Документ республика оешмалары хезмәткәрләрен – махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын социаль яклау чараларын камилләштерүне күздә тота.
- Өстәмә килешү махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның гаилә әгъзаларының социаль-хезмәт гарантияләрен киңәйтә. Мәсәлән, инвалидларны эшкә алу өчен квоталар, махсус эш урыннары булдыру, хезмәт өчен лаеклы түләү билгеләү белән бәйле нормалар һәм йөкләмәләр беркетә. СВОда катнашучылар һәм аларның якыннары штат кыскартылганда эштә калдырылуга өстенлекле хокуклардан файдаланачак, сынау срогыннан башка эшкә алыначак, гаилә әгъзасы–хәрбинең ялы белән бер үк вакытта отпуск алачак, эш бирүче белән килешү буенча өстәмә ял көннәренә хокукка ия булачак һәм башка преференцияләр булачак, – диде гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.
Компаниянең финанс мөмкинлекләрен исәпкә алып, өстәмә килешү коллектив шартнамәгә хәрби хезмәткәрләргә, СВОда катнашучыларга, хезмәткәрләргә - хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзаларына, махсус операциядә катнашучыларга бер мәртәбә бирелә торган түләүләр бирүне; хезмәткәрләрнең гаризасы буенча хәрби хезмәткәрнең ялы чорына өстәмә түләүле ял көннәре һәм башка ярдәм чараларын кертүне күздә тота.
– Республика килешүенең йөкләмәләре һәм гарантияләре - хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын һәм гарантияләрен киметү ягына үзгәрә алмаган минимум. Ягъни идеалда һәр территориаль тармак килешүе, коллектив килешү аның камилрәк вариантына омтылырга тиеш, - дип ассызыклады Ленара Иванова.
Фото: правительство РБ