+1 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
20 Октября , 16:57

Александр Шельдяев Башкортстанның юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен бүләкләде

Добавить в предпочтительные источники Google
Александр Шельдяев Башкортстанның юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен бүләкләдеАлександр Шельдяев Башкортстанның юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен бүләкләде
Александр Шельдяев Башкортстанның юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен бүләкләде

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры вазифаларын башкаручы Александр Шельдяев Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Ул тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм юл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлешләрен билгеләп үтте.

Быел юлчылар алдында зур бурычлар тора: кимендә 900 чакрым юлны һәм күперләрнең 2000 погон метрдан артык өлешен норматив хәлгә китерергә кирәк. «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты кысаларында 221 чакрым юлны файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Александр Шельдяев билгеләп үткәнчә, Башкортстанның юл челтәре озынлыгы 52 мең чакрымнан артып китә. Бу күрсәткеч буенча республика Русиядә икенче, Идел буе федераль округында беренче урында тора. Тармакта якынча 10 мең кеше эшли.

— Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә юл челтәре ел саен киңәя, яңа объектлар төзелә, республика халкы өчен транспорт мөмкинлекләре арта, юлларда йөрү уңайлырак була, — диде Александр Шельдяев.

Соңгы елларда төбәктә берничә зур инфраструктура проекты гамәлгә ашырылган. 2024 елда Уфаның Көнчыгыш чыгу юлы файдалануга тапшырылды. Озынлыгы 13 чакрымга якын булган яңа транспорт коридоры Зауфимье районын шәһәр үзәге белән тоташтырды һәм башкала урамнарындагы йөкләнешне киметергә ярдәм итте.

2025 елда М-12 «Восток» федераль трассасының яңа участогында хәрәкәт ачылды. Юлның 205 чакрымы Башкортстан территориясеннән үтә, шуның 65 чакрымы Илеш, Дүртөйле һәм Чакмагыш районнарындагы торак пунктларны урап уза. Нәтиҗәдә, йөк транспорты авыллардан читкә чыгарылды, ә Екатеринбург, Казан, Мәскәү һәм башка эре шәһәрләргә бару вакыты якынча 1,5 тапкырга кыскарды.

Мөһим проектлар арасында Уфада Пугачев һәм Галле урамнарын реконструкцияләү, Борай һәм Дүртөйле районнарында Танып елгасы аша ике күпер төзү, Дүртөйле районында Агыйдел аша күперне ремонтлау бар. Шулай ук Салават шәһәрен урап узучы Р-240 трассасын киңәйтү эшләрен тәмамлау планлаштырыла. Дүрт полосалы юл республика районнарының транспорт мөмкинлекләрен яхшыртырга һәм сәфәрләрне уңайлырак итәргә тиеш.

— Мондый зур юл челтәрен карап тоту даими игътибар һәм бердәм эш таләп итә. Юлчыларның һөнәри осталыгы һәм җаваплылыгы нәтиҗәсендә юлларның сыйфатын яхшырту һәм хәрәкәт иминлеген арттыру бурычларын эзлекле хәл итәбез. Яңа объектлар төзү генә түгел, булган инфраструктураны саклау да мөһим, — дип ассызыклады Александр Шельдяев.

Тантаналы чара юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен бүләкләү һәм бәйрәм концерты белән тәмамланды.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев