-2 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10

“Яугирләрне каршыларга әзер булырга тиешбез!”

 Республика Башлыгы Радий Хәбиров хәрбиләрне реабилитацияләү өчен барлык шартлар булдыру бурычын куйды.

“Яугирләрне каршыларга әзер булырга тиешбез!”
“Яугирләрне каршыларга әзер булырга тиешбез!”

Кичә Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Архангель районы хакимияте башлыгы Айрат Сәетгалин су баскан Азау авылы халкына ярдәм чаралары турында хәбәр итте. Чиновник белдерүенчә, ул көн саен авылга үзе барып, гражданнарны кабул итә. Урындагы мәктәптә дарулар, эчәр су һәм коры паеклар бирү пункты ачылган. Кешеләргә документларын тергезергә һәм бер мәртәбә бирелә торган матди ярдәм алуга гариза язарга ярдәм итәләр. Махсус комиссия китерелгән зыянны бәяләү өчен йортлар буйлап йөри. “Тергезү эшләрен башлыйбыз. Хәзер иң мөһиме – чүп-чарны җыештыру. Калган бозны авыр техника белән эттерәбез. Бер айга якын эшебез бар”, –─ диде Айрат Сәетгалин.

Билгеле булуынча, 18 марттан 19 мартка каршы төндә Инҗәр елгасы күтәрелү нәтиҗәсен­дә, Азау авылы территориясен су басты. Районда гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бу атнада ук ташкын китергән зыянны бәяләү һәм районда яшәүчеләргә компенсация түләү бурычын куйды. Закон нигезендә һәр кешегә 10 мең сум каралган, әмма бер гаиләгә 50 мең сумнан артык түгел. Моннан тыш, авыл кешеләренә һәлак булган терлекләрнең бәясен өстәмә компенсацияләячәкләр. “Кешеләрнең мал-туары үлде, аны 10 мең сумга сатып алып булмый. Шуңа күрә без моны компенсацияләргә булдык, финанслау чыганагы бар. Бу атнада мәсьәлә хәл ителергә тиеш”, ─– диде төбәк җитәкчесе.

Моннан тыш, Радий Хәбиров зыян күргән юлларны төзекләндерүгә тиз арада акча бүлергә кушты.
Башкортстанга махсус хәрби операциядә катнашучылар кайта. “Республика хәрбиләрне каршы алырга һәм аларны реабилитацияләү өчен генә түгел, ә консультация бирү өчен дә барлык шартлар булдырырга тиеш”, ─– дип белдерде Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы узган атнада “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының республикадагы филиалы өчен әзерләнгән өстәмә бинаны карады. Киңәшмәдә бу мәсьәлә буенча гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванованың чыгышы тыңланды. Республика җитәкчесе, фронттан кайткан ветераннарга муниципалитетлар да ярдәм итәргә тиеш, дип ассызыклады.

“Ихтыяҗны билгеләргә һәм муниципалитет башлыкларына йөкләмә бирергә кирәк. Тагын бер кат кабатлыйм: хәрбиләр төрле сәбәпләр аркасында: яралану, хезмәт итү яше чыгу буенча кайта башлый. Кайчандыр демобилизация булачак. Без бу эшкә әзер булырга тиеш”, ─– диде Радий Хәбиров.

Төбәк Башлыгы легендар “Керчь” кушаматлы ат турында иҗади проект эшләргә кушты. Ял көннәрендә ул Миякә районында булган, анда Бөек Ватан сугышыннан кайткан бердәнбер атка һәйкәл куелган.

– Мине 1941 елның декабрендә мобилиза­цияләнгән һәм 1947 елда туган ягына кайткан легендар “Керчь” турындагы вакыйга таң калдырды. Ул Берлинга кадәр барып җиткән һәм тагын ике ел хезмәт иткән, –─ диде Радий Хәби­ров. –─ Мин телевидениегә һәм кинематографка дәүләт заказы ясыйм. Бу – уникаль очрак. Әйдәгез, фильм төшерик.
Мәдәният министры Әминә Шәфыйкова Стәрлетамак театр-концерт берләшмәсендә Мөнир Кунафинның легендар атка багышланган пьесасы буенча спектакль баруын хәбәр итте.

– Миякәдә минем янга бер ир килде, аның әтисе ”Керчь” хуҗаларының берсе булган. Бу хәлләрне хәтерләүче кешеләр бар әле, алардан сорашырга кирәк. Барыгызга да анда барып, әлеге һәйкәлне күрергә киңәш итәм. Бик яхшы һәйкәл, барысы да төзек, тәртиптә, янәшәдә мәктәп. Мин шатланып кайттым, ─– диде Радий Хәбиров.
Моннан тыш, киңәшмәдә юллардагы чокырларны ремонтлау, эпидемиологик хәвефләр һәм аларны булдырмау буенча күрелүче чаралар турында чыгышлар тыңланды.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: