 – Башкортстанның халык артисты Зифа Баязитовага – 75 яшь.
5 – Экологлар көне;
– Бөтендөнья тирә-як мохитне саклау көне.
6 – Русиядә Пушкин көне;
– Урыс теле көне.
8 – Социаль хезмәткәрләр көне;
– “Урал батыр” эпосы көне.
9 – Халыкара дуслар көне.
10 – Шагыйрь Тимер Ниятшинга – 80 яшь.
12 – Русия көне;
– Уфа шәһәре көне.
14 – Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәт­кәрләре көне.
15 – Бөек Ватан сугышы яугире, майор Закирҗан Баишевның тууына 100 ел.
16 – Яңа 1448 һиҗри ел башы.
17 – Бөтендөнья корылыкка каршы көрәш көне.
20 – Башкортстанның мәдәният хезмәткәрләре көне.
21 – Медицина хезмәткәрләре көне.
22 – Хәтер һәм кайгы көне (Бөек Ватан сугышы башланган көн).
25 – Гашүрә көне (Мөхәррәм ае һәм Гашүрә бәйрәме).
26 – Башкортстанның халык язучысы Азат Абдуллинның тууына 95 ел.
27 – Бөтендөнья балыкчылык көне;
– Яшьләр көне.
29 – Партизаннар һәм подпольщиклар көне.

 

Сынамышлар

Июньдә иртән су буйлап томан агыла икән, кояшлы яхшы һава булачак.
Әгәр сандугач төне буе сайрый икән, икенче көнне көчле җил булачак.

Июнь ае җылы булса, уңыш яхшы булачак.

Июнь аенда яңгырдан соң салават күпере пәйда булса, һава торышы бик озак җылы булачак.

Төнлә яшен еш булса, уңыш мул булачак.

Әгәр тургай үз оясын җирдә кора икән, җәй бик коры булачак, ә агачта корса, яңгырлы була.

Әгәр миләш соң чәчәк ата икән, көз озын булачак.

Июньдә томан еш булса, гөмбәләр күп булачак.

Чәчәк атучы миләшкә бал кортлары күп җыелса, икенче көнне һава торышы яхшы булачак.

 

Фенолог күзәтүләре

1, 2 июнь яңгырлы булса, ай коры килер.

3 июньдә яңгыр яуса, “елак” көзгә.

4 июньдә көчле томан яисә чык төшсә, уңышлы ел килә.

5 июньдә кыярны ачык җиргә күчерәләр. Шуннан соң кыяр утыртмыйлар.

6 июньнән чын җәй башлана. Бу көнне, гадәттә, гөлҗимеш чәчәк ата.

7 июньдә юкә чәчәк ата. Үрдәкләр туктаусыз бакылдашса, яңгыр явар.

8 июньдә балыклар су өстенә чыгып уйнаса, тиз генә яңгыр яумас.

9 июньдә урман җилсез шауласа – яңгырга. Төнге чык озак кипмәсә – яшенгә.

10 июньдә көн тыныч, җилсез булса – мул уңыш көт.

11 июньдә күке кычкырса, алдагы ике-өч көндә көннәр матур торыр.

12 июньдә мул чык төшсә, аяз көнгә. Кичтән чык төшмәсә, иртәгә яңгыр явар.

13 июньдә яңгыр яуса, кыш суык килер.

14 июньдә иртән салават күпере чыкса, тагын яңгыр явар. Иртән кояш агарып чыкса да – яңгырга.

15 июньдә һава торышы матур булса, сентябрь җылы килер.

16 июньдә иртәнге томан су өстенә җәелсә, кояшлы көн көтә.

17 июньдә яңгыр яуса, ул ике-өч көнгә сузыла.

18 июньдә үлән гадәттәгедән хуш ислерәк булса – яңгырга.

19 июньнән соң чүп үләннәре үсеше акрыная.

20 июньдә эссе булса, арыш уңар.

21 июньдә күк күкрәсә – яңгыр тузанны гына басар. Күк күкрәп, яшен яшьнәсә – көчле яңгырга.

22 июнь – иң озын көн, иң кыска төн. Бу көнне печәнгә төшкәннәр. Җир җиләге пешә башлый.

23 июньдә салават күпере чыкса, икмәк мулдан булмый.

24 июньдә томан су өстенә җәелсә, гөмбә уңар.

25 июньдә черкиләр багана булып өскә күтәрелсә, иртәгесен коры көн булыр.

26 июньдә бал кортлары иртәдән эш башласа, көннәр матур торыр.

27 июньдә бакаларның коры җирдә сикерешүен күрсәгез, яңгыр көтегез.

28 июньдә иртәдән кыздырса, кичкә яшенле яңгыр булачак.

29 июньдә яңгыр яуса, аның тамчысына карагыз. Әгәр эре икән, ул иртәгә яумый, вак, пыскып торса, бер-ике көн дәвам итә.

30 июньдә көн аяз булса, җылы көз килә. Яңгыр яуса, көз дә яңгырлы була.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас