+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортстан фронтны барлык кирәк-ярак белән тәэмин итә

Башкортстанның оборона предприятиеләре җитештерү күләмнәрен берничә тапкырга арттырдылар, дип хәбәр итте республика Башлыгы Радий Хәбиров Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы җыелышта.

Башкортстан фронтны барлык кирәк-ярак белән тәэмин итәБашкортстан фронтны барлык кирәк-ярак белән тәэмин итә
Башкортстан фронтны барлык кирәк-ярак белән тәэмин итә
Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, сугышчыларга ярдәм итү, аларның гаиләләре турында кайгырту - бүген барысы өчен дә иң мөһиме. Узган елда 40 төбәктән артык ярдәм чараларын гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан 13,4 млрд сум акча юнәлтелгән.


- Бу залда предприятиеләр җитәкчеләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре, эшкуарлр. Сезнең ярдәм белән, республиканың битараф булмаган халкы, без һәр атна СВО зонасына гуманитар конвойлар җибәрәбез. Геройларыбыз ярдәме өчен рәхмәт сезгә!

Тантаналы җыелышка махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре чакырылган. Без сезгә ышаныч, сабырлык һәм көтә белү өчен рәхмәт белдерәбез, - диде Радий Хәбиров.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас