«Гаилә янында вакыт бик тиз һәм сизелмичә үтә, тиздән сугышчан иптәшләрем янына кайтам, алар мине көтә», - ди Алексей.
Кырмыскалы районы хакимияте хәбәр иткәнчә, Филатов махсус хәрби операция зонасында зур йөк автомобильләре йөртүчесе булып хезмәт итә. Фронтка ир-егет 2022 елның көзендә киткән. Алгы сызыкта хезмәт иткән вакытта якташыбыз җаваплылык, батырлык үрнәкләре күрсәткән. Ул дәүләт бүләкләре һәм командованиенең рәхмәт хатлары белән билгеләнгән.
“Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә һәм яугирләргә сабырлык, ныклы сәламәтлек һәм иминлек телибез. Без сезгә сүз белән дә, эш белән дә ярдәм итәргә әзер, барлык батырларыбыз өйләренә исән-сау әйләнеп кайтыр, дип чын күңелдән ышанабыз", - дип язган район хакимияте.
Фото: bashinform.ru