

Бүген «Башкортостан» дәүләт концертлар залында Башкортстан буенча "Росгвардия" идарәсенең оешуына 10 ел тулуга багышланган тантаналы җыелыш узды. Чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты һәм хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Республика Башлыгы үзенең чыгышында "Росгвардия" хезмәткәрләренең республикада уздырылган эре чаралар вакытында хәвефсезлекне тәэмин итүдә катнашуын, шулай ук катлаулы хезмәт командировкаларында бурычларын үтәвен билгеләп үтте.
Башкортстан буенча "Росгвардия" идарәсенең беренче җитәкчесе полиция генерал-майоры Вячеслав Андреев булган. Аннан соң идарәне полиция генерал-майоры Александр Бурдо җитәкләгән. Хәзер ведомство башлыгы – полиция полковнигы Александр Голуб.
Радий Хәбиров махсус хәрби операция зонасында бурыч үтәүче хезмәткәрләрне дә аерым билгеләп үтте. Алар арасында Русия Герое, полиция подполковнигы Николай Злобин да бар.
Республика Башлыгы сүзләренчә, Башкортстан "Росгвардия" составында оештырылган Салават Юлаев исемендәге ике ирекле батальонны техника, корал һәм саклану чаралары белән тәэмин итүне дәвам итәчәк.
Республикада яшьләр белән эшләүгә дә игътибар бирелә. Уфа, Стәрлетамак һәм Дүртөйле мәктәпләрендә "Росгвардия"нең 16 профильле сыйныфы эшли. Аларда 382 кадет белем ала. Бу сыйныфларны тәмамлаучылар ведоствоның югары уку йортларына кергәндә өстенлекләргә ия.
Чарада Александр Голуб республика җитәкчелегенә ведомство эшенә игътибар һәм ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, республикада хәвефсезлекне тәэмин итүдә "Росгвардия" белән төбәк җитәкчелеге бергә эшли.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102
Фото: glavarb.ru