

Су өстендә җырын суза
Энә карагы –
Онытканмы Су анасы
Алтын тарагын?
Юк инде, юк...
Алтын төсле
Нуры кояшның!
Июльнең чагу төсеннән
Күзең камашыр!
Июльнең тәмле исеннән
Әйләнер башың –
Җиләкләрне балландырган
Июль кояшы.
Утлы шул бигрәк карашы
Июль кызының!
Өтеп алыр, ятсаң эшсез,
Озак кызынып....
...Эссе көне дә тоташты
Хуш исле кичкә...
Кышларын шул җылы кичләр
Төшәрләр искә...
Ләйсән Якупова.
Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар
1 – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне;
– Русия Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Башкортстан гыйльми тикшеренү институты оештырылуга 70 ел.
2 – Халыкара спорт журналистлары көне;
– Башкортстанның халык артисты Миңнегаят Сафинага – 75 яшь.
3 – ЮХХДИ хезмәткәрләре көне.
4 – Халыкара кооперация көне.
5 – Диңгез һәм елга флоты хезмәткәрләре көне;
– физика-математика фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның мәгариф отличнигы Рөстәм Әхмәтовка – 75 яшь.
8 – Бөтенрусия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне;
– Бөтендөнья аллергиягә каршы көрәш көне;
– Социалистик Хезмәт герое, машинист-инструктор Рәшит Мануровның тууына 100 ел.
10 – Ленинградны геройларча обороналау башлануга 85 ел.
11 – Бөтендөнья Җирдә яшәүче халыклар көне;
– педагог-методист, педагогия фәннәре кандидаты Вәкил Хуҗинга – 80 яшь;
– биология фәннәре кандидаты, селекционер Фәридә Садыйковага – 70 яшь.
12 – Русия почтасы көне;
– Балыкчылар көне;
– “Өмет” республика яшьләр гәзите чыга башлауга 35 ел.
14 – Дәүләт пенсияләре турында закон кабул ителүгә 70 ел;
– умартачы, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Ивний Шәфыйковка – 90 яшь;
– күренекле спортчы, халыкара шашка уеннары буенча 1999 елдан Русия гроссмейстеры Гүзәл Георгиевага – 50 яшь.
15 – РСФСРның атказанган, БАССРның халык артисты Наҗия
Аллаяровага – 90 яшь.
17 – Русия диңгез авиациясе оештырылган көн;
– Башкортстанның халык язучысы Ногман Мусинның тууына 95 ел;
– сценограф, рәссам, БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Наил Байбуринның тууына 70 ел.
18 – Башкорт аты көне.
19 – Металлурглар көне;
– Башкортстанның халык артисты Лилия Ишемьяровага – 50 яшь.
20 – Дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе, икътисад фәннәре кандидаты, Башкортстанның атказанган хезмәтләндерү тармагы хезмәткәре Наил Котышевның тууына 100 ел.
23 – Бөтендөнья кит һәм дельфиннар көне.
24 – Кадастр инженерлары көне;
– Черниковка шәһәре Уфага кушылуга 70 ел.
25 – Русиянең тәфтиш органнары хезмәткәрләре көне;
– Сәүдә хезмәткәрләре көне.
26 – Хәрби-Диңгез флоты көне;
– Эсперанто көне.
29 – Шагыйрә Зөһрә Фәйзуллинаның тууына 80 ел.
30 – Халыкара дуслык көне.
31 – Система администраторлары көне.
Сынамышлар
* Июль эссе булса, декабрь суык килә.
* Әгәр июль иртәсендә томан суга таралса, яхшы һава торышы көт.
* Әгәр иртән чык булмаса, кичкә яңгыр явачак.
* Июль иртәсендә җылы яңгыр явып китсә, көндез һава торышы яхшы булыр.
* Әгәр июльдә билчән күп икән – суык кыш көтегез. Кузгалак күп булса, кыш җылы килер.
* Үрмәкүч оясыннан чыгып, яңа ятьмә үрә икән, яхшы һава торышына.
* Карлыгачлар очканда канатлары белән суга тиеп алсалар – яңгырга.