

Агачларның яфраклары
Шыбырдашалар тынгысыз:
“Көзләр килә! Көзләр килә...
Үзгәрешләр котылгысыз...”
Килеп җиткән сентябрь
шул –
Бераз салкын, бераз сабыр,
Киемнәре катлы-катлы:
Берсе – алтын,
берсе бакыр.
Дөнья моңлы. Үткән җәйгә
Ул рәхмәтен әйткән кебек...
Яңа җырлы, көзге нурлы
Хикәятен көткән кебек...
Ләйсән Якупова.
Сынамышлар
* Сентябрьдә күк күкрәсә, көз – җылы, кыш карлы булыр.
* Сентябрь җылы һәм коры булган саен, кыш соңрак килә.
* Сентябрь салкын булса, кышын кар тизрәк эри, яз тизрәк килә.
* Пәрәвезләр күп очса, көз – җылы, кыш салкын килер.
* Яфраклар коелырга ашыкмаса, алда зәмһәрир кыш көтә.
* Әгәр сентябрьдә имәндә чикләвек күп икән, Раштуа алдыннан бураннар дулар.
* Әгәр көзен каен яфраклары агачның очыннан саргая башласа, яз – иртә, астан саргайса – соң килер.
* Сентябрьдә кырмыскалар үлән өстендә чабышса, кар тирән булып ятар. Астан йөрсә – кыш озын булыр.
* Торналар югары очса, матур, җылы көз озак торыр.
Фенолог язмалары
1 сентябрьдә нинди һава торышы торса, көз шундый булыр.
2 сентябрьдә җил көньяктан иссә – җылыга, көнчыгыштан иссә – эсселеккә, көнбатыштан иссә – яңгырга, төньяктан иссә – корылыкка.
3 сентябрьдә каен яфраклары саргаеп бетсә, әбиләр чуагы озак була, салкыннар соң килә.
4 сентябрьдә көн кояшлы булса, октябрь дә җылы килә.
5 сентябрьдә кичен томан төшсә, көннәр җылы торыр.
6 сентябрьдә яуган яңгыр – коры көз һәм киләсе елга муллык билгесе.
7 сентябрьдә төштән соң яңгыр яуса, ул озак вакытлы булыр.
8 сентябрьдә каен һәм имән яфраклары коелмаса, кыш суык булыр.
9 сентябрьдә күктә өер-өер болытлар күренсә, кыска вакытлы яңгырлар явып узар.
10 сентябрьдә чикләвек күп, гөмбә аз булса, кыш карлы һәм суык булыр.
11 сентябрьдә торналар җылы якка китсә, кыш иртә килер.
12 сентябрьдә пәрәвез үсемлекләргә чорналса, көннәр җылы торыр.
13 сентябрьдә көньяктан искән җил солы уңышының мул булуына ишарә.
14 сентябрьдә кояш кызарып баеса, көннәрне суыта.
15 сентябрьдә кичен җил көчәеп, юнәлешен үзгәртсә, һава торышы бозылыр.
16 сентябрьдә иртән томан төшсә, коры, аяз көннәр көтегез.
17 сентябрьдә иртән яңгыр яуса, төшкә кадәр туктар.
18 сентябрьдә урманда миләш аз икән – октябрь коры, күп булса, яңгырлы килер.
19 сентябрьдә иртән агачларда бәс күренсә, кыш карлы булыр.
20 сентябрьдә чыршы, нарат күркәсе күп булса, киләсе елга сабанашлык культуралары, борчак һәм кыяр уңар.
21 сентябрьдә куяннар тунын акка алыштыра башласа, тиздән кыш җитә дигән сүз.
22 сентябрьдә черкиләр күренсә, кыш җылы килер.
23 сентябрьдә гөмбә күп икән, кар аз булыр, яки киресенчә.
24 сентябрьдә кырмыскалар ояларын биек итеп өйсә – кыш суык булыр.
25 сентябрьдә җил тынмыйча һәм юнәлешен үзгәртеп иссә, һава торышы бозыла.
26 сентябрьдә көнчыгыштан искән җил юнәлешен көнбатышка үзгәртсә, яңгырлар килер.
27 сентябрьдә көнбатыштан җил берничә көн рәттән иссә, һава торышы бозыла.
28 сентябрьдә торналар китсә, өч атнадан беренче суыклар килә.
29 сентябрьдә җылы якка китмәгән сыерчыклар күрәсез икән, октябрь дә җылы килер.
30 сентябрьдә торналар очса, Покрауда
(14 октябрь) суык булыр.
Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар
1 – Белем көне;
– Бөтендөнья тынычлык көне;
– Тынычлык өчен профсоюзлар хәрәкәте көне;
– шагыйрә, Башкортстанның аткзанган мәдәният хезмәткәре Фәния Чанышеваның тууына 100 ел;
– Башкортстанның халык шагыйре Кадим Аралбаевка – 85 яшь;
– язучы Наҗия Игезҗановага – 80 яшь.
2 – Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланган көн;
– Русия гвардиясе көне;
– Мәскәү шәһәре көне;
– журналист, Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты Венера Ситдыйковага – 60 яшь.
3 – Башкортстанның халык рәссамы Альфред Штабельнең тууына 100 ел;
– “Кызыл таң”ның элекке журналисты, Казан дәүләт университеты профессоры, филология фәннәре докторы Илдар Низамовның тууына 90 ел;
– журналист, дәүләт эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты Зөфәр Тимербулатовка – 75 яшь.
4 – Ядро тәэминаты белгечләре көне.
5 – Халыкара хәйрия көне.
6 – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне.
7 – Медицина фәннәре докторы, СССР сәламәтлек саклау отличнигы, Башкортстанның атказанган табибы Игорь Мамлиевның тууына 75 ел.
8 – Журналистларның халыкара теләктәшлек көне;
– Финансистлар көне;
– Халыкара грамоталылыкны җәелдерү көне.
9 – Бөтендөнья матурлык көне;
– СССРның, РСФСРның халык артисты, БАССРның атказанган артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Салават Юлаев ордены кавалеры Гөлли Мөбәрәкованың тууына 90 ел.
10 – Нәширә, мөхәррир, тәрҗемәче, Башкортстанның аткзанган мәдәният хезмәткәре, В. Исхаков һәм М. Акмулла исемендәге премияләр лауреаты Динә Морзакаевага – 75 яшь.
11 – Башкортстан халыкларының милли киеме көне.
13 – Танкистлар көне;
– Программистлар көне;
– Халыкара фашизм корбаннарын искә алу көне;
– Бөтендөнья торналар көне.
15 – Халыкара демократия көне;
– Санитар-эпидемиология хезмәткәрләре көне;
– Салават башкорт дәүләт драма театрына нигез салучыларның берсе, Башкортстанның халык артисты Газизә Насыйрованың тууына 110 ел;
– журналист, публицист, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Салават Юлаев ордены кавалеры, Шаһит Ходайбирдин һәм Ким Әхмәтҗанов исемендәге премияләр лауреаты Марсель Котлыгалләмовка – 85 яшь.
16 – Халыкара озон катламын саклау көне.
18 – “Кызыл таң”ның элекке журналисты, профессор, БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Русиянең югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре Камил Гыйрфановның тууына 100 ел;
– Секретарьлар көне.
19 – Корал ясаучылар көне.
20 – Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне;
– урыс язучысы, тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе Сергей Аксаковның тууына 235 ел.
21 – Халыкара тынычлык көне;
– күренекле курайчы, Башкортстанның халык артисты Йомабай Исәнбаевның туына 135 ел.
22 – Бөтендөнья автомобильсез көн.
24 – Күренекле татар язучысы, журналист һәм публицист Мәхмүт Галәүнең тууына 140 ел.
25 – БАССРның атказанган рәссамы Әмир Арслановның тууына 100 ел.
26 – Дөнья күләмендә танылган, Халыкара сәнгать бәйгеләрендә Гран-при яулаган опера җырчысы, Русиянең, Башкортстанның, Татарстанның һәм Абхазиянең халык артисты, Салават Юлаев һәм Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры Илдар Абдразаковка – 50 яшь.
27 – Машина эшләүчеләр көне;
– Бөтендөнья туризм көне;
– Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне.
29 – Халыкара йөрәк көне.
30 – Халыкара тәрҗемәчеләр көне;
– Русиядә Интернет көне.