+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Ватанны саклаучылар" фонды һәр яугиргә игътибарлы

Башкортстанда Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чараларда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар – «Ватанны саклаучылар» фонды карамагындагылар һәм аларның кураторлары катнашты.

"Ватанны саклаучылар" фонды һәр яугиргә игътибарлы"Ватанны саклаучылар" фонды һәр яугиргә игътибарлы
"Ватанны саклаучылар" фонды һәр яугиргә игътибарлы

Баймак районында 35 СВОда катнашучы кыска вакытлы ялга кайткан, яралану сәбәпле демобилизацияләнгән, авыр яраланган инвалидлар тантаналы марш белән парад сафында үттеләр, бронялы разведка-дозор машинасында һәм квадроциклларда уздылар. Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүдә Баймак-Уфа велоузышы мөһим вакыйга булды.

Әмир Әхмәров - сугыш җәрәхәтеннән соң инвалидлыгы булган СВО катнашучысы. Велоузышта катнашучылар белән бергә Әмир Темәс авылыннан Уфага кадәр 480 км араны узды.Дүртөйле районында СВО ветераннары уллары Советлар Союзы Герое Василий Горшковның туган ягына «Дүртөйле-Байгилде» велоузышында катнаштылар. Балалар әтиләре турында горурланып сөйлиләр һәм патриотик чараларда актив катнашалар.

Республиканың Ишембай районындагы «Ватанны саклаучылар» фонды филиалының социаль координаторлары ветераннар һәм һәлак булганнарның гаиләләре белән бергә «Ватан өчен гомерләрен бирүчеләргә» стеласы янына чәчәкләр салуда катнаштылар. Авыргазы районында Җиңү Парадында «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы вәкилләре катнашты. Сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының берсе Җиңү байрагын күтәреп атлады, ә махсус операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары «Үлемсез полк» йөрешендә узды.

Моннан тыш, тагын бик күп районнарда Җиңү көненә багышланган чаралар үтте. «Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстан филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина сүзләренә караганда, бу катнашу буыннар күчәкилүчәнлеге һәм үткән белән бүгенге өзелмәс бәйләнеш символына әверелгән.

Фото: alshvesti.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас