Бу юлы якташ-яугирләргә әлеге чорда хәрби бурычларны үтәү өчен аеруча мөһим булган техник корылмалар, автомобильләр, кышкы киемнәр, маскировка челтәрләре, җылы эчтәлекле хатлар, посылкалар һәм яңа ел бүләкләре алып бардылар.
Гуманитар йөкне җыюда барлык район халкы актив катнашты. Район хакимияте башлыгы социаль челтәрләрендәге битендә үзе һәм яугирләр исеменнән зур рәхмәтен җиткерә һәм халык белән армия шулай бердәм булганда, җиңү озак көттермәс, дигән ышанычын белдерә.