-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
9 август 2025, 11:55

Иптәшләренең гомерен саклап калган

“Надзиратель” позывнойлы яугир дошманның пилотсыз очу аппаратларын юк иткән һәм ут эченнән берничә хәрбине алып чыккан.

Иптәшләренең гомерен саклап калган
Иптәшләренең гомерен саклап калган

“Надзиратель” мотоукчылар батальонында водитель вазыйфасында хезмәт итә. Мондый позывной яугиргә командир тарафыннан очраклы гына бирелмәгән – махсус хәрби операция башланганчы ул шушы эшне башкара.
Хәрби хезмәткәр узган елның сентябрендә Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзегән. Менә инде бер елга якын ул Ватанны саклау һәм яклау буенча намуслы хезмәт итә.
– Бүген, илебезгә ярдәм аеруча кирәк булганда, Ватанымны, туганнарымны һәм якыннарымны яклауны үземнең төп бурычым дип саныйм. Без, һичшиксез, Жиңү белән кайтачакбыз! – ди әңгәмәдәшебез.
“Надзиратель” Кырмыскалы авы­лының С. М. Чугункин исемендәге урта мәктәбендә укыган. Аннары Авыргазы күппрофильле колледжының Кырмыскалы филиалында тракторчы-машинист белгечлеге ала. Армия хезмәтен Елань шәһәрендәге мотоукчылар гаскәрләрендә үтә, взвод командиры була. Русиянең Оборона министрлыгы белән контракт төзегәнче егет Уфа шәһәрендә Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтендә саклау бүлегенең кече инспекторы булып эшли.
Әлбәттә, гаиләсен, улын калдырып китү авыр булса да, якыннарының һәм илебез иминлеге аның өчен әлеге вакытта – иң мөһиме. Аның мондый карарын якыннары да аңлап кабул итә.
Тиздән сугышчы ялга кайтырга һәм вакытын гаиләсе белән үткәрергә ниятли. Шулай ук туган мәктәбенә барырга, укучылар һәм үзенең укытучылары белән очрашырга ниятли.
– Яз көне мин мәктәптән үземә атал­ган посылка алдым һәм рәхмәт әйтеп, видео җибәрдем. Кече ватанымнам сәлам алу бик куанычлы булды. Бигрәк тә укучыларның хатлары күңелгә үтеп керде, – диде ул.
Контракт төзегәннән соң, яугир хәрби әзерлек үтә. Аларны хәрби техника белән идарә итәргә, кыр шартларында беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтәләр.
Махсус хәрби операция зонасында хезмәт бурычларын намуслы үтәгән өчен яугирнең гаиләсенә командо­ваниедән Рәхмәт хаты да килгән. Агымдагы елның май аенда Донецк Халык Республикасы авылларында дош­манның техникасын һәм ныгытылган позицияләрен юк итү буенча хәрби бурычларны үтәгәндә корал ташу төркеме составында яугир азык-төлек һәм корал ташыган, шулай ук яралы иптәшләрен иң хәвефле урыннардан эвакуацияләгән. Ул, хәрби техникага идарә итеп, дошманның көчле атакасы һәм өзлексез уты астында яу яланыннан берничә хәрбине алып чыккан һәм медицина ротасына илткән.
Берничә тапкыр дошманның БПЛА һөҗүме астында калып, аларны юк итә һәм үзенә ышанып тапшырылган техниканы, хәрбиләрнең гомерен саклап кала. Кыюлыгы һәм осталыгы, шулай ук топографияне яхшы белүе нәтиҗәсендә барлык куелган бурыч­ларны уңышлы үти.
“Надзиратель”гә һәм барлык яугирләргә Җиңү яулап, туган якларына исән-имин кайтуларын телибез.

Автор: Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас