Яугир егетләргә ярдәм итү – барыбызның да изге бурычы. Мондый авыр вакытта без берләшергә һәм солдатларыбызга ярдәм итәргә тиеш. Шушы вәзгыятьне аңлап, Кырмыскалы районының һәр авылында диярлек волонтерлар штабы эшләп килә, аларның эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе – маскировка челтәрләре үрү.
Мондый челтәрләр – махсус хәрби операция зонасында кулланылучы бик кирәк әйберләрнең берсе. Бу – бик зур ярдәм, дөрес ясалган маскировка челтәрләре, пилотсыз очкычлардан һәм дошманның башка күзәтү һәм разведка системаларыннан яшереп, хәрбиләрнең гомерен саклап кала ала. Шуңа күрә аларга ихтыяҗ зур, алар һәрвакыт таләп телә. Илтуган авылындагы мәдәният йортында да бер төркем волонтерлар менә инде ике елдан артык маскировка челтәрләре үрә.
Иске Муса авылы биләмәсенең башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Фәнүзә Йосыпова билгеләвенчә, авыл халкы якташ егетләргә ярдәм күрсәтү эшенә өлешчә мобилизация башлану белән тотынган: нәрсә таләп ителә, барысы белән дә ярдәм итәргә тырышалар. Урындагы волонтерлар хәрәкәтенә дә шушы авылның активисты – Әфган сугышы ветераны Рәфит Килдеяров башлангычы белән нигез салына һәм волонтерлар штабы бүген аның оста җитәкчелеге астында актив эшчәнлек алып бара.
Активистларның берсе Айсылу Килдеярова билгеләвенчә, маскировка челтәрләре сугыш зонасында иң мөһим әйберләрнең берсе булуын истә тотып, эшчәнлекләрен шушы юнәлештә алып барырга карар иткәннәр. Тәү чиратта Уфа районындагы “Маскировка Щит Уфа” волонтерлар оешмасына барып, анда аны үрү техникасын һәм барлык нечкәлекләрен өйрәнеп кайтканнар. Эшне башлап җибәргәндә Иске Муса авылы биләмәсе башлыгы Илмира Галиәхмәтова зур ярдәм күрсәткән, кирәкле тукымалар белән тәэмин итеп торган. Шулай ук, авыл халкы да даими рәвештә үз өлешен кертә: акчалата да, кул көче белән дә ярдәм күрсәтәләр.
Эшне җиде кеше: Айсылу һәм Рәфит Килдеяровлар, Фәридә Юнысова, Елена Моисеева, Ләйсән Ишмакова, Фәнил Булатов һәм Рәфис Шәйхетдинов башлап җибәрә. Маскировка челтәре үрү өчен кирәкле махсус каркасны егетләр үзләре ясап куйган. Тукыманы башта кайчы белән киссәләр, соңрак махсус станок ясап алганнар.
– Кайчы белән кисү бик озак, өстәвенә, кул арый. Шуңа Интернет челтәрендә эзләнеп, бик уңайлы гына станок таптым һәм аны ясап карадым. Эш тизрәк китте, тукыманы кисү дә бик җайлы, шул ук вакытта кызлар хәзер остарды – өлгертеп кенә тор, – ди Фәнил Хәлил улы.
Әллә ни күмәк булмасалар да, бу чорда махсус хәрби операция зонасына озаткан маскировка челтәрләренең исәбе-саны юк. Айсылу Әнәс кызы әйтүенчә, узган елда көнозын эшләргә туры килгән. Беренчедән, дөрес булсын дип, җайлап кына үргәннәр. Быел исә көндезге сәгать икегә килеп, көненә бер челтәр үреп таралышалар. Хәзер инде остарып беткәннәр, җитез кулларына күз иярми.
Изге эш башкаручыларның күпчелеге – лаеклы ялдагы апалар, араларыннан Ләйсән генә эшләп йөри, буш вакыты килеп чыгу белән бирегә йөгереп керә.
Бер ай элек күрше Иске Муса авылының уңган хатын-кызлары да кушылган. Мәрвәр Мөхәммәдьярова, Таңсылу Зәйнетдинова, Сәвия Әминева көн саен үзләренең авылдашлары, Илтуган авылындагы мәдәният йорты җитәкчесе Җәмил Азнагулов белән бирегә эшкә килгән кебек йөриләр. Әле күптән түгел волонтерлар сафын Альфира Әхтәмова да тулыландырган. Күмәк булгач, эшләре дә ырамлы бара.
– Даими ярдәмчеләребез – район үзәгендәге “Кармаскалинцы СВОим” волонтерлар штабы җитәкчеләре Резида Әхтәмова һәм Гүзәлия Ямалетдиновага бик рәхмәтлебез. Тукымасын да бирәләр, челтәр үрү үзенчәлекләре белән дә уртаклашалар. Челтәрләрне Гүзәлия Тәлгать кызы ясаган схемалар буенча үрәбез, – ди Айсылу Килдеярова.
Маскировка челтәрен үрү җиңелләрдән түгел, шуңа карамастан, волонтерлар аның технологиясенең барлык таләпләрен төгәл үтәп эшли. Челтәрнең һәр күзәнәгенә игелек һәм мәхәббәт хисләре сеңдерәләр, туган як, җиңүгә омтылыш энергиясе теләсә нинди бронядан да ышанычлырак, дигән өметтә алар.
Шул ук вакытта районда һәм республика күләмендә үткәрелгән акцияләргә дә теләп кушылалар. Оекбаш бәйләү, җылы юрганнар, башка кирәк-яраклар җыю, токмач кисү, бавырсак һәм чәк-чәк пешерү дисезме, барысында да бердәм булып катнашалар.
Гуманитар ярдәмне яугирләргә илтеп тапшыру да биредә җайга салынган. “Хәрби туганлык” оешмасының актив әгъзасы буларак, Рәфит Килдеяров үзе кебек актив волонтерлар белән берлектә махсус хәрби операция зонасына берничә тапкыр гуманитар ярдәм илтеп кайткан.
Шул ук вакытта Рәфит Рәшит улы яугирләр белән даими элемтәдә тора. Кыска вакытлы ялга кайтучылар белән дә очрашулар үтә. Күптән түгел генә Иске Муса мәктәбен тәмамлаган “Скай” позывнойлы егет төзелеш материаллары сорап мөрәҗәгать иткән. Өч көннән хәрби “КамАЗ” машинасы белән үзләренең кайтып алу мөмкинлеге бар, дигәннәр. Нәрсәләр таләп ителүнең исемлеге бар, аларны алу өчен акча җыю игълан ителгән. Берничә көндә 280 мең сум акча җыелган. Изге эштә, Иске Муса авылы биләмәсе халкыннан тыш, Ефремкино, Бозаяз авыллары биләмәләре, әфганчылар ярдәм иткән. Барлык җыелган акчага яугирләр сораган төзелеш материаллары сатып алынган.
Билгеләнгән көнгә кич белән махсус машина авылга килеп җиткән. Аның водителе – “Цыган” позывнойлы Хакасия егетен Айсылу һәм Рәфит Килдеяровлар сый-хөрмәт һәм мунча ягып каршы алган. Иртән йөкне төяп һәм сугыш тәмамлангач тагын да килергә сүз биреп, “Цыган” юлга кузгалган...
Әлбәттә, төзелеш материалларыннан тыш, яугирләр өчен мөһим булган башка кирәк-яраклар да төяп озатканнар. Шулай ук Иске Муса авылы биләмәсе халкы һәм районыбызның әфганчылары тарафыннан яралыларны эвакуацияләү өчен алынган өч мотоцикл да салып җибәргәннәр. Район хакимияте һәм башка волонтерлар штаблары да үзләре әзерләгән посылкаларны 428нче полкта хезмәт итүче якташларыбызга төяп озаткан.
Илтуган әллә ни зур авыл булмаса да, аның халкы, активистлар гомум эшкә зур өлеш кертә. Маскировка челтәрләре үрү дә әлегә тукталмый, чөнки яугирләрдән мөрәҗәгатьләр бик күп, ди Айсылу Әнәс кызы. Бу еллар эчендә Илтуган волонтерлары гына да яугирләргә никадәр ярдәм итеп, күпме гомерләрне саклап калган. Әлбәттә, шушы игелекле гамәлләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның рәхмәт сүзләре булып кайткач, тагын да дәртләнебрәк эшлиләр. Дәүләтебез тарафыннан да барлык көчләрен һәм вакытларын яугирләргә ярдәм эшенә багышлаган кешеләрнең хезмәте лаеклы бәһаләнгән – 6 волонтерның күкрәген “СВОга ярдәм иткән өчен”, “Волонтер хәрәкәтенең актив катнашучысы” медальләре бизи, ә штабтагы стенада Рәхмәт хатлары эленеп тора.
– Кулдан килгәнчә тырышабыз. Алга таба да ярдәм итәчәкбез. Иң мөһиме – тизрәк сугыш тәмамлансын һәм ир-егетләребез исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсын! – ди волонтерлар.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.