Кырмыскалы районында махсус хәрби операциядә катнашучы якташ егетләребезгә ярдәм итү максатында алып барылган эшчәнлекнең тукталып торганы юк. Һәр авыл биләмәсендә волонтерлар хәрәкәтләре актив эшли.
Узган елның гыйнвар аенда район үзәгендә үзенең эшчәнлеген җәелдергән “Кармаскалинцы СВОим” штабы турында белмәгән-ишетмәгән кеше юктыр. Иң эре һәм актив оешмаларның берсе хәрбиләргә генә түгел, аларның туганнарына һәм авыр тормыш хәлендә калган барлык кешеләргә да ярдәм итә. Әлеге штабны оештыручыларның берсе – С. М. Чугункин исемендәге урта мәктәп китапханәчесе, районның туган якны өйрәнүчеләр оешмасы җитәкчесе Резида Әхтәмова белән бу елларда алып барылган эшчәнлекләре турында сөйләштек.
– Резида Шамилевна, Сез төп эшчәнлегегездән тыш, районның иҗтимагый тормышында да актив катнашасыз. Изге башлангычларыгыз һәм эшләрегез санап бетергесез. Билгеле шәхесләребезнең шәҗәрәләрен өйрәнү, районыбыздагы күренекле кешеләр, шул исәптән Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында китаплар чыгару, туган якны өйрәнү музеен ачуга зур тырышлык салу кебек эшләр белән беррәттән волонтерлар штабы да оештырып, яугирләребезгә бик җитди ярдәм күрсәтәсез. Бу эш ничек башланып китте?
– Волонтерлар штабына 2023 елның декабрь аенда Гүзәлия Ямалетдинова һәм Зөлфирә Ямалова башлангычы белән нигез салынды. Алар маскировка челтәрләре үрә иде. Моның өчен уңайлы урын эзләп, алар безгә килде. Шулай итеп, Яңа ел алдыннан бергәләшеп, үзебезнең гаилә әгъзалары, туганнар, танышлар белән эшкә тотындык, тәү чиратта, маскировка челтәрләре үрү өчен станоклар куйдык һәм күп итеп тукыма кистек. Урал авылыннан Рәйсә Баһавиева үз станогын бирде. Аның оныгы махсус хәрби операция зонасында һәлак булды. Ләкин Рәйсә апа төшенкелеккә бирелмәде, яугирләргә ярдәм итү эшен бик актив алып бара – үз йортында маскировка челтәрләре үрә. 2024 елның гыйнвар аенда ныклап эшкә тотындык. Челтәр үрүчеләр арткач, мин окоп шәмнәре ясый башладым. Мондый эшчәнлек җәелдерелүен ишетеп, башкалар да кушылды. Ватсапп мессенджерында чат булдырдык, анда хәзер 500гә якын кеше исәпләнә. Барысы да ярдәм итә.
– Бүген инде штабта нинди генә эшләр башкармыйсыз...
– Әлеге вакытта штабка 70тән артык кеше, башлыча, пенсионерлар йөри, эшләүче яшьләр дә килә. Арада махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрнең аналары, апалары, нәнәйләре дә бар. Көн саен 40тан артык кеше җыелабыз. Штабта эш ике юнәлеш буенча алып барыла. Гүзәлия Ямалетдинова җитәкчелегендә бер төркем хатын-кызлар маскировка челтәрләре үрә. Бу вакыт эчендә алар 300гә якын челтәр үреп озатты. Гүзәлия Тәлгать кызы бу эшнең нечкәлекләрен яхшы белә. Шуңа алар бәйләгән челтәрләргә ихтыяҗ зур. Ә без эчке киемнәр, урын-җир әйберләре, рюкзаклар, капчыклар тегәбез, оекбаш-бияләйдән башлап, шлемның астыннан һәм өстеннән кия торган башлыклар бәйлибез, ризыклар пешерәбез, мазьлар, окоп шәмнәре, шырпылар әзерлибез. Кыскасы, 50дән артык төр эш башкарабыз. Һәркем үз урынында һәм үз эшен белә. Мәсәлән, мәгариф ветераны Зилә Сәйфетдинова – валиклар, ә Рәйханә Бәширова окоп шәмнәре өчен җаваплы, икенче урында мендәр тутыралар, өченчеләр – тегә... Яңа килүчеләр үзләренә якын шөгыльне сайлый – кыскасы, эш барысына да җитәрлек.
Тукымаларны сатып та алабыз, китерүчеләр дә бар. Урындагы мәктәпара уку комбинаты җитәкчесе Хәсән Ибраков безне сыйфатлы тукыма белән тәэмин итеп тора. Әле 10 рулон (500 метр) биргән иде. Күпләр урын-җир җыелмалары, җәймәләр китерә, без алардан госпитальләрдә дәваланучылар өчен эчке киемнәр тегәбез, юкаракларыннан төрле үлчәмдәге салфеткалар, бинтлар ясыйбыз. Кышкы чорда юрганнар, матраслар сырдык, мендәрләр ясадык. Синтепон белән Уфадагы бер оешма тәэмин итә.
– Димәк, оста тегүчеләрегез дә күп...
– Штабта да тегү машиналары куйдык, аларны халыктан җыйдык. Шулай ук үз йортында тегүчеләр дә бар. Мәсәлән, Константиновка авылында Әлфия Остапова һәм Әзилә Нуриева, Олыкүлдә Әлфия Сәхиярова һәм Мәдинә Гайсина, Кырмыскалыда Рәйханә Зәетова, Виктория Фәйзуллина, Наталья Саттарова, Галия Хәкимова, Вәсимә Зәйнуллина һәм 83 яшьлек Флизә апа Хәйретдинова бик зур ярдәм күрсәтә. Барлык киемнәрне, тәү чиратта, үзем тегеп карыйм, аннары кызларга аңлатам, чөнки алар сыйфатлы да, уңайлы да булырга тиеш.
– Сез бит халыктан да төрле киемнәр җыясыз. Алар нинди максаттан?
– Бернәрсә дә файдасыз ятмый. Куллануда булган яхшы киемнәрне Курсктагы балалар һәм картлар йортларына озатабыз, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә бирәбез. Килеп тә алалар, үзебез дә илтеп бирәбез. Куллануга ярамаганнарыннан ярымкаты медицина валиклары ясыйбыз, аларны госпитальләрдә файдаланалар.
– Белүемчә, Сез башка төбәкләрдәге штаблар белән элемтәдә торасыз һәм райондагы волонтерлар хәрәкәтләре белән берлектә эшлисез. Сезгә тагын кемнәр ярдәм итә?
– Минем максат – изге эшкә күбрәк кешеләрне җәлеп итү юлы белән аларны берләштерү. Бердәмлектә – көч, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Хәзер авыллардагы волонтерлар хәрәкәте белән дә эш җайга салынды. Безгә ниндидер заявка килә икән, авыллардагы волонтерларга шалтыратам. Мәктәпләр, балалар бакчалары да ярдәм итә. Акча да җыеп китерәләр, хатлар язалар, открыткалар ясыйлар, посылкалар туплыйлар. Җыелган акчаларны яугирләргә техника, аппаратура белән ярдәм итүчеләргә дә бирәбез. Әйтик, районнан СВО зонасына автомобиль илтәләр икән, алар безнең посылкаларны да төяп алып китә.
Уфа районындагы “Маскировка Щит Уфа” волонтерлар оешмасы белән элемтәдә торабыз. Аларның мөрәҗәгате буенча разведка һәм штурмдагы яугирләргә “леший” дигән махсус кием әзерлибез, бишне җибәрдек инде. Алар безгә челтәрен бирә, без монда үрәбез. Әле күптән түгел генә мин һәм тагын өч кеше: Дилә Абдуллина, Венера Латыйпова, Зөһрә Дмитриева алардан махсус шлемнар бәйләргә өйрәнеп кайттык.
Дондагы Ростов шәһәрендә эшләп кайткан волонтерлар белән аралашып торабыз, алар андагы хәлне яхшырак белә, нәрсә таләп ителүен әйтә. “Бердәм Русия”, Русия Федерациясе Коммунистлар партиясенең урындагы бүлекчәләре актив ярдәм күрсәтә. Кырмыскалы һәм Карлыман авыл биләмәләре хакимиятләре, эшкуарлар ярдәм итә. Альфира Богданова җитәкчелегендәге икмәк комбинатына рәхмәтлебез. Узган елда 158 тартма, ә бу 500 килограмм, сохари бирделәр, быел 40 тартма китерделәр. “Байрам” кибетеннән тартмалар алабыз, безнең өчен әзерләп куялар. Умартачылар күп бездә, бал да тапшыралар, шәмнәр ясау өчен балавыз белән дә тәэмин итеп торалар. Иң актив умартачыларның берсе – Кырмыскалыдан Юрий Сидоров, нәрсә кирәген ишетеп калуы була, йөгертеп алып та килә. Кыскасы, кайда һәм кемгә генә мөрәҗәгать итсәк тә, ярдәм кулы сузалар, чөнки безнең барыбызны да бер теләк берләштерә: сугыш тизрәк тәмамлансын һәм ир-егетләребез исән-имин булып, җиңү белән кайтсын.
– Даими рәвештә төрле акцияләр дә оештырып торасыз.
– Яугирләрдән нинди мөрәҗәгать, үтенеч булуына карап, төрле акцияләр игълан итәбез. Бу чорда 50ләп акция оештырганбыздыр. Алар ел фасыллары, аерым истәлекле даталар, бәйрәмнәр белән дә бәйле булырга мөмкин. Мәсәлән, кыш айларында “Җылы кием”, “Солдатка хат”, “Татлы күчтәнәч белән хат” кебекләрне үткәрсәк, җәй көннәрендә “Дару үләннәре”, “Җир җиләге”, “Миллек”, “Киптерелгән яшелчә-җимеш” акцияләре игълан иттек, көз көне блиндажларга җәяр өчен халыктан паласлар җыйдык. Барысын да санап бетү мөмкин түгел. Шунысы сөенечле, район халкы һәрбер тәкъдимне шунда ук күтәреп ала, кемдер акчалата ярдәм итә, кемдер кирәк-ярак китерә.
– Сез ясаган мазьлар бик файдалы, дип сөйлиләр. Белүемчә, Сез аларны күпләп әзерлисез. Шул хакта җентекләбрәк сөйләгез әле. Бу идея кайдан килде?
– Социаль челтәрләрдә “Осталар өчен файдалы киңәшләр” төркемнәре бар, башлыча идеяләрне шуннан алабыз. Тәү чиратта, җентекләп өйрәнәбез, үзебез ясап, кулланып карыйбыз. “Чудо-мазь”да шуннан. Көнбагыш мае, йомырка сарысы, балавыз һәм прополистан ясалган бу мазь бик файдалы, җәрәхәтләрне тиз төзәтә, аны “йөз авырудан дәва” диләр. Узган елның апрель аенда тотындым мин моңа. Рецептны төрләндереп торам: җәй көннәрендә атланмай кушкалыйм, көзгә каз, үрдәк майлары өстим. Башта көнбагыш мае сатып ала идек, хәзер бушлай тәэмин итүчеләр бар. Шундыйларның берсе – Яңа Кыешкы авылындагы шәхси эшкуар Фәрит Сираҗетдинов. Йомырка да күп кирәк, анысын авыл халкы китерә. Гомумән, бар нәрсәне тәүдә сынап карыйбыз. Менә окоп шәмнәрен дә хәзер икенче ысул белән ясыйбыз. Парафиннан гына булса, ул ярыла, сына, аңа балавыз һәм туң май кушабыз. Болай эшләгәндә, ул бик төтенләми һәм исе дә сизелми. Без ясаган шәмнәр 8 сәгать яна. Кыскасы, яугирләрнең ихтыяҗларына карап, оешманың эшчәнлек юнәлешләре көн дә киңәя бара.
– Кулыгыздан нинди генә эш үтми...
– Посылкаларны биредә туплыйбыз. Традицион посылкалар бар – алар солдатларга бик ошый. Без анда бал, кайнатмалар, шәхси гигиена чаралары, эчке киемнәр, үлән чәйләре, татлы күчтәнәчләр салабыз. Әйтергә кирәк, шифалы үләннәрне, урман җиләген дә үзебез җыябыз, миллеген дә әзерлибез, изге күңелле кешеләр дә күпләп китерә.
Шулай ук госпитальләрдән дәваланып чыгучы яугирләргә барлык кирәк-яракны тутырып, рюкзаклар әзерлибез: анда эчке киемнәр, гигиена чаралары, татлы ризыклар салабыз. 70ләп рюкзак озатканбыздыр, әле менә тагын 60ны әзерләдек. Шулай ук буш рюкзаклар да сорый егетләр. Бу аларга госпитальдән чыкканда үзләренең киемнәрен салу өчен кирәк.
– Гуманитар ярдәмне кемнәргә һәм ничек озатасыз?
– Гуманитар ярдәмне, тәү чиратта, 428нче полк өчен әзерлибез. Шулай ук безнең район егетләре башка полкларда да бар, шуңа ярдәм кайда кирәк – шунда озатабыз. “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!” лозунгы астында эшлибез. Безне хәзер командирлар да яхшы белә, телефон номерымны табып, миңа турыга шалтыраталар. Араларында укучыларыбыз да күп. Кыска вакытлы ялга кайтучылар да рәхмәт әйтергә килә, видеолар сала. “Резида әни”, “Безнең икенче әниебез” дип дәшә алар миңа. Күңел тула, тагын да ныграк ярдәм итәсе килә. Алар белән даими элемтәдә торабыз. Әле кыш алдыннан “Солтан” позывнойлы яугир юрган һәм матраслар сорап мөрәҗәгать итте. 100 комплект әзерләдек. Ярдәмне озату эшен дә җайга салдык. Башта район хакимияте тарафыннан барган гуманитар конвойга кушыла идек. Хәзер волонтерларыбыз үзләре йөри. Уфа шәһәреннән Марат Гаделшин еш кына килеп, үзе төяп алып китә. Бозаяздан Юрий Федоров, Илтуганнан Рәфит Килдеяров, Кырмыскалыдан Әхтәм Хәсәнов, Динар Вахитов, Илшат Латыйпов, Рөстәм Маннанов даими махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәмне илтәләр. Безнең посылкаларны да алып баралар. Шулай ук посылкаларны Белгород һәм Курск шәһәр-ләренә почта аша да озатабыз. Аларны андагы волонтерлар килеп ала һәм шунда ук безгә җавап яза.
– Бу иҗтимагый эшчәнлеккә якыннарыгыз да күнегеп беткәндер инде. Белүемчә, алар – Сезнең беренче ярдәмчеләрегез.
– Әлбәттә, нинди генә эшкә тотынсам да, моның мөһим булуын алар яхшы аңлый һәм ярдәм итә. Тормыш иптәшем Таһир Искәндәр улы – иң ышанычлы ярдәмчем, таянычым.
Зарина кызым белән еш кына Дим бистәсендәге базарга йөрибез: башлыча солдатларга эчке киемнәрне шуннан алабыз. Без башка волонтерлар хәрәкәтләре белән берлектә эшлибез. Күп йөрергә туры килә. Мәсәлән, Уфа шәһәрендәге волонтерлар окоп шәмнәре ясау өчен калай банкалар һәм башка кирәк-ярак җыя. Шулай ук үзебез дә коры ашлар әзерләү белән шөгыльләнүче волонтерлар оешмаларына бәрәңге, кишер, чөгендер кебек яшелчәләрне илтәбез. Монысын Марат улым башкара. Үзләре дә килеп ала.
Гомумән, фронтка ярдәм итүче волонтерларның көннән-көн арта баруы сөендерә. Кадерле волонтерларыбызга һәм хәйриячеләргә ышаныч, аңлау һәм ярдәм кулы сузган өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Актив тормыш позициясе булган якташларыбыз белән горурланабыз. Бердәм булсак, берләшеп эшләсәк, махсус хәрби операциядәге яугирләребезгә дә җиңелрәк булыр һәм Җиңү озак көттермәс.
– Резида Шамил кызы, эчтәлекле әңгәмә һәм иң мөһиме – изге эшләрегез өчен “Кызыл таң”чылар да Сезгә чын күңелдән чиксез рәхмәтләрен белдерә.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.
Автор фотолары.