Чара Башкортстан Башлыгы башлангычы һәм Хөкүмәте ярдәме белән узачак.
«Геройлар вакыты» IV Бөтенрусия ачык патриотик җыр конкурсы үзәк вакыйгаларның берсе булачак.
Конкурс патриотик темага яңа авторлар һәм оригиналь композицияләр эзләүгә, сәнгати зәвык формалаштыруга, яшь буында рухи мәдәният, гражданлык позициясе һәм лидерлык сыйфатлары тәрбияләүгә юнәлтелгән. Быел конкурс Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә һәм республикада "Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы"на багышлана.
- Быел без Русиянең 31 төбәгеннән композиторлардан 232 гариза алдык. 6 августта «Башкортостан» концерт залында иң яхшы әсәрләрне сайлап алу була. Эшләрне компетентлы һәм профессиональ белгечләрдән торган жюри әгъзалары бәяләячәк. Катнашучылар өч төп номинация буенча ярыша: «Сүзләр авторы» (урыс һәм башкорт телләрендә), «Композитор», «Автор җыры» (урыс һәм башкорт телләрендә), - диде оештыручылар.
Конкурсның приз фонды 1 000 000 сум тәшкил итә. Бәйгенең ярымфиналы һәм финалы 26 һәм 27 августта 18:00 сәгатьтә Уфаның Совет мәйданында узачак.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте.