Эстраданың иң популяр җырчыларыннан берсе, махсус хәрби операция башланганнан бирле фронттагы сугышчыларга ярдәм итеп, гуманитар ярдәм оештыручы Фирдүс Тямаев солдатларга аз ярдәм күрсәткәннәре өчен татар артистларын тәнкыйтьләгән.
- Май бәйрәмнәрендә мине Казандагы концертка чакырдылар, мин бәяне әйттем, "Без риза, әмма артта "Z " билгесе торачак. Күп артистлар баш тартты, сез каршы түгелме?", - диделәр миңа. Бу артистлар безнең Президентыбыз сүзен хупламый булып чыга. Бүгенге көндә бер генә артист та СВО темасын күтәрми. Беркем дә байракны күтәрми. Артык сүзләр булмасын өчен нәрсәдер эшләгәндәй кыланалар - хәйрия концертлары оештыралар. Әмма солдатның җанын 10 мең сум белән җылытып булмый. Патриот булсаң, бул! Минем өч балам, үз тормышым бар. Аллаһы Тәгалә сиңа акча биргән икән, син ятимнәргә дә, Ватанны саклаучыларга да ярдәм итәргә тиешсең. Ничек инде шулай? Ә без монда уңайлы, тук яшибез. Ә анда?! Алар безнең мондагы матур һәм тыныч тормышны күкрәкләре белән яклый, - дигән артист «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында.
Аның сүзләренчә, мобилизация башланганнан соң, аңа берничә артист шалтыраткан һәм кешеләрнең илдә мондый вәзгыять булганда концертларны хупламавына зарланган.
"Мин аларга: "Минем вөҗданым саф", - дип җавап бирдем. Мин концертлар куячакмын, чөнки керемнәрнең 20-30 процентын сугышчыларга ярдәмгә җибәрәм. Бүгенгә бу сумма 6 млн сумнан артып киткән инде. Һәм бу бары тик концертлардан гына. Мин ялганламыйм, минем сатып алынган һәр әйбернең чеклары, видео раслаулар, солдатлардан Рәхмәт хатлары бар, - ди Тямаев.
СВО башыннан ук Фирдүс Тямаев сугышчыларга актив ярдәм итә. Аның концерт машиналары махсус операция зонасына инде 25 тапкыр гуманитар йөк алып барган, артист үзе Снежныйда концерт белән булган, солдатларга ярдәм итү өчен, моннан тыш, концертлардан 6 млн сум керемне ул шулай ук хәрбиләргә ярдәмгә җибәргән.
Фото: Фирдүс Тямаевның шәхси архивыннан.