+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Йөрәктән – йөрәккә

Өлкән буын вә­килләрен берләш­терүче “Йөрәктән – йөрәккә” үзәген­дәге гүзәл затлар­ның изге эшләре мактауга лаек – махсус хәрби опе­рациядәге яугир­ләргә ярдәм итү эшенең үзәгендә кайный.

Йөрәктән – йөрәккәЙөрәктән – йөрәккә
Йөрәктән – йөрәккә

Шушы көннәрдә Архангель районының клиентлар белән эшләү хезмәте белгечләре белән берләшеп, алар чираттагы гуманитар ярдәмне әзерләү һәм озатуга зур өлеш кертте. Посылкалар эчендә кыр шартларында яугирләргә мөһим булган әйберләрнең барысы да бар: паракодтан ясалган 118 беләзек, җылы киемнәр, озак яна торган 305 кап шырпы, шәхси гигиена чаралары, азык-төлек...
“Безнең яугирләргә ярдәм итәсебез, аларның тормыш-көнкүрешен бераз булса да җиңеләйтәсебез килә һәм җиңүгә ышанабыз!” – ди изге эш башкаручылар. Һәм бу гади сүзләр генә түгел. Алар илебез азатлыгы өчен көрәшүчеләргә һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас