+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Барысы да Жиңү өчен
28 апрель 2025, 15:58

СВОда катнашучыларга ярдәм чаралары киңәйтелә

«Бердәм Русия» партиясенең Башкортстандагы төбәк кабул итү бүлмәсе иҗтимагый һәм коммерцияле булмаган оешмалар белән багланышларны киңәйтә. Махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның якыннары әлеге оешмаларга ярдәм сорап һәрвакыт турыдан-туры мөрәҗәгать итә ала.

СВОда катнашучыларга ярдәм чаралары киңәйтеләСВОда катнашучыларга ярдәм чаралары киңәйтелә
СВОда катнашучыларга ярдәм чаралары киңәйтелә

Җәмәгать кабул итү бүлмәсе мәйданчыгында СВОда катнашучыларга һәм аларның якыннарына ярдәм итүгә юнәлтелгән янә ике оешма үз ишекләрен ачты.

Русия Герое Максим Серафимовның әнисе Алинә Серафимова җитәкчелегендә Ватанны саклаганда һәлак булганнар гаиләләренең Гомумрусия иҗтимагый оешмасы төбәк бүлеге эшли. Оешма һәлак булган сугышчыларның гаилә әгъзаларын берләштерә, аларның мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклый.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм ветераннарны берләштерү өчен Башкортстанның СВО ветераннары ассоциациясе төзелде. Аны махсус хәрби операциядә катнашучы, Батырлык ордены һәм «Батырлык өчен» медале кавалеры Оскар Ситдыйков җитәкли. Ассоциация социаль өлкәдә СВОда катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү, шул исәптән эшкә урнаштыру, аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча эш алып бара.

Кыска гына вакыт эчендә гражданнарның мөрәҗәгатьләрен кабул итүнең бердәм системасы төзелде, ул гаиләләрнең сорауларына оператив җавап бирергә, психологик һәм юридик ярдәм күрсәтүнең тулы системасын булдырырга мөмкинлек бирә. СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен традицион тематик кабул итүләр республика парламентарийлары тарафыннан оешма җитәкчеләре Алина Серафимова һәм Оскар Ситдыйков белән берлектә үткәрелә.

Адрес: Уфа шәһәре, Достоевский урамы, 73нче йорт
Телефоннар:8(986)970-89-29
8(917)426-98-22

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас