+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Барысы да Жиңү өчен
23 февраль 2025, 14:25

Якташ яугирләргә ярдәм барып җитте

Башкортстаннан Ватанны саклаучылар көнендә хәрбиләргә 144нче гуманитар колонна илтеп тапшырылды.

Якташ яугирләргә ярдәм барып җиттеЯкташ яугирләргә ярдәм барып җитте
Якташ яугирләргә ярдәм барып җитте
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, "Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлеге секретаре урынбасары, төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов республикадагы коллегалары белән бергә 144нче гумколоннаны озатып баруда катнашты. Анда алар республика яугирләреннән төзелгән батальоннарында һәм “Башкортстан” ирекле полкы позицияләрендә булды.

Колонна составында 15 автофура һәм трал: бронетехника, автомобильләр, мотоцикллар, квадроцикллар, чылбырлы тягач, FPV-дроннар, мобиль мунчалар, маскировка челтәрләре, бензопычкылар, генераторлар, автомобильләр өчен запас частьләр, окоп шәмнәре, буржуйка мичләре, газ баллоннары, төзелеш кораллары һәм материаллары, шәхси гигиена чаралары, азык-төлек, медикаментлар һәм туганнарыннан посылкалар бар иде.
Алар арасында балалар язган хатлар һәм рәсемнәр аерым урын алып тора, алар, гадәттәгечә, гуманитар йөкләрне озата бара һәм сугышчыларга рәхмәт хисләрен һәм Җиңүгә ышаныч сүзләрен тапшыра.

Республика халкы, волонтерлар, предприятие һәм оешмалар гуманитар ярдәм җыюда актив катнашты, ул партиянең барлык бүлекчәләре базасындагы Миңнегали Шәйморатов исемендәге волонтерлык штабларында алып барылды. Штабларда көн саен маскировка челтәрләре үрелә, окоп шәмнәре ясала, җылы кием тегелә, шулай ук тушенка, чәк-чәк пешерелә, токмач киселә.

Партиянең төбәк бүлеге секретаре Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән республика хәрбиләренә дәүләт бүләкләрен тапшырылды.

Фото пресс службы Единой России

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас