+1 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10

СВОда катнашучыларның гаиләләре нинди ташламалардан күбрәк файдалана?

Республикада мондый гаиләләр өчен дүрт дистәдән артык программа гамәлгә ашырыла.

СВОда катнашучыларның гаиләләре нинди ташламалардан күбрәк файдалана?
СВОда катнашучыларның гаиләләре нинди ташламалардан күбрәк файдалана?

Махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына республика күрсәтә торган иң популяр ярдәм чаралары арасында — балалар бакчалары өчен түләүдән азат итү һәм мәктәпләрдә түләүсез туклану белән тәэмин итү. Бүген махсус хәрби операциядә катнашучыларның 5,6 меңнән артык баласы балалар бакчасы өчен түләүдән азат ителгән. 3,7 меңнән артык 5-11нче сыйныф укучысы һәм 1000нән артык көндезге уку студенты бушлай кайнар ризык ала, диделәр Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында.

Алга таба популярлык буенча республиканың 15 шифаханәсенең берсенә бушлай юллама алу мөмкинлеге бара. Бу ташламадан 3000нән артык СВО катнашучысы һәм аларның гаилә әгъзалары файдаланган. Шулай ук бик популяр чара – дәүләт һәм муниципаль түгәрәкләргә һәм секцияләргә бушлай йөрү, аннан республиканың барлык почмакларында 2,8 меңнән артык бала файдаланган.

Моннан тыш, республика халкында индивидуаль торак йортларны газлаштыру хезмәтенә ихтыяҗ зур. СВОда катнашучыларның гаиләләренә 500дән артык сертификат бирелгән.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: