+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
2 Августа , 04:02

Тамчылап тәмләп калыгыз августны...

Җәйнең соңгы аена кердек...

Тамчылап тәмләп калыгыз августны...Тамчылап тәмләп калыгыз августны...
Тамчылап тәмләп калыгыз августны...

Өтми инде, тик иркәли
Кояшы.
Килә әле, килә җәйне
Тоясы.
Хөрмәтләп озату кирәк
Җәй дусны.
Тамчылап тәмләп калыгыз
Августны...
Сулап туймас куе, тәмле
Һавасы...
Килә инде, килә җәйдә
Каласы...

Ләйсән Якупова.

Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар

1 – Акробатика спорты тренеры, РСФСРның атказанган тренеры, БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Марат Шәмигуловның тууына 100 ел;
– галим, публицист, сценарист, филология фәннәре кандидаты,
З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты доценты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстанның Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты Гөлчәчәк Саламатовага – 50 яшь.
2 – Русия Һава-десант гаскәрләре көне;
– Тимер юлчылар көне.
5 – БАССРның халык артисты Әхәт Хөсәеновка – 80 яшь.
6 – Хиросима көне. Бөтендөнья атом-төш коралын тыю көне;
– Русиянең тимер юл гаскәрләре көне;
– данлыклы режиссер, РСФСРның халык артисты, Русиянең Дәүләт һәм БАССРның Салават Юлаев исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, РСФСРның, БАССРның, Татарстанның һәм Төньяк Осетия-Аланиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Халыклар дуслыгы, Почет һәм Салават Юлаев орденнары кавалеры Рифкать Исрафиловка – 85 яшь.
8 – Физкультурачылар көне;
– Халыкара альпинистлар көне;
– “Кызыл таң”ның элекке журналисты, шагыйрә, филология фәннәре кандидаты Ләйсән Кәшфигә – 60 яшь;
– танылган җырчы, БАССРның халык артисты Фәрит Бикбулатовның тууына 90 ел.
9 – Төзүчеләр көне;
– Бөтендөнья төп халыклар көне;
– Нагасаки көне.
11 – Русиянең һәм БАССРның халык артисты, Русиянең Дәүләт, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премияләре лауреаты Олег Хановның тууына 75 ел.
12 – Хәрби-һава көчләре көне;
– Халыкара яшьләр көне.
13 – Халыкара сулагайлар көне.
14 – Башкортстанның халык артисты Зифа Дәүләтбаевага – 60 яшь.
15 – Археологлар көне.
16 – Русиянең һава флоты көне.
17 – Уфаның элекке баш архитекторы, РСФСРның атказанган архитекторы, “Почет билгесе” ордены кавалеры Фәрид Рехмуковның тууына 100 ел;
– техник фәннәр докторы Ленар Абдуллинга – 50 яшь.
18 – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Рәнис Алтынбаевка – 50 яшь.
20 – Шагыйрә, журналист, публицист, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты, Салават Юлаев ордены кавалеры Зөһрә Котлыгилдинага – 75 яшь.
22 – Русиянең Дәүләт флагы көне;
24 – Мәүлит киче.
25 – Җәлилчеләрне искә алу көне;
– шагыйрь, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Радик Хәкимҗанга – 85 яшь;
– Башкортстанның атказанган архитекторы Урал Ураксинның тууына 75 ел.
27 – Русия киносы көне.
– Ырынбурдагы кәрвансарай ачылуга 180 ел.
31 – Ветеринария хезмәткәрләре көне;
– Блог көне.

Сынамышлар:

* Августның беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, кыш озын һәм карлы булыр.
* Томан озак таралмый торса – аяз көнгә.
* Август яңгырсыз килсә, җылы һәм коры көзгә.
* Августта бәс төшсә, иртә кышка ишарә.
* Августта берничә тапкыр яшен булса, көз озак булыр.
* Августта каенда сары яфраклар күп булса, көз иртә килер.
* Җылы, яңгырлы август – гөмбә уңышына.
* Августта торналар төркем-төркем булып, җылы якка китсә, кыш иртә килер.

Фенолог язмалары

1 август көнне яңгыр яуса, көз елак, коры булса – көз дә шундый килә.
2 август – бу көнне коры булса, алты атна буе шундый һава торышы сакланыр. Әгәр яңгыр яуса, алты атна тоташ яңгыр явар.
3 августта көне буе яшенле яңгыр яуса, боз да көтегез.
4 августта кичке томан җир өстенә җәелсә, эссе көннәр киләчәк.
5 августта күктә каурыйсыман болытлар күренсә, көннәр суыта.
6 августта күке түбәннән очса – яңгырга.
7 август иртәсе суык булса, кыш та шундый булыр.
8 августта имән чикләвеге күп икән, ел уңышлы булыр.
9 августта тирес коңгызы кичен җиргә якын оча икән, көннәр матур торыр.
10 августта кырмыскалар үз ояларын зурайта икән, иртә, суык кыш көт.
11 августта өлгергән солы икенче тапкыр яшелләнсә, көз елак булыр.
12 августта һава бөркү, чебен-черки усал булса – яңгырга.
13 августта яңгыр алдыннан салават күпере чыкса, начар һава торышы озакка дип җыенып килер.
14 август нинди булса, 28е дә нәкъ шундый.
15 август – әгәр җил төшкә кадәр кояш уңаена әйләнеп, төштән соң, кирегә борылса – аяз көннәргә ишарә.
16 август нинди, 19 декабрь шундый.
17 августта нинди һава торышы хакимлек итсә, ноябрь ае да шундый булыр.
18 августта көндез аяз булып, кичкә таба болытлар куера башласа, һава торышы бозыла.
19 августта нинди һава торышы булса, Пыкрау (14 октябрь) һәм гыйнвар да шундый килер.
20 августта кояш чыккач, томан таралып бетсә, көннәр матур торыр.
21 августта җил көчле була икән, атна-ун көн җилле булыр.
22 августта чык никадәр күп төшсә, иртәгәсе көн шул кадәр эссе булыр.
23 августта елга-күлләр өстендәге су тын икән, кыш тыныч, бурансыз булыр. Көн уртасында дулкыннар күренсә, кыш суык килер.
24 августта кояш чыкканда яңгыр яуса, ул берничә көнгә сузылыр.
25 августта яңгыр яуса, “әбиләр чуагы” кыска булыр. Җылы һәм аяз булса – ак гөмбә уңар.
26 августта төне буе ябалак кычкырса, һава торышы үзгәрә.
27 августта йомшак җил – аяз көзгә. Җил дуласа, сентябрь салкын һәм елак булыр.
28 августта көн матур булса, 13-21 сентябрь көннәре яңгырлы булыр.
29 августта торналар китеп бетсә, Пыкрауга (14 октябрь) салкын булыр.
30 август – чикләвек уңышы мул булса, киләсе елга арыш уңар.
31 август аяз булса, сентябрьнең беренче атнасы яңгырлы булыр.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас