+8 °С
Ачык
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
8 сентябрь , 06:20

Һәр телнең үз хикмәте бар

Башкортстанда 196 мең укучы Русия халыклары телләрен өйрәнә.

Һәр телнең үз хикмәте барҺәр телнең үз хикмәте бар
Һәр телнең үз хикмәте бар
Русия халыклары телләре көне алдыннан Башкортстан статистиклары республикада телләрнең күптөрлелеген ничек саклаулары турында сөйләделәр.

Бүген, 8 сентябрьдә, илебездә 2025 елның ноябрендә Дәүләт башлыгы указы белән гамәлгә кертелгән бәйрәм – Русия халыклары телләре көнен билгеләп үтәләр. Аның максаты – илдәге телләрнең күптөрлелеген саклап калу һәм туган телләрне популярлаштыру.

Күпмилләтле Башкортстан бу эшкә сизелерлек өлеш кертә. Биредә телләр аралашу чарасы буларак кына түгел, ә буыннан-буынга тапшырыла торган тере мәдәни мирасның бер өлеше буларак та кабул ителә, дип ассызыклыйлар «Башстат»та.

Республика мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында туган телләрне өйрәнүгә җитди караш булдырылган. Төп белем бирү теле – урыс теле, әмма шул ук вакытта уку планнары һәм программалары нигезендә туган телләрне өйрәнергә һәм үзләштерергә мөмкинлек бирелә.

«Бу уку елы башына дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларында Русия халыклары телләрен (урыс теленнән тыш) аерым фән буларак 196 меңнән артык укучы өйрәнә. Шулардан башкорт телен – 156,2 мең кеше, татар телен – 34,3 мең, мари телен – 2,9 мең, чуваш телен – 2,2 мең, удмурт телен – 595 укучы сайлаган», – диелә «Башстат» хәбәрендә.

Мәктәпкәчә белем бирү шулай ук телләр төрлелеген дә исәпкә ала. Узган ел ахырына Башкортстанның балалар бакчаларында 186,2 мең бала тәрбияләнгән. Аларның 91,2 проценты, яки 169,8 мең малай һәм кыз, урыс телендә белем һәм тәрбия алган. Башкорт телендә белем алучы төркемнәргә – 18,8 мең (10,1 процент), татар телендә – 1,9 мең (1 процент) бала йөргән. 200дән артык сабый төркемнәрдә чуваш һәм удмурт телләрендә шөгыльләнгән.

Әлбәттә, телләрне саклауда китапханәләр мөһим роль уйный. Башкортстан Мәдәният министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2025 ел ахырына республиканың китапханә челтәре 1559 учреждениедән торган. Русия халыклары телләрендәге әдәбият фонды (урыс теленнән тыш) 5,3 миллион данә булган – бу китапханә фондының гомуми күләменең 20,6 процентын тәшкил итә.

«Һәр халыкның теле – традицияләрне, кешегә хөрмәт, Ватанга һәм гаиләгә мәхәббәтне үз эченә алган мәдәниятенең нигезе», – ди Башкортстан статистиклары.

Динар Кәлимуллин фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас