-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
15 август 2025, 09:49

Яралангач та Җиңүгә саллы өлеш кертә!

Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев депутат, махсус хәрби операциядә катнашучы Артур Галиев белән очрашты.

Яралангач та Җиңүгә саллы өлеш кертә!
Яралангач та Җиңүгә саллы өлеш кертә!

Депутат СВОда катнашучы подразделениеләр өчен пилотсыз очу аппаратларын җыю буенча производство турында җентекләп сөйләде. Артур Галиев шәхсән үзе дроннарның оптималь модельләрен эшләү һәм комплектлау өлешләрен сайлау белән шөгыльләнә, аларның техник характеристикаларын, функциональ мөмкинлекләрен һәм алгы сызыктагы сугышчыларның реаль ихтыяҗларына туры килүен анализлый.

– Сезнең эшегез – гражданлык җаваплылыгының һәм бурычка тугрылыкның чын үрнәге ул, – диде парламент Рәисе. – Каты яраланганнан соң да читтә калмадыгыз, ә безнең уртак эшебезгә саллы өлеш кертүегезне дәвам итәсез, җиңүне якынайтасыз. Сезнең башлангычыгыз алга таба үсеш алсын һәм безнең сугышчыларга тагын да күбрәк файда китерсен өчен без бу ресурстан мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдаланырга тиеш.

Очрашуда хезмәттәшлекнең мөмкин булган форматлары, шул исәптән эшне волонтерлык оешмалары белән координацияләү, өстәмә финанслау чыганакларын эзләү һәм хәрбиләрне кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү буенча системалы эшне оештыру мәсьәләләре тикшерелде.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас