Бу хакта бүген Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры урынбасары, спорт министры Руслан Хәбибов әйтте.
Руслан Хәбибов хәрбиләр һәм аларның туганнары белән эшнең «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Башкортстан Республикасындагы филиалы белән берлектә өзлексез режимда алып барылуын билгеләп үтте.
Яңа чаралар исемлегенә теш протезлары белән тәэмин итү, физкультура-савыктыру хезмәтләре күрсәтүгә сертификатлар бирү, планлы госпитализацияне көтү вакытын кыскарту һәм ярдәм чаралары күрсәтүгә гаризалар һәм документлар кабул итү буенча урынга чыгып түләүсез хезмәт күрсәтү өстәлде.