+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Барысы да Жиңү өчен
2 апрель 2025, 16:10

Радий Хәбиров дәүләт бүләкләрен тапшырды

2 апрельдә атна саен уздырыла торган оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров СВОдан кече ватаннарына кыска вакытлы ялга кайтка Башкортстан яугирләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Радий Хәбиров дәүләт бүләкләрен тапшырды
Радий Хәбиров дәүләт бүләкләрен тапшырды

Русия Президенты Владимир Путин указы нигезендә "Һәлак булучыларны коткарган өчен" медале белән "Башкортстан" полкының Таһир Кусимов исемендәге мотоукчылар батальоны санитары, өлкән сержант Николай Борисов бүләкләнде. Төбәк җитәкчесе, шулай ук, генерал Шәйморатов орденын Үзәк хәрби округы инженерлык бригадасының 12нче ротасы командиры урынбасары, гвардия лейтенанты Денис Кочевка тапшырды.

Радий Хәбиров хәрби хезмәткәрләргә махсус хәрби операция бурычларын тиешенчә үтәгәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм якташларына исән-имин туган якка әйләнеп кайтуларын теләде.

Башкортстан Башлыгының Рәхмәт хаты Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсе коллективына бирелде. Март ахырында медицина учреждениесе белгечләре Русия Хөкүмәтенең сыйфат өлкәсендә 2024 елгы премиясен алган иде. Дәваханәнең баш табибы Мурад Авзалов республика җитәкчелегенә сәламәтлек саклау системасына ярдәм өчен рәхмәт белдерде һәм дәвааханә коллективының халыкка медицина хезмәте күрсәтү сыйфатын алга таба да яхшыртачагын билгеләп үтте.

Фото: glavarb.ru

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас