“Хмурый” позывнойлы яугир 31нче мотоукчылар полкында хезмәт итә. Кыска вакытлы ялга кайткач, ул авыл биләмәсе волонтерлары һәм мәктәп укучылары белән очрашты.
Яугир хәрбиләрнең тормышы турында сөйләде, якташларының сорауларына җавап бирде. Сөйләшү барышында маскировка челтәрләрен үрү эшен тагын да активлаштырырга кирәк дигән карарга киленде. Ә яугиргә әзер маскировка челтәрләрен тапшырдылар.
Әлбәттә, бу эш җиңелдән түгел, зур тырышлык, түземлек һәм осталык таләп итә. Шул ук вакытта волонтерлар маскировка челтәрләрен үрү өчен кирәкле материалларны үзләре акча җыеп ала. Күптән түгел бу изге эшкә Салчут авылында яшәүчеләр дә акчалата ярдәм күрсәтте.
Маскировка челтәрләре безнең яугирләрне саклар, ә күчтәнәчләр һәм хатлар якташларының сәләмнәрен җиткереп, күңелләрен күтерер, дигән ышаныч белдерә волонтерлар һәм моның өчен алар зур тырышлык салып эшли.