Уфа шәһәре хакимиятенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бәйрәм 12 июньдә Дуслык монументына һәм “Уфа – хезмәт батырлыгы шәһәре” стеласына чәчәкләр салу тантанасы белән башланып китәчәк.
“Русия йөрәгендә – Уфа” төп шәһәр чарасы В. И. Ленин исемендәге мәйданда, Урыс драма театры каршындагы мәйданда узачак. Программада: бәйрәм концерты, һөнәрчеләр ярминкәсе, гастрономия зонасы һәм партнерлардан активлык зоналары.
“Сәгать” фонтаны янындагы мәйданда Уфа шәһәре хакимияте Кубогына көрәш буенча турнир узачак. Республиканың иң яхшы көрәшчеләре төп милли спорт төрендә медальләр һәм кыйммәтле призлар өчен бәйге тотачак.
12-14 июньдә “Уфа-Арена” каршындагы мәйданда “Есть Фест” шәһәр рестораннары фестивале узачак. Чарада 80гә якын ресторан катнашачак. Фестиваль кунакларын гастрономия төрлелеге генә түгел, ә бай эчтәлекле концерт программасы да көтә: иҗади коллективлар һәм шәһәр кавер-төркемнәре чыгыш ясаячак. Югарыда күрсәтелгән ике мәйданчыкта “Уфа хәрәкәттә” һәм “Махсус хәрби операция тарихы музее” музей инфотракалары эшләячәк.
Ат спортын яратучыларны “Акбузат” ипподромы чакыра: 13.00 сәгатьтән Уфа шәһәре көне һәм Русия көне уңаеннан ат чабышлары башлана.
Сипайлово микрорайонындагы “Кашкадан” паркында берьюлы ике спорт чарасы узачак. Башта сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен физкультура-киңкүләм чара узачак, анда катнашучылар җиңел атлетика йөгерешләрендә, коляскаларда узышларда, гер спортында, дартста, озынлыкка сикерүдә, кәрзингә туп ыргытуда көчләрен сыный алачак. Күрше мәйданчыкта Уфаның Октябрь районы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында “Күңелле старт-2026” фестивале булачак.
Шул ук көнне Инорс микрорайонындагы ишкәкле слалом комплексында “Байдарка, каноэларда һәм ишкәкле слаломда ишү көне” Бөтенрусия комплекслы физкультура чараларының икенче төбәк этабы узачак.
“Беренче май” мәдәният һәм ял паркы барлык интеллектуаль һәм көч спорты төрләрен яратучыларны чакыра: монда шашка, шахмат һәм нарды, шулай ук гер спорты һәм армспорт буенча ярышлар узачак.
Ә Якутов исемендәге паркта Совет районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында “Әти, әни, мин – спорт гаиләсе” чарасы узачак. Гаиләләр эстафеталарда һәм спорт конкурсларында катнашачак.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.