+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10

Тыл һәм фронт бердәмлегенең ачык чагылышы

Әлшәй районында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм максатында Хәйрия концерты оештырылды

Тыл һәм фронт бердәмлегенең ачык чагылышы
Тыл һәм фронт бердәмлегенең ачык чагылышы

Районның мәдәният тормышындагы күркәм чараны һәркем изге гамәл буларак кабул итте. Махсус хәрби операциядә катнашучылар турында зур хәстәрлек күрелә: район күләмендә гуманитар ярдәм җыю оештырылган, фронтка озату өчен азык-төлек, көнкүреш кирәк-яраклары, маскировка челтәрләре әзерләнә, шулай итеп
әлшәйлеләр яугирләр ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатында зур тырышлык сала.

Матди ярдәм күрсәтүнең юллары һәм ысуллары күптөрле. Әлеге чараларда актив катнашып, якташлар бердәмлекләрен даими исбатлап тора.

Райондашларның патриотик тойгыларының ихласлыгын Раевка Мәдәният сараенда зур уңыш белән үткән Хәйрия концерты янә бер кат раслады. Нәсел тамырлары Әлшәй районына тоташкан сәнгать әһелләре – республиканың эстрада йолдызлары, күренекле музыкантлар, сүз осталары, биючеләр катнашлыгында үткән тамашаны карарга килүчеләр дә күп булды. Монысы да зур әһәмияткә ия, чөнки сәхнә белән тамаша залының бердәмлеге, тылдагыларның да, яу кырындагы якташ яугирләр белән бергә, җиңүгә зур өлеш кертүенә ачык мисал булып тора.

Әлшәй районы хакимияте башлыгы Наил Әбелгуҗин музыкаль чараны оештыруда һәм аны үткәрүдә катнашучыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Хәйрия концертына тамашачыларның зал тутырып килүе - бердәмлек билгесе, чөнки күпләрнең якыннары, туганнары, танышлары, күршеләре алгы сызыкта илебез азатлыгы өчен көрәшә. Җиңүне якынайту өчен һәркем тырышлыгын сала. Якташларның Хәйрия концерты моны барлык тулылыгы белән чагылдырды.

Фото Әлшәй районы хакимияте сайтыннан.

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: