Чишмә районы халкы да, берләшеп, махсус хәрби опрерациядәге якташларына төрле яклап ярдәм күрсәтә. Берәүләр яугирләр өчен кирәк-яраклар җыюны оештырса, икенчеләр җыелышып токмач кисә, башка төрле ризыклар әзерли, җылы оекбашлар бәйли һәм позицияләрне саклау өчен маскировка челтәрләре үрү пунктларына килеп, изге эшкә актив кушыла. Чираттагы акциягә – хәйрия концертына да чишмәлеләр зал тутырып килде һәм шуның белән бердәмлекләрен һәм илебез азатлыгы өчен махсус хәрби операциядә катнашучыларга барлык яклап та ярдәм итәргә әзер булуларын күрсәтте.
Махсус хәрби операциядәге батырларыбызга ярдәм итү максаты белән Бөтендөнья татар конгрессы, Халыклар дуслыгы йорты, өлкән яшьтәгеләргә, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү юнәлешендә эшләүче “Өмет” хәйрия фонды, “Изге мирас” оешмасы тарафыннан оештырылган әлеге чара чишмәлеләрне генә түгел, республикабызның байтак район һәм шәһәрләрендә яшәүчеләрне һәм изге эшкә үз өлешен кертергә әзер кешеләрне берләштерде. Хәйрия концертында Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Ришат Галиханов, Мирхәт Гайсин, Марат Шәйбәков кебек билгеле сәхнә йолдызлары белән үзешчән артистлар Роберт Кадыйров, Галия Язданова, Ренат Идиятуллин, Фәдис Рамазанов, Алла Гыйльманова, Альбина Якупова, Зәлия Зиннәтуллина, Лилия Мөхәммәдиева, “Нәүруз” һәм “Йолдызлы юл” ансамбльләре, шулай ук Уфа шәһәренең төрле җыр һәм бию студияләрендә, музыка мәктәпләрендә шөгыльләнүче бик күп балалар да чыгыш ясады.
Җыелучыларны Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин, Халыклар дуслыгы йорты директоры Эльмира Саматова, “Өмет” хәйрия фонды җитәкчесе Венера Миңнебаева, “Изге мирас” оешмасы җитәкчеләре Альбина Якупова һәм Фәдис Рамазанов сәламләделәр һәм яугирләргә ярдәм итү йөзеннән оештырылган әлеге эшнең мөһимлеген аңлап, концертка килүчеләргә чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр.
Чарада махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан “Томан” позывнойлы, Батырлык һәм Шәйморатов орденнары кавалеры Ринат Күлтомановның катнашуы аңа тагы да әһәмият өстәде. Ул үзе дә “Ишкәкче” җырын башкарып, тамашачыларның күңел кылларын тибрәтте, ә җыелучылар тирән хөрмәт йөзеннән аңа басып алкышлады. “Без, һичшиксез, җиңәчәкбез!” – диде яугир, илебездә барган вакыйгаларның мөһим булуын ассызыклап. Тылдагыларның да, яу яланындагы ир-егетләр белән бергә җиңүгә зур өлеш кертүен билгеләп, ул барлык яугирләр исеменнән чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Уфа районының Дим бистәсендәге мәктәпләрнең берсендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче Гөлшат Хәлиуллина һәм Чишмә районы Мәдәният сарае хезмәткәре Салават Гыйльметдинов концертны бик оста итеп алып бардылар. Кунакларның чыгышлары җыр-биюләр белән үрелде. Шул ук вакытта үрнәк булырлык мондый зур концертта күз яшьләренә дә урын булды, патриотик җырлар, кунакларның һәм бүгенге көн геройларының чыгышы беркемне дә битараф калдырмады.
Мәдәният сараеның тамаша залы халык белән тулы булуыннан да күпме акча җыелуын чамаларга мөмкин. Район хакимияте башлыгы Ришат Әнис улы билгеләвенчә, бу акчага яугирләр өчен барлык кирәк-яраклар алынып, алар март аенда гуманитар йөк белән СВО зонасына озатылачак.
Бүген илебездә тарихи вакыйгаларга катнашы булмаган кешеләр калмады диярлек. Бу аңлашыла да, чөнки күпләрнең якыннары, туганнары, дуслары алгы сызыкта илебез азатлыгы өчен көрәшә. Шуңа тылдагылар да Җиңүне якынайту өчен эшли. Әлеге хәйрия концерты да – шуның бер чагылышы.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.