+8 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
22 Августа , 04:05

Берләштерүче символ ул

22 август – Русия Дәүләт флагы көне22 августта илебезнең күпмил­ләтле халкы Русия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен билгеләп үтә. Әлеге чагыштырмача яңа бәйрәм Русиянең демократик федератив дәүләт буларак яңарышын гәүдәләндерә. Флагка хөрмәт күр­сәтү – үз тарихыбызга, мәдә­ниятебезгә һәм гореф-гадәт­ләребезгә хөрмәт, халыклар арасында тынычлыкны һәм милләтара татулыкны саклауның мөһим күренеше.

Берләштерүче символ улБерләштерүче символ ул
Берләштерүче символ ул
Русия Федерациясе Дәүләт флагы көнен билгеләү ил Президентының 1994 елның 20 августындагы указы нигезендә гамәлгә куелды. Нәкъ менә 1991 елның 22 августында Мәскәүнең Ак йорты өстендә беренче тапкыр өч төсле тарихи Русия флагы күтәрелде.

Флаг, Герб һәм Гимн – дәүләтнең аерылгысыз символлары. Алар рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне, горурлык хисен чагылдыра, халыкның милли-мәдәни үзенчәлеген билгели. Дәүләт символларына ихтирамлы караш һәрберебездә гражданлык һәм патриотик үзаң формалаштыра, Ватанга мәхәббәт хисе уята.

Флагның беренче тапкыр искә алынуы Борынгы Русь чорына, XII гасырга карый: “Повесть временных лет” елъязмасында кенәз Владимир Мономахның Византиядән алтын ефәк байрак алып кайтуы, аның христиан дине һәм дәүләт власте символына әверелүе турында язылган.

Вакытлар узган саен флаг берничә тапкыр үзгәргән. Хәзерге өч төсле рәвешен ул 1705 елда ала: Петр I сәүдә корабларына бөркет рәсеме булмаган, ак-зәңгәр-кызыл төсләрдән торган байракны кулланырга боерган. Коры җирдә триколор 1806 елдан кулланыла.

Патша Александр II идарә иткән чорда, 1858 елда, кара, сары һәм ак полосалардан торган яңа империя флагы кабул ителә. Шулай итеп, илдә бер үк вакытта ике флаг кулланыла башлый: кара-сары-ак төсләр бәйрәм көннәрендә дәүләт биналарына эленә, ә ак-зәңгәр-кызыл төсләр – шәхси йортларда. Соңрак, 1883 елның 28 апрелендә, Александр III указы белән ак-зәңгәр-кызыл флаг бердәнбер дәүләт символы дип игълан ителә. Ә 1918 елның апрелендә ул кызыл комач белән алмаштырыла.

Аклы-зәңгәрле-кызыллы флаг, тарихи чорларны үтеп, 1994 елда яңадан Русиянең дәүләт символы статусын алды. Бүген илебез динамик үсеш юлында, дөньяның бөек дәүләте статусын кайтара. Хәзер безнең дәүләт флагын Җир шарының барлык почмакларында да беләләр. Андагы һәр төс үзенә күрә бер мәгънәгә ия: ак төс – азатлык һәм бәйсезлекне, зәңгәр – ышаныч һәм рухиятне, кызыл бөеклек һәм куәтне гәүдәләндерә. Әлеге сыйфатлар безнең җәмгыятьне берләштерә, илнең бердәмлеген һәм бөтенлеген чагылдыра.

Хәзерге көндә дә флаг илебезнең иксез-чиксез киңлекләрендә яшәүче күпмилләтле халкыбызны дәүләтчелегебезне, хокукларыбызны яклау һәм буыннар бәйләнешен саклап калу омтылышында берләштерә. Флаг ватандашларыбызның хезмәтен, фәнни ачышларын һәм икътисад, социаль өлкә, мәдәният һәм спорттагы казанышларын берләштерүче символ булып тора.

Балаларыбызда һәм оныкларыбызда дәүләт флагына ихтирам хисләрен тәрбияләп, без аларда гражданлык хисе, Ватанга мәхәббәт уятабыз. Тынычлыкны һәм иминлекне, төрле милли һәм дини гореф-гадәтләрне саклап калуга һәм үстерүгә юнәлтелгән бердәм омтылышыбыз Русия Федерациясенең көч-куәтен арттыруга этәргеч бирә.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.


Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас