+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

“Бер генә яугир дә ярдәмсез калмаячак”

“Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының Башкортстан филиалы эшчәнлеге нинди максатларны күздә тота?

“Бер генә яугир дә ярдәмсез калмаячак”“Бер генә яугир дә ярдәмсез калмаячак”
“Бер генә яугир дә ярдәмсез калмаячак”

Махсус хәрби операция башланганга 3 елдан күбрәк вакыт үтеп китте. Ил Президенты Владимир Путин аның беренче көннәрендә үк СВОда катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен аерым игътибар үзәгенә алды. Бу аларга төрлечә ярдәм күрсәтүне дә, махсус ташламаларны да үз эченә ала. Шул ук вакытта республика Башлыгы Радий Хәбиров та беренче көннәрдән үк әлеге категориягә караган гражданнар өчен 30 төрле ярдәм чарасын гамәлгә куйды. Арытаба бу исемлек тагын да тулылана барды.
СВОда катнашучылар өчен ярдәмне күз уңында тотканда, тәү чиратта, “Ватанны саклаучылар” фонды эшчәнлеген әйтергә кирәк. Ил Президенты башлангычы белән булдырылган Фонд бүген Русиянең һәр төбәгендә эшли. Фондның Башкортстан филиалы нинди башлангычларны тормышка ашыра? Анда кемнәр мөрәҗәгать итә ала? Шушы һәм башка сораулар белән без “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының Башкортстан филиалы җитәкчесе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, “Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Гөлнур Колсаринага мөрәҗәгать иттек.

– Гөлнур Галинуровна, Фондның ничек төзелүен искә төшереп үтик әле. Башка төбәкләрдәгеләрдән аермалы буларак, безнең филиалның үзенчәлеге нәрсәдә?


– Фонд 2023 елның 3 апрелендә Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин указы нигезендә булдырылды. Төбәк филиалы үз ишекләрен шул елның 1 июнендә ачты. Русия буенча барлыгы 89 филиал эшли. Бүген республиканың барлык муниципалитетларында 106 социаль координатор бар. Башкортстан – барлык районнарны һәм шәһәрләрне колачлаган төбәкләрнең берсе. “Кайгырту, хөрмәт, гаделлек” – “Ватанны саклаучылар” фондының девизы. Безнең филиал башка төбәкләрдәгедән үзенең уникаль проектлары белән аерылып тора. Безнең “Гаиләбезнең кунак бүлмәсе”, “Үзебезнең көч”, “Җир көче” дип аталган этномәдәни-патриотик фестиваль проектлары махсус операциядә катнашучыларны психологик тернәкләндерүгә, адаптацияләүгә һәм со­циальләштерүгә юнәлтелгән. Ярдәм һәрьяклы һәм конструктив булсын өчен психологларны, табибларны, юристларны, дин әһелләрен һәм хәтта халык дәвалаучыларын җәлеп итәбез. Безнең проектлар кысаларындагы чараларга йөргән кеше бер урында берничә юнәлеш буенча квалификацияле белгечләр­дән консультацияләр ала һәм охшаш хәлдәге башка гаиләләр белән аралаша.
Шулай ук, һәлак булган сугышчыларның истәлеген мәңгеләштерү һәм геройларның гаиләләренә ярдәм итү чараларын үткәрәбез. “Хатын-кыз – милләт анасы” Бөтенрусия кон­курсы кысаларында махсус хәрби операциядә һәлак булган геройларның әниләрен һәм тол хатыннарын, алгы сызыктагы сугышчыларыбызга ярдәм итүгә зур өлеш керткән хатын-кызларны хөрмәтлибез. Чын патриотлар тәрбияләгән әтиләр өчен Русия халыклары ассамблеясе белән берлектә без “Ватанны саклаучының әтисе” медален гамәлгә куйдык.


– Фонд тагын нинди эшчәнлек белән шөгыльләнә?

 


– “Ватанны саклаучылар” фондының төп бурычларының берсе – геройларыбызны социальләштерү, тыныч тормышка кайтканда һәрьяклап ярдәм итү.


– Билгеле булуынча, төп ярдәм чараларыннан тыш, республикада тагын 40тан артык ярдәм төре бар. Ярдәм чаралары исемлеге тулыланамы?


– Безнең төбәктә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чараларының төрле яклы һәм комплекслы системасы булдырылды. Барыннан да элек, бу – безнең геройларның гаиләләренә ярдәм итү, аларның әти-әниләре турында кайгырту. Социаль координаторлар федераль һәм төбәк ярдәм чараларын гамәлгә ашыруда ярдәм итә. Яраланган хәрби хезмәткәрләргә медицина ярдәме күрсәтүгә һәм реабилита­цияләүгә аерым игътибар бирелә. Яраланганнан соң тернәкләнүгә юнәлтелгән психологик ярдәм программалары эшләнде. Ветераннар тыныч тормышка уңышлы яраклаша алсын өчен эшкә урнашуда һәм квалификациясен үзгәртүгә ярдәм күрсәтелә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен мәгариф учреждениеләренә укырга кергәндә ташламалар, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында бушлай туклану, шулай ук җәйге ял оештыру каралган. Ата-аналар балаларга белем бирү һәм аларны үстерү мәсьәләләре буенча консультацияләр, шулай ук хокукый мәсьәләләрне хәл итүдә юридик ярдәм ала. Авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтелә, азык-төлек, кием-салым, беренче кирәкле әйберләр бирелә. Торак биналарда ремонт эшләре оештырыла, хуҗалык алып баруда ярдәм күрсәтелә. Ярдәмнең барлык чаралары махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан кайгыртучанлык һәм игътибар тоюга юнәл­телгән. Ярдәм системасын камилләштерү буенча эш, үзгәреп торучы ихтыяҗларны һәм таләпләрне исәпкә алып, даими алып барыла.


– Сезгә кемнәр мөрәҗәгать итә ала?


– Президент Владимир Путин указына ярашлы, Фонд элекке хәрби хезмәткәрләрне – махсус хәрби операция ветераннарын, һәлак бул­ган сугышчыларның гаилә әгъза­ларын комплекслы озата бара. Шушы елның 20 мартыннан безнең эшчәнлек даирәсенә озак вакыт элемтәгә чыкмаган сугышчыларның туганнары да кертелде. Ләкин без үзебезнең геройларны “безнекеләргә” һәм “безнеке түгелләргә” бүлә алмыйбыз. Без барысын да – СВОның гамәлдәге катнашучыларын да, аларның туганнарын да кабул итәбез. Һәр килүчегә – индивидуаль караш. Фонд “бердәм тәрәзә” принцибы буенча эшли. Бер урында безнең сугышчылар һәм аларның якыннары ярдәмнең барлык төрләрен дә алырга мөмкин.
Мәсәлән, Артем Мөхәрәмов турында сөйлисем килә. Ул безгә торагын уңайлаштыру мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. Бу – безнең эшнең төп юнәлешләренең берсе. Аның белән аралашкач, без аңа үзен социаль координатор ролендә сынап карарга тәкъдим иттек. Ул бөтен документлар пакетын җыйды һәм безгә эшкә урнашты. Укып чыкты һәм башкаларга ярдәм итә башлады. Танылган спортчы, Паралимпия уеннарының дүрт тапкыр чемпионы Ирек Зарипов, безнең коллегабыз Артемны адаптив спорт белән шөгыльләнергә өндәде. Нәтиҗәдә, Артем Ханты-Мансийскига СВО ветераннары арасында кышкы спорт төрләре буенча Беренче Бөтенрусия “Ватанны саклаучылар Кубогы”на барды. Тау чаңгысы буенча 3нче урын яулады. Безнең коллегабыз турында социаль чел­тәрдәге үз битләрендә статс-секретарь-оборона министры урынбасары, “Ватанны саклаучылар”дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева да язды.
Шулай ук Дәүләкән районыннан Сергей Семенов протез сорап мөрәҗәгать иткән иде. Безнең Фондның торагын тулысынча җай­лаштырды. Без аның турында “Ватанны саклаучылар” тапшыруын төшердек. Ул металл кою белән шөгыльләнә башлады. Ә хәзер безнең ветеран шәхси предприятие рәсми­ләштерде, Сергей үзенең мавыгуын бизнеска әйлән­дерде. Күмертаудан яшь кенә ветеран Радик Йосыпов турында да әйтергә була. Ул арка җәрәхәте алган. Фонд аша аңа махсус кресло алдык, яшәгән өен җайлаштырабыз. Адаптив спортка җәлеп иттек, Мәскәүгә реабилитация үтү өчен җибәрдек, кул белән идарә ителә торган автомобиль тапшырдык. Беләсезме, мондый мисаллар бик күп.
Безнең сугышчылар махсус хәрби опера­циядән соң да туган илгә файда китерергә тели. Һәм без аларга сәламәтлекләрен тергезергә, торакларын уңайлы һәм хәвефсез итәргә, белем яисә яңа һөнәр алырга, эшкә урнашырга ярдәм итәргә әзер. Шулай ук, без ветераннарыбызны иҗтимагый проектларда, үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүдә катнашырга чакырабыз. Бу шулай ук аларның үз кичерешләре белән ялгыз калмавы өчен бик мөһим. Безнең геройлар үзләренең әһәмиятен тоярга тиеш.


– Инвалид ветераннарга ярдәм чаралары ничек оештырылган?


– “Ватанны саклаучылар” фонды ветераннарны медик һәм психологик тернәклән­дерүне, адаптацияләүне һәм социальләш­терүне беренче урынга куя. Гражданнарның бу кате­гориясенә һәрьяклап ярдәм күрсәтүне тәэмин итү аларның физик һәм менталь сәламәтлеген тергезүгә, шулай ук җәмгыятьтә тулыканлы тормышка кайтуга юнәлтелгән өстенлекле бурыч булып тора. Комплекслы тернәкләндерү махсуслаштырылган медицина ярдәменнән һәм протезлаудан, тернәкләнде­рүнең техник чаралары белән тәэмин итүдән алып, психологик ярдәм һәм һөнәри яңадан әзерләүгә кадәр хезмәтләрнең киң спектрын үз эченә ала. Һәр ветеранның ихтыяҗларын һәм мөмкинлекләрен исәпкә ала торган индивидуаль реабилитация программалары булдыруга аерым игътибар бирелә. Чара­ларның берсе – инвалидлыклары булган махсус хәрби операция ветераннарының торак урыннарын җайлаштыру. “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының Эксперт советы тарафыннан торак биналарны җайлаш­тыруга 86 чара кертелгән. Болар махсуслаштырылган эш урынын җай­­лаштыру, санузел һәм ванна бүлмәсен реконструкцияләү, җайлаштырылган кухня, “акыллы йорт” системасы, үзгәртелгән ишек блогы, күчмә пандуслар һәм башкалар. Бу исемлек даими тулылана. Кул белән идарә ителә торган автомобильләр дә реаби­литацияләүнең техник чарасы булып тора. Дәүләт фонды мондый автомо­бильләр белән аяклары ампутацияләнгән инвалид ветераннарны һәм коляскада утыручыларны гына тәэмин итә.
Еш кына инвалидлык белән бәйле яңа тормыш шартларына җайлашу медицина ярдәме генә түгел, социаль ярдәм дә таләп итә торган катлаулы процесс булып тора. “Ватанны саклаучылар” фонды, ветераннарны җәмгыятькә уңышлы интеграцияләү өчен шартлар булдырып, эшкә урнашуда һәм белем алуда актив ярдәм итә. Хәзер “Яңа технологияләр Геройлары”, “Фермер мәктәбе”, “21нче мәктәп” проектларын гамәлгә ашырабыз. Югары һәм махсус урта уку йортлары, эш бирүчеләр белән эш алып барабыз.
Безнең төрле сораулар белән мөрәҗәгать итүче сугышчыларыбызга тәкъдим итәрлек әйберләребез бар. Ватанны саклаганда сәламәтлекләрен югалткан ветераннарны социальләштерү аларның психологик имин­легендә мөһим роль уйный. Фонд мәдәни һәм спорт чаралары, фикердәшләр белән очрашулар оештыра, ветераннарны актив иҗтимагый тормышка җәлеп итә һәм аларның әхлакый рухын ныгытуга ярдәм итә. Шул рәвешле “Ватанны саклаучылар” фонды инвалид ветераннарны реабилитацияләүгә, адаптацияләүгә һәм социальләштерүгә комплекслы якын килүне гамәлгә ашыра, аларга лаеклы тормыш тәэмин итәргә һәм ил үсешенә үз өлешен кертергә мөмкинлек бирергә омтыла.


– СВОда катнашучыларны эшкә урнаштыру буенча нәрсә әйтә аласыз?


– Махсус хәрби операция ветераннарын эшкә урнаштыруда дәүләт ярдәме хаки­миятнең барлык дәрәҗәләре һәм “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды өчен беренчел бурыч булып тора. Бу ветераннарны тыныч тормышка интеграцияләүнең мөһимлеген ассызыклый, аларга тотрыклы керем һәм үз-үзләрен һөнәри тормышка ашыру мөмкин­леген тәэмин итә. Әлеге башлангыч кысаларында хезмәт базарында ветераннарны укытуга, квалификацияләрен күтәрүгә яисә үзгәртүгә, эш урыннары белән тәэмин итүгә, көндәшлек сәләтен арттыруга юнәлтелгән төрле программалар эшләнә һәм гамәлгә кертелә. Безнең бик күп эш бирүчеләр белән килешүләр имзаланды, бизнес-проект эшлибез. Эш зур булачак, дип әйтә алам. Монда “Россельхозбанк” оештырган “Фермер мәктәбе” мәгариф проекты зур ярдәм булып тора. Апрельдә “Кунакчыллык һәм агротуризм индустриясе” һәм “Җиләк-җимеш әзерләү, саклау һәм эшкәртү” юнәлешләре буенча махсус хәрби операция ветераннары катнашлыгында укулар башланды.
– Гөлнур Галинуровна, күптән түгел Сез “Ватанны саклаучылар” фондының Түбән Новгородта узган Попе­чительләр советы утырышында катнаштыгыз. Анда Башкортстанның әлеге юнәлеш­тәге эшчән­легенә югары бәя бирелде.
– Утырыш эшендә статс-секретарь – оборона министры урынбасары, “Ватанны саклаучылар” фонды рәисе Анна Цивилева, Фондның Попечительләр советы рәисе, “Росфинмониторинг” директоры Юрий Чиханчин һәм Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров катнаштылар. Без округ төбәкләре мисалында СВОда катнашучыларга күппрофильле ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алыштык.
Мин республикада гамәлгә ашырылучы проектларны тәкъдим иттем. “Гаиләбезнең кунак бүлмәсе” клубы, “Ватанны саклаучылар” юридик десанты, “Җир көче” республика этномәдәни патриотик фестивале һәм башка проектлар турында сөйләдем. “Гаиләбезнең кунак бүлмәсе” – һәлак булган сугышчыларның ата-аналарын һәм тол хатыннарын Фонд филиалы һәм Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте тарафыннан психологик тернәк­ләндерүгә юнәлтелгән уртак проект. “Ватанны саклаучылар” юридик десанты юристларны, шул исәптән Русиянең Социаль фонды, Мәш­гульлек үзәге, Суд приставлары хезмәте, Юстиция министрлыгы, хәрби комиссариат белгечләрен, шулай ук табибларны һәм психологларны җәлеп итеп, республика шәһәр­ләренә һәм районнарына чыга. “Җир көче” төбәкара этномәдәни фестивале исә ветераннарга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның әниләренә һәм хатыннарына социаль-психологик ярдәм итү максатында үткәрелә. Әлеге башлангыч, чыннан да, федераль дәрәҗәдә кызыксыну уятты.


– Гөлнур Галинуровна, һәрберебез махсус хәрби операциянең тәмамла­нуын тели. Килер ул көн. Бәлки, озак та көттермәс. Шул көннән соң Фондның эшчәнлегендә нәрсәләр үзгәрәчәк?


– Дөресен генә әйткәндә, Фондның эшчәнлеге турында бик озак сөйләргә мөмкин. Көн саен 70кә якын мөрәҗәгать итүчене кабул итәбез. Ә бит безнең сугышчыларыбыз әле СВО зонасында. Махсус хәрби операция тәмамлангач мондый мөрәҗәгатьләр саны тагы да артыр дип көтелә. Әйе, бәлки, мөрәҗә­гатьләрнең юнәлеше берникадәр үзгәрер. Әмма бу сәяси вакыйга илебез тарихында тирән эз калдырды. Димәк, безнең ярдәмебез дә әле тагын озак кирәк булачак.


– Авыр, әмма изге эшегездә уңышлар телибез!

Гөлия Гәрәева әңгәмәләште.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас