Бөек Ватан сугышы елларында агитация һәм пропаганда эшен милли телләрдә оештыруга зур игътибар бирелгән
Галим һәм журналист, филология фәннәре кандидаты, “Кызыл таң” республика иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдиновның “Кызыл таң” гәзитенең 2026 елның 13 гыйнвар санында дөнья күргән “Гәзит – рухи корал” дип исемләнгән мәкаләсе милли матбугат үсешендә моңа кадәр бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән чорга кагыла. Бөек Ватан сугышы башлангач, идеология эшенең үзгәртеп корылуы, яңа шартларга көйләнүе милли матбугатка ихтыяҗ зурлыгын күрсәтә.
Хәрби частьларда, илнең оборонасына эшләгән предприятиеләрдә агитация һәм пропаганда эшен милли телләрдә оештыруга зур игътибар бирелә, үзәк гәзитләр СССР халыклары телләренә тәрҗемә ителә, фронтларда милли басмалар барлыкка килә.
Идеологик көрәшнең алгы сызыгында
Бөек Ватан сугышы башлангач, бик күп гәзит-журналлар чыгудан туктый. 1941 елның июлендә үк 39 үзәк гәзитнең 18е генә кала. 335 журналның 145е ябыла, калганнарының тиражы киметелә. Тематик юнәлешләре якын булган басмалар берләштерелә. Матбугатны кыскарту декабрь аена кадәр дәвам итә һәм ил буенча гомум тираж 38 миллионнан 18 миллион данәгә төшә.
Үзәк гәзитләрдән “Правда”, “Известия”, “Комсомольская правда”, “Красная звезда”, “Красный флот”, “Военное обучение”, “Сталинский сокол”, “Красный сокол” төп басмалар булып исәпләнә. Аларда “Совинформбюро” мәгълүматлары, Сталинның чыгышлары басыла. Илнең хәле, Кызыл Армиянең хәрби хәрәкәтләре, фронт һәм тыл бердәмлеге, совет солдатларының батырлыгы, тылдагы фидакарьлек яктыртыла.
“Красная звезда” гәзитенең 24 июньдә чыккан санында кечкенә генә мәкалә “Бөек Ватан сугышы” дип атала, соңыннан дүрт елга сузылган сугыш бу журналистар тарафыннан ашыгыч кына уйлап табылган мәкәләнең исеме белән атала башлый. Шушы ук санда басылган “Вставай, страна огромная...” дигән шигырь дәһшәтле җырга әйләнеп, оран булып яңгырый. Бу мисаллар сугышның башлангыч көннәрендә үк журналистларның хәлне аңлап, дөрес бәһалый алуы, вакытында кирәкле сүзне әйтә белүе турында сөйли. Мондый рәсми сүз аеруча 1941 елның тәүге айларында, совет гаскәрләре чигенеп, шәһәрләр бер-бер артлы дошман кулына калганлыктан, билгесезлек һәм төшенкелек хөкем сөргән вакытта мөһим була. Гәзитләр бердәнбер ышанычлы мәгълүмат һәм өмет чыганагына әйләнә. Юкка гына хәрби хәбәрче Илья Эренбург: “Тыныч вакытта гәзит – хәбәр итүче. Ә сугыш көннәрендә – сулар һава. Синең язмышың анда нәрсә язылуга бәйле”, – димәгән.
Иң йогынтылы гәзит, әлбәттә, “Правда” була. Аны саклап калуга, чыгаруга һәм таратуга төп игътибар бирелә. Немецлар Мәскәүгә якынлаша башлагач, редакциянең аппараты Куйбышев шәһәренә күчерелә. Тагы да бер запас редакция Казанда урнаша. Башкала дошман кулына эләккән очракта, Куйбышев һәм Казан редакцияләре илнең төп гәзитен чыгаруны дәвам итәргә тиеш була. Редакциядәге 240 хезмәткәрдән ел ахырына 147 кеше торып кала, шуларның 14е Мәскәүдә эшли, калганнары күчмә редакцияләргә җибәрелә. “Правда”ның махсус хәбәрчесе, билгеле язучы Борис Полевой язуынча, башкала журналистлары “барысы да казарма хәлендә – үзләренең кабинетларында эшли һәм яши. Дошман авиациясе аеруча еш борчыган вакытта эш подвалдагы бомбадан саклану урынына күчә, анда параллель эш үзәге бар”.
Агитация һәм пропаганда эшен киңрәк җәелдерү максатында эре предприятиеләрдә һәм илнең оборонасына эшләгән урыннарда “Правда”ның 30 күчмә редакциясе булдырыла: 7се – автозаводларда, 6сы – Кузбасс шахталарында, 2се – металлургия заводларында, 3се язгы чәчү барышын яктырту өчен – авыл хуҗалыкларында һәм 2се Мәскәү өлкәсендәге торф чыгару предприятиеләрендә һ.б. урнаша. Аларның максаты – хезмәт күрсәткечләрен күтәрү, хәрби продукция җитештерүне арттыру, социалистик ярышны киңрәк җәелдерү. (https://m.ok.ru/group/55739737767965/topic/154212713385245)
“Гәзит – рухи корал” дигән мәкаләдә телгә алынган башкорт телендәге “Правда” Мәскәү өлкәсендәге Классон исемендәге торф чыгару предприятиесендә нәкъ шул күчмә редакцияләрнең берсе тарафыннан чыгарыла.
Совет оборонасы өчен стратегик ягулык була торф, ул предприятиеләрне, электр станцияләрен, йортларны электр энергиясе белән тәэмин итү өчен чимал буларак файдаланыла. Илдә торф яткылыкларын үзләштерү, торф чыгару предприятиеләре төзү буенча зур эшләр башкарыла. Эшче куллар җитешмәү сәбәпле, Советлар Союзының төрле республикаларыннан хезмәткә яраклы кешеләр мобилизацияләнә. Республиканың милли архивында Башкортстан кызларының Мәскәү һәм Свердловск өлкәләренә, Удмуртиягә торф эшенә җибәрелүен раслаган документлар бар. Шуларның берсе – “Башкорт АССРның Халык Комиссарлары Советы белән ВКП(б) өлкә комитетының эшкә сәләтле халыкны торф предприятиеләренә мобилизацияләү турында” карары (Башкортстан милли архивы, Ф.122, оп. 23).
1944 елның 15 маенда кабул ителгән бу Карарда мобилизация планы да бар. Аңа ярашлы, Кушнаренко районыннан 36 кеше, Дәүләкәннән – 120, Иглиннан – 82, Дүртөйледән – 16, Уфа районыннан – 124, Чишмәдән – 252, Благовардан – 190, Бередән – 100, Олы Теләктән 80 кеше җибәрергә хәл ителә.
1942 елда Мәскәү өлкәсенә торф чыгаруга җибәрелгән кызлар арасында Бакалы районыннан Фәүзия Кашапова да була. Бу хакта “Одноклассники” социаль челтәрендә 2020 елда урнаштырылган мәгълүмат сакланган. “Без торфны тимер юл составларына төядек. Берсен озатуга икенчесе килә. Салкын һәм караңгы баракларда яшәдек, – дип хәтерли ул. – Сугыш сызыгы яп-якын, бомбалар ярылганы ишетелеп тора”. (https://m.ok.ru/group/59312103424040/topic/151249490746152).
1945 елда “Московская правда” мобилизацияләнгән кызлар арасында идеология эшенең ничек оештырылуы турында яза. “Быелгы мизгелдә торф чыгару предприятиесендә бу якка тәүге тапкыр килгән һәм урыс телен белмәгән башкорт кызлары күп эшләде, – диелә анда. – Предприятиенең партия оешмасы алар белән эшләү формасын тапты. Башкортча чыккан гәзитләр, брошюралар, шулай ук нәфис һәм сәяси әдәбият яздырылды, лекцияләр укылды, докладлар ясалды, әңгәмәләр үткәрелде. Һәм торф чыгаручылар үзләрен яхшы яктан күрсәтте. Наилә Зәйнуллина җитәкләгән комсомол-яшьләр бригадасы иң авыр участокларда норманы 200 процентка арттырып үтәде. Калган башкорт кызлары да начар эшләмәде.” (“Московская правда”, 1945, № 251).
Агитация һәм пропаганда эшен милли телләрдә, тыңлаучыларның туган телендә алып баруга бик зур игътибар бирелә. Түбәндәге язмалар шул хакта сөйли.
“Әхмәтҗанов башкортлар белән башкортча, татарлар белән татарча, лезгиннар белән лезгин телендә аңлату эше алып бара. Яугирләр аның гади, аңлаешлы чыгышларын игътибар белән тыңлый, аның йөзендә сорауларга төпле җавап бирә белгән, сугыш хәлләрен аңлата алган кешене генә түгел, алдынгы, абруйлы яугирне, мәгълүматлы иптәш һәм киңәшчене күрә. Агитатор алдында үзенең хис-тойгыларын ачып салудан, сөенеч һәм көенечләре белән бүлешүдән дә тартынмый.” (Милли электрон китапханә, “На защиту Родины”, 1943, № 75).
“Лейтенант Әбубәкиров милләте буенча үзбәк, әмма ул берничә телне белә, сугышчылар арасында биш телдә: үзбәк, казах, кыргыз, татар һәм башкорт телләрендә әңгәмәләр үткәрә. Алар төрле темага багышлана: фронтлардагы хәрби хәрәкәт, дисциплина, присяга, тыл тормышы, коралны саклау һ.б.” (Милли электрон китапханә, “Разгром врага”, 1943, №19).
Дошман кулында калган территорияләрдә тарату өчен үзәк басмаларны чит телләрдә дә чыгаралар. Мәсәлән, 1942 елда махсус пропаганда органнары тарафыннан немец, фин, румын телләрендә барлыгы 17 гәзит чыгарыла, хәрби әсирләр лагерьларында немец, румын һәм япон телләрендә басмалар дөнья күрә. (https://m.ok.ru/group/51361687470261/topic/68750908189621).
Немецлар да тик ятмый, урыс телендә гәзитләр чыгаруны җайга салып, алар аша совет кешеләренең аңын һәм зиһенен яуларга, рухын какшатырга омтыла, хезмәттәшлеккә өнди. Халыкның үзе өйрәнгән басмаларга ныграк ышанганын яхшы аңлап, 1941 елның сентябреннән Киевта урыс телендә “Правда” дигән гәзит чыгара башлыйлар. Ул Мәскәү партия оешмасы органы үрнәгендә дүрт битле атналык гәзит итеп эшләнә һәм бушлай таратыла. Редакторның фамилиясе, тиражы, чыгу көннәре һәм редакциянең адресы күрсәтелми. Күләме, форматы һәм бизәлеше совет гәзитен кабатлый, ә эчтәлеге Геббельс пропагандасына эшли: вермахтның җиңүләрен арттырып күрсәтә, совет төзелешен хурлый, СССРның басып алынган республикаларында оҗмах вәгъдә итә.
Ялган “Правда”ның тиражы берничә ай эчендә 257000 данәгә җитә. Моннан тыш, гәзитнең 12000 данә махсус чыгарылышы хәрби әсирләр лагерьларында таратыла. (https://ru -history.livejournal.com/1579827.html).
Кызыл Армия частьлары чигенгән вакытта техника һәм типография җиһазлары төрле сәбәпләр белән чыгарылмый кала һәм фашистлар шуннан файдалана. “Смоленские вести”, “Голос Крыма”, “Двинский вестник”, “Донецкий вестник”, “Новое время”, “Новый путь” дигән басмалар шулай барлыкка килә, хәтта “За Родину” дип аталганы да була. Болардан тыш, СССР халыклары телләрендә 100 гәзит чыгаралар, алар, башлыча, Русиядә, Белоруссиядә, Молдавиядә, Украинада һәм Балтыйк буе республикаларында таратыла. (https://studfile.net/preview/7835213/page:79/).
Югарыда язылганнар Бөек Ватан сугышының самолетлар һәм танклар белән генә алып барылмаганын, хәзергечә әйтсәк, мәгълүмат сугышы да булганын күрсәтә. Ике яктан да идеологик һәм психологик пропаганда көчле эшли. Һәм ул, башлыча, матбугат аша башкарыла.
Рәшидә МәһәдиевА,
филология фәннәре кандидаты, “Ватандаш” журналының баш мөхәррире.
(Дәвамы бар).