+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Барысы да Жиңү өчен
9 март 2025, 18:10

“Ак калфак”лылар аналарча хәстәрлек күрсәтә

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы кысаларында оешма зур эш җәелдергән

“Ак калфак”лылар аналарча хәстәрлек күрсәтә
“Ак калфак”лылар аналарча хәстәрлек күрсәтә
Татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын тергезү, саклау, киләсе буыннарга тапшыру юнәлешендә изге эшләр башкаручы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының эшчәнлеге турында ишетеп-күреп торабыз. Милләтнең бүгенгесе һәм киләчәге сагында торучы гүзәл затларның эшчәнлеге махсус хәрби операция башлану белән тагын да киңәйде – алар яугирләргә гуманитар ярдәм җыюга беренче көннән үк кушылды һәм бу эшне бик актив дәвам итә. Русиядә “Ватанны саклаучылар елы” һәм Башкортстанда “Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы” чикләрендә дә алар үзләренең эш планына бик күп чаралар керткән.

– Һәр челтәр, һәр ярдәм – Җиңүгә таба тагын бер адым ул. Үзебез­некеләрне ташламыйбыз, ярдәм кулы сузабыз. Илебез өчен катлаулы чорда Ватанның асыл уллары Туган илләре чиген якларга басканда без дә СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә­ләренә мөмкин кадәр ярдәм итәргә тиешбез. “Ак калфак” оешмасы хатын-кызларының һәрберсе уртак эшкә үз өлешен кертергә тырыша, – ди Башкортстанда уңышлы эшчәнлек алып баручы әлеге иҗ­тимагый оеш­маның җитәкчесе Люция Вафина.
Республикабызның шәһәр-районнарында 60тан артык бүлекчәсе булган бу иҗтимагый оешма әгъзалары, төп эшчәнлекләреннән тыш, бүген махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүне үзенең төп бурычы дип исәпли һәм, тагын да ныграк берләшеп, бу уңайдан күләмле эшләр башкара. Байтак бүлекчәләрдә хәр­биләр өчен кирәк-яраклар җыю мәйданчыклары – волонтерлар штаблары ачылды.
Ә бу изге эшне оешманың Чишмә районы Ярми авылындагы Гөлфия Сәрварова җитәкчелегендәге бүлек­чәсе тәүгеләрдән булып башлап җибәрде. Маскировка челтәрләре үрү, яугирләрне саклаучы төрле киемнәр тегү буенча биредә берничә семинар оештырылып, аларның тәҗрибәсен өйрәнергә бөтен республикабыздан җыелдылар. Гөлфия Харрас кызы җитәкчелегендәге “Җидегән чишмә” татар фольклор коллективы, “Сәхнә йолдызлары” театр төркеме әгъзалары махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары белән даими элемтәдә тора. Кыска вакытлы ялга кайтучылар белән очрашулар үткәрү, район һәм авыл биләмәсе хакимияте белән берлектә эшләү нәтиҗәсендә алар яугирләргә нәрсә мөһим булуын яхшы белә һәм бу юнәлештәге эшне бик актив алып бара. Шул ук вакытта хәйрия концертлары оештырып, акчалата да ярдәм күрсәтәләр.
12 ел элек республикабыздагы татар хатын-кызлары хәрәкәтенә кушыл­ган Лилия Мусаева җитәкчелек иткән Бишбүләк районы бүлекчәсен Люция Вафина аерым билгеләп үтте. Биредә хәзер биш бүлекчә бар. Алар яугир­ләргә милли ризыклар пешереп озата, кич утырып, оекбаш-бияләй бәйли, токмач кисә, чәк-чәк, бавырсак пешереп, үзебездә үскән үләннәр кушып, шифалы чәйләр озата, маскировка челтәрләре үрә.
Салават шәһәрендәге бүлек­чәнең күпкырлы һәм нәтиҗәле эшчәнлеген бәһаләп, “Газпром нефтехим Салават” җәмгыяте җитәк­челеге аларга тулысынча җиһазлан­дырылган аерым бүлмә биргән. Биредә алар йолаларны өйрәнә, балаларны җәлеп итеп, чараларга әзерләнә, волонтерлар штабы буларак та биредә эш гөрли. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм эшен алар урындагы ике мәчет белән берлектә алып бара. Бүлекчә җитәкчесе Вәсилә Бәшированың ире Айрат Ибрай улы маскировка челтәрләре үрү өчен станоклар ясап куйган.
– Халык эшкә бик актив йөри, маскировка челтәрләре үрү тукталмый, хатын-кызларыбыз бер-берсен алмаштырып тора. Башка төрле ярдәм күрсәтүчеләр дә бик күп. Кемдер акча бирә, кемдер ризыклар әзерләп, киемнәр тегеп, бәйләп алып килә. Маскировка челтәре үрүчеләрне дә хәстәрлиләр – үзләре эшкә килә алмаучылар аларны тәмле ризыклар пешереп алып килеп сыйлый. Тегү машиналары да артты хәзер, шәһәр халкы китерде. Берничә хатын үз өйләрендә госпитальләр өчен кирәк-ярак тегә. Бер меңнән артык мендәр, башка урын кирәк-яраклары, яраланган хәрбиләр өчен эчке киемнәр тегеп озаттык, – ди Вәсилә Муллагали кызы, изге эштә ярдәм итүчеләрнең һәрбер­сенә рәхмәт белдереп.
Әлеге бүлекчә әгъзалары махсус хәрби операциядә һәлак булган яугирләрнең гаиләләренә психологик ярдәм дә күрсәтә. Дин әһелләре, укытучылар, психологлардан торган төркем авыр кайгы кичергән гаиләләргә йөри, аларның күңелен тынычландыра һәм үзләре башкарган изге эшчәнлеккә җәлеп итү юлы белән дә аларны җайлап гадәти тормышка кайтара.
Шулай ук, урындагы “Хәрби туганлык” иҗтимагый оешмасы вәкилләре аларның дога-амулет әзерләвен дә үтенгән. Боларны исә изге күңелле ханымнар китапчык һәм бөти формасында ясаган.
Дүртөйлелеләрнең дә активлыгына сокланмый мөмкин түгел. Алар райондагы штабларга йөреп, маскировка челтәрләре үрүдә катнаша, үзләре дә Батырлык дәресләре, махсус хәрби операциядә катнашучы яугир­ләрне, аларның әниләрен, гаилә әгъзаларын чакырып, төрле чаралар үткәрә, солдатларга гуманитар ярдәм җыю һәм әзерләү белән шөгыльләнә.
Туймазылыларның да бу юнә­леш­тәге эшчәнлеге киңкырлы: солдатларга мөһим булган әйбер­ләрнең барысын да әзерләп озаталар. “Төмәнәк” татар мәдәни үзәгенә җы­елучылар белән берлектә алар күпләп үлән чәйләре әзерләгән, урындагы мәчеткә йөрүче апалар белән токмач кисеп, чәкчәкләр пешереп озаткан. Иң мөһиме – бу эшкә алар Төмәнәк урта мәктәбе укучыларын да җәлеп итә, балалар гуманитар конвой озатыр алдыннан һәр посылкага солдат­ларның рухларын күтәрерлек җылы эчтәлекле хатлар язып сала.
Шулай ук Туймазыдагы “Ак калфак” кызлары маскировка челтәрләре үрүдә дә актив катнаша, урындагы педагогия колледжы һәм Татар дәүләт драма театры биналарында оештырылган штабларга алар көн саен диярлек йөри. Бүлекчә җитәкчесе Равия Фәрхитова билгелә­венчә, Төмәнәк авылы егетләре кыска вакытлы ялга кайткан арада алар белән очраша, кызлар исә, нәр­сәләрнең аеруча мөһим булуын сорашып белеп, алар артыннан якташларына посылкалар әзерләп җибәрә. Бу күчтә­нәчләрне алып сөенгән якташ-яугир­ләрдән “ак калфаклылар” бик күп рәхмәт сүзләре ишетә – солдатлардан җавапка шундый видеоязмалар килә.
Нефтекама бүлекчәсе дә изге эшкә беренче көннәрдән үк кушылды. Шәһәрдә оештырылган волонтерлар штабларына йөреп, алар маскировка челтәрләре үрү, окоп шәмнәре, махсус шырпылар ясауда бик актив катнаша. Үзләре дә җылы оекбаш-бияләйләр бәйләп, үлән чәйләре, хәтта миллекләр әзерләп, ризыклар пешереп штабларга илтә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: андагы бүлекчә составында “Сугыш чоры балалары” оешмасы әгъзалары да, уллары махсус хәрби операциядә катнашучылар да бар. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, апалар милли хәрәкәттә актив катнаша, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Бүлекчә җитәкчесе Светлана Вәлиева үзе полилингваль мәктәптә Батырлык дәресләре үткәрә.
Ярмәкәй районы бүлекчәсе әгъзалары 12 меңнән артык медицина салфеткасы әзерләп озаткан. Алар бу эшне әле дә дәвам итә. Моның өчен бик күп марля таләп ителә. Аны сатып алу өчен акча җыюны да үзләре оештырган. Бу эштә аларга “Ярмәкәй егетләре” гармунчылар ансамбле зур ярдәм күрсәтә. Госпитальләргә дә ярдәм җыя Ярмәкәй ватанпәрвәрләре. Күп эшләрне өйдә башкарсалар, башкалары өчен, башлыча, урындагы мәдәният йортына җыелалар. Бире­дәге эшчәнлекләрен алар яраткан җырларын башкару белән бергә алып бара.
“Ак калфак” оешмасындагы апа­ларның күбесенең уллары, оныклары илебез азатлыгы өчен изге көрәштә катнаша. Аларның исән-имин, җиңү яулап кайтуларын теләп, яугир­ләрнең гаилә әгъзаларын да чакырып, Коръән мәҗлесләре үткәрәләр, изге догаларын юллыйлар, аналарның күңелләрен тынычландыралар.
Бик күп башлангычлары белән алар “Ватсап” мессенджерында үзләренең чатында уртаклаша. Шунда ук осталык дәресләре дә үткәрәләр, киңәш­ләшәләр, төрле яңалыкларны уртаклашалар.
Гомумән, “Ак калфак” оешмасының Башкортстандагы һәрбер бүлекчәсе гомум эшкә – махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә үз өлешен кертә. Аналарча хәстәр­лек күрсәтеп, ир-егетләребезнең тиз арада җиңү белән әйләнеп кайтулары өчен барысын да эшли. “Ярдәм итү туктамас, кулыбыздан килгәнчә тырышырбыз, иң мөһиме – сугышлар тизрәк туктап, ир-егетләр туган җирләренә исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтсын”, – ди алар.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.


“Ак калфак”лылар аналарча хәстәрлек күрсәтә
“Ак калфак”лылар аналарча хәстәрлек күрсәтә
“Ак калфак”лылар аналарча хәстәрлек күрсәтә
“Ак калфак”лылар аналарча хәстәрлек күрсәтә
“Ак калфак”лылар аналарча хәстәрлек күрсәтә
“Ак калфак”лылар аналарча хәстәрлек күрсәтә
Автор: Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас