Тарихка күз салсак, 1574 елның язында Агыйдел белән Караидел елгалары кушылган урында, биек ярымутрауда Уфа крепостена нигез салына. Ул тулысынча хәзерге Дуслык монументы урынына туры килә. Аның мәйданы — 1,2 гектар, стенасының озынлыгы 440 метр чамасы булган.
Шул ук елда Уфага укчылар отряды башында шәһәрнең беренче воеводасы Михаил Нагой килә. Ул Явыз Иванның хатыны, Кабарда кенәзе Темрюкның кызы Мариянең дусты була. Беренче воеводаның исем-шәрифләрен Михаил Ногай дип тә аңлаталар.
Географ, тарихчы, төбәк тарихын өйрәнүче Петр Рычков Уфа шәһәре турында болай дип язган: “…Между восьми великих и глубоких буераков, из которых в одном, кой идет поперек города, течет речка, именуемая Сутолокой”.
1586 елдан Уфа шәһәр дип атала башлый. 1802 елда Уфага губерна шәһәре статусы бирелә, ул үсә һәм зурая.
ХХ гасырның 20-30нчы елларында шәһәр зур үсеш кичерә, тулай сәнәгать продукты 16 тапкыр арта. Сугышка кадәрге елларда Уфада сәнәгать комбинаты, моторлар төзү, нефть эшкәртү заводлары, ТЭЦ сафка баса.
Уфа янында мотор һәм казан-турбина заводлары төзү белән бәйле, БашЦИКның Кече Президиумы 1931 елның 23 декабрендә Черниковск поселок Советы оештырырга карар итә. 1936 елда бу территорияләр Уфага кушыла, ә Черниковск поселок Советы үзәге Моторное авылында булган Черниковск район Советы итеп үзгәртелә. Уфаның яңа Сталин районы шулай барлыкка килә, 1941 ел башына ул эре сәнәгать төбәгенә әверелә.
Бөек Ватан сугышы вакытында шәһәргә дистәләрчә сәнәгать предприятиеләре, дәүләт оешмалары, кайбер фәнни-тикшеренү институтлары, Коминтерн хезмәткәрләре, Украина язучылары эвакуацияләнгән.
Төбәктә бик күп сәнәгать предприятиеләре эшли, аларда меңнәрчә кеше хезмәт сала, шәһәр Советы башкарма комитетына үзәктән 15-20 километрда урнашкан район белән идарә итү шактый катлаулаша. 1944 елның 5 декабрендә РСФСР Югары Советы Президиумы указы белән Уфаның Сталин районы Черниковск шәһәре итеп үзгәртелә.
Сугыштан соңгы елларда шәһәрнең территориясе дә, анда сәнәгать предприятиеләре саны да үсә, аны районнарга бүлү ихтыяҗы туа. Шәһәрне үстерү һәм төзү проекты 1942-43 елларда ук Одессадан эвакуацияләнеп килгән архитектор В. Л. Фельдштейн тарафыннан тәкъдим ителгән була. РСФСР Югары Советы Президиумының 1952 елның 25 февралендәге указы белән Черниковск шәһәре Сталин, Калинин һәм Орджоникидзе районнарына бүленә.
Бу вакытта Черниковск шәһәре чикләре Уфага нык якын килә. БАССР Югары Советы Президиумының 1956 елның 24 июлендәге указы нигезендә Уфа һәм Черниковск берләштерелә.
Бүген Уфа — берничә аерым массивтан торучы, 7 районлы мәдәни-сәяси-иҗтимагый үзәк. Калинин, Дим, Киров, Ленин, Октябрь, Орджоникидзе һәм Совет районнарында йөзләрчә милләт вәкилләре дус һәм тату яши.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.